Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Искә төшә туган якларым
6.02.2020

Искә төшә туган якларым

Чит җирләргә китеп югалгач,
Искә төшә туган якларым.
Авылымда узган гомерләрем —
Иң бәхетле булган чакларым.

Әти- әни калды, дус-ишләрем
Каршы булмадылар китүгә,
Ләкин үзем хәзер үкенәмен
Чит җирләрдә гомер үтүгә.

Уйланыпмы, әллә уйланмыйча,
Нидер эзләп чыгып китәбез.
Ул нидерне һаман эзли-эзли,
Өмет баглап юллар үтәбез…

Көннәр, айлар, еллар узган саен
Искә алам үсмер чакларны.
Сагынып кына түзеп яшәп булмый
Кайтып күрми туган якларны…

Азат Гаталы, Ижау шәһәре.