Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи
18.02.2012

Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи

 

Гомер кешегә бер генә бирелә. Һәркем шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп үтәргә, барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга омтыла. Без катлаулы, ыгы-зыгылы заманда яшибез. Шуңа күрә тормышыбызда үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы зур әһәмияткә ия. Татар халкында “Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә” дигән әйтем бар.  Димәк, башкаларның сиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең яхшы күңелле кеше булырга тиешсең. Ә моның өчен кеше ярату, намуслылык, батырлык, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кебек матур сыйфатларга ия булырга тиеш. Күп еллар газетабыз битләрендә урын алган үтә дә матур, кызыклы, тирән мәгънәгә ия булган рәсемнәре белән сөендереп торучы Әхәт Гата улы Фаррахов нәкъ менә шундый затларыбызның берсе. Үзенә генә хас яңгыравыклы, йомшак тавышы, нурлы йөзе, серле карашы, төпле фикерләре һәм шул ук вакытта бераз шаянлыгы белән күпләрдән аерылып, үзенә җәлеп итеп тора ул. Шәхсән үзем, аның якташы булуым белән чиксез горурланам. Әлеге үтә гади, тыйнак, әдәпле кеше белән аралашу күңелгә тынычлык, җанга нур өсти.

– Әхәт абый, рәсем ясау сәнгате үзе бер могҗиза бит, аны теләсә кем башкарып чыга алмый. Рәсемнәр нидән туа?

— Мин рәсем сәнгатенә кечкенәдән гашыйк. Мәктәп елларында укучылар тарафыннан чыгарыла торган газетаның редакторы идем. Газетаны кызыклы, матур итеп чыгару өчен күп эшләргә, эзләнергә кирәк иде. Мәктәпне тәмамлагач, Свердловск шәһәре Тау институтының “Файдалы казылмалар чыга торган урыннарны өйрәнү” факультетына укырга кердем. Биредә дә матур гына “ИКС” (Институтская комсомольская сатира) дигән газета чыга иде. Рәсем ясау, бизәлеш өчен мин җаваплы булдым. Холкым буенча шаян кеше булганлыктан,  карикатура, юмористика миңа якынрак. Безнең татар әдәбиятында никтер фаҗигале темага язылган әсәрләр күп урын ала. Андый темага рәсем ясавы да авыр. Мәсәлән, күптән түгел әдәби сәхифә битендә басылган Ф. Садриевның “Рәхмәт, әтием…” хикәясенә, дөресен генә әйткәндә, рәсем ясарга кулым бармады. Аны ясау өчен күз яшьләренә батмыйча, барлык кичерешләрне яңа баштан үзең аркылы үткәрмичә булмый иде. Әлбәттә, яхшы рәсем килеп чыксын өчен яхшы кәеф, тиешле аура, тынычлык булуы мөһим. Бик күп эшләү дә зыянга, чөнки беренчедән, арыта, икенчедән кызыгы бетә. Рәсемне аны зур теләк тугач, “кул кычыта” башлагач ясасаң, уңышлырак була.

– Бала чакта кем булырга хыяллана идегез? Рәсем сәнгатенә булган мәхәббәтне сездә кем тәрбияләде?

— Әй, кем генә булырга хыялланмадым икән?!…  Минемчә, кечкенә вакытта һәркемнең дә хыяллары күп була торгандыр ул. Кешегә Ходай тарафыннан сәләт дигән нәрсә бирелә. Шуны югалтмыйча үстерә алырга кирәк. Шәхсән үземнең нәсел буенча карасаң, рәсем сәнгатенә тартылган кеше юк. Җырчылар, гармунчылар династиясе булган кебек, бәлки минем дә җиде буын әби-бабайлар арасында рәсем ясауга тартылган кеше булгандыр, әйтүе авыр. Үткәннәрне искә алсак, балачактан миңа бик күп читтә йөрергә туры килде. Әйтик, 10нчы сыйныфны тәмамлаганчы мин 8 мәктәп алыштырдым. Урал, Казахстан якларында яшәдем. Үсә төшкәч, туган телемне, татар халкын сагынып кире әйләнеп кайттым.

– Без сезне китап укырга яратучы буларак та беләбез…

— Китапка булган мәхәббәтем балачактан. Үз гомеремдә бик күп китап укыдым. Кечкенәдән яратып укылган, су урынына эчелгән китаплар бик күп булды. Хәтта француз язучысы Эмиль Золяның 18 томлык китабын укып чыктым. Гюго, Горький кебек классикларның әсәрләре берсе дә читтә калмады. М. Горькийның “Любите книгу источник знаний” дигән сүзе һәрчак күңелемдә. Татар әдәбиятын, кызганычка каршы, Ижауга кайткач кына укый башладым.

– Рус мәктәбен тәмамласагыз да, милләт җанлы булып кала алгансыз? Бүгенге әти-әниләргә балаларын милли рухта тәрбияләү өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

— Милли рух кечкенәдән күңелемә сеңдерелгән, чөнки әби-бабам бик динле, намазлы кешеләр иде. Татар телен яхшы беләм дип мактана алмыйм, кайбер таныш булмаган сүзләрне сүзлек аша өйрәнәм. Чит якларда йөрсәм дә, анда милләтәшләремне табып аралашып тордым. Минемчә, гаиләдә татар телендә сөйләшүче булса, тел югалмый, бала үз рухында тәрбияләнә. Ике кызым да татарча беләләр, аралашалар. Тик балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр рус телендә тәрбияләнгәч, аларга туган телдә дөрес итеп үз фикерләрен җиткерү авыр. Әгәр чиста татар мохитендә яшәсәләр, туган телләрендә тагын да яхшырак аралаша алырлар иде, минемчә.

– Мәхәббәт турында шигырьләр яратасызмы? Гомумән, нәрсә икән ул мәхәббәт?

— Шигырьләр укырга бик яратам, охшаганнарын кабат-кабат укыйм. Ә мәхәббәткә килгәндә, бөтен дөнья ярату белән тулган. Хәтта кошлар, хайваннар арасында булган мәхәббәт хисләрен дә сизәргә була. Алар барысы да ярату нигезендә үз баласын карый, саклый, тәрбияли. Минемчә, тереклек мәхәббәттән башка яши алмый, ул дөньяга үтәли кергән. Мәхәббәттән башка кешеләр дә яши алмас, гаиләләр барлыкка килмәс, аналар сабыйларын саклый алмас иде.

– Ә үзегезнең мәхәббәтегез турында нәрсә әйтер идегез?

— Тормыш иптәшемнең әтисе – безнең авыл кешесе. Без алар белән чыбык очы туганнар да идек әле. Чит җирләрдә йөреп Ижауга кайткач, биредә бер танышым да булмаганлыктан, миңа нәкъ менә Рәсимәләр гаиләсенә килеп йөрергә туры килде. Шуннан бер-беребезне яратып йөрешеп тә киткәнбездер инде. Тормыш иптәшем үзе турында күп сөйләгәнне яратмый, кыска гына итеп әйткәндә, минем Рәсимәм бар яктан да уңган, булган хатын.

– Үзегезне нинди әти дип бәялисез?

Мин — чын күңеленнән балаларын ярата торган әти. Төрле чак булгандыр, әлбәттә,  тик кызларыма беркайчан да каты бәрелмәскә тырышам. Алар миңа караганда да акыллырак, чистарак, тәртипле, эш сөючән булып үстеләр. Үз хезмәтләренә җаваплы карыйлар, бирелеп эшлиләр. Олы кызым Гөлнара – балалар табибы. Хезмәте күп җаваплылык, түземлелек таләп итә. Кече кызым Зөлфия ИжГТУның менеджмент һәм маркетинг факультетын тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшли. Эшләгән чакта иртән чыгып китә идем, соң гына кайтып керә идем. Ә хәзер, Аллага шөкер, гаиләм белән аралашырга вакыт җитәрлек.

– Тормыш девизыгыз нинди? Тормыш сезне нәрсәгә һәм нинди булырга өйрәтте?

— Кешеләрне беркайчан да рәнҗетмәскә, начарлык эшләмәскә, булдыра алган кадәр ярдәм итеп яшәргә кирәк, дигән максат белән яшим мин. Тормышка килгәндә, ул мине кечкенәдән мөстәкыйль булырга өйрәтте. Хәзерге заманда күп кенә ата-аналар балаларының начар укуында укытучыларны гаеплиләр, башка төрле сәбәпләр эзлиләр. Минемчә, барысы да баланың үзеннән тора. Иң мөһиме – тырышлык кирәк.

– Кеше нинди уңай сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Кеше иң беренче чиратта акыллы булырга тиеш, бу бик мөһим. Тормыштагы барлык авырлыклар, фаҗигаләр, кайгы-хәсрәт – кешенең акылсызлыгыннан килә. Җир йөзендә акыллы егетләр һәм кызлар күбрәк булса, тормыш та башкачарак барыр иде. Ә үземә килгәндә, кешенең сыйфатлары читтән яхшырак күренә. Тик шулай да, үз-үземне һәрвакыт тырышлыкка этәрәм, ә тискәре сыйфатым – ялкаулык. Әйтик, бу тормышта ялкауланмасам, яхшырак нәтиҗәләргә ирешә алыр идем.

– Тиздән 75 яшь тулуга карамастан, сез әле яшь, егетләр кебек. Моның сере нидә?

— Минемчә, иң мөһиме эчең кара булмасын. Әгәр кеше нинди дә булса начарлык эшли икән, ул аның күңелен тырнап, йөрәгендә кала. Шул рәвешле кеше үз-үзен җәзалый. Ә инде начарлык эшләмәсәң, күңелең саф, чиста булса, кешенең эчке һәм тышкы дөньясы матур була.

– Әхәт абый, әгәр өр-яңадан яши башларга туры килсә…

— Беләсезме, мин бу турыда күп уйланам… Шунысы үкенечле, миңа бик күп еллар туган ягымнан читтә йөрергә туры килде. Әгәр үзгәртергә мөмкинчелегем булса, туганнарым, якыннарым янында яшәр идем. Нишлисең, язмыш шулай хәл иткәндер инде, язмыштан узмыш юк, диләр бит.

 

“Әхәт” сүзе бер генә, тиңдәше юк, дигәнне аңлата. Ныклабрак уйлап карасаң, бу сыйфатлар гел Әхәт абый турында әйтелгән сыман. Чөнки кайда гына булмасын бердәнбер булып кала белә.

Әхәт абый, без сезнең ярдәмчел, олы җанлы, саф күңелле, башкаларга үрнәк, кабатланмас кеше булуыгызга сокланабыз.  Гомер бәйрәмегездә сезгә чын күңелдән теләкләрнең иң матурын, иң изгесен юллыйсы килә. Киләчәк тормышыгызда сезгә саулык- сәламәтлек, бәхетле, шатлыклы көннәр, куанычлар, тормыш иптәшегезнең гаилә җылысына сыенып, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тагын озын-озак еллар матур гомер итүегезне телибез. Уңышлар сезгә!

Ләйсән Әхмәтова