Исәнбай мәктәбе укучылары бездә кунакта
Авыр чакта сынала
Дуслык… Бу сүз күңелләрне тынычландыра. Җир йөзендә дуслык хакимлек итсә, бар халыклар да дус яшәсә, ничек яхшы булыр иде?! Дуслык, аңлашу, бер-береңә ярдәм итү булганда җир шарында мәңгелеккә тынычлык урнашыр иде. Дус булмаган кешеләр хакында эт белән мәче кебек, диләр. Тик этләр һәм мәчеләрнең бик дус булып, бер савыттан ашап, бер ояда йоклаганын да күргәнем бар минем. Этләр — кешеләрнең тугры дуслары. Аларның акылына, хәтеренә таң калырлык. Тагын шунысы кызык: этләр дусларын ташлап китмиләр.
“Дус, дуслык” сүзләре тирән мәгънәгә ия. Минем дә сыйныфта дусларым бар: Әдилә, Илнар, Камилә, Данил, Илкин, Энҗе, Әлфинур, Ралина, Даниэль, Кристина. Без алар белән мәктәптә генә түгел, буш вакытта да бергә. Бергәләп футбол уйныйбыз, ярышабыз, бәхәсләшәбез… Мин дусларымны бик хөрмәт итәм. Авыр вакытта аларның мине ташламасларына ышанам. Без бер-беребезгә ялган сөйләмәскә, мактанмаска тырышабыз.
Дуслык ул кыен чакларда сынала. Егылганда, абынганда, югалып калганда, җиңелгәндә, кайгы килгәндә сиңа ярдәм кулы сузган, җылы сүзе белән юаткан, киңәшләрен биргән кеше чын дус була. “Дустыңның кем икәнлеген әйтсәң, үзеңнең кем икәнлегеңне әйтермен” дигән безнең халык. Димәк, дус акыллы да, белемле дә, сабыр да, эшчән дә булырга тиеш. Мин дуслыкны шулай күз алдыма китерәм, сыйныфташларыбызның да дус, тату һәм бердәм булуын телим.
Никита Ишморатов.
Җанлы хәзинә
Нәрсә соң ул дуслык? Дуслык — гади нәрсә түгел, ул күңел түрендә ята. Дуслык — кешеләр арасындагы охшашлык һәм тигезлек, ләкин шул ук вакытта охшашсызлык һәм тигезсезлек тә. Һәр кешенең дә дусты була ала. Хәтта ике төрле холыклы кешеләр дә дуслашалар. Мин моңа Һади Такташның «Мокамай» әсәрен укыгач төшендем. Һади белән Мөхәммәтҗан кечкенәдән икесе ике төрле булып үсәләр. Ләкин бу аларга дуслар булырга комачауламый. Мокамайда балачак шаярулары кәсеп булып кала. Урлашу аның гомерен һәлакәткә илтә. Ике дусның юллары шулай аерыла. Кызганычка каршы, Һади берни дә эшли алмый. Ләкин аның максаты — дустының яманатын юу.
Минем чын дустым — Акбай. Ул — минем этем. Акбай кеше булмаса да, безнең дуслык көчле. Этем дә кешеләр кебек сөенә, кайгыра белә. Мин аның белән уйнарга яратам. Ул минем мәктәптән кайтуымны зарыгып көтә. Кайтып кергәч, яныма йөгерә. Мин Акбайны тәмле ризыклар белән сыйлыйм, ә ул өебезне саклый. Мин аңа бик рәхмәтлемен! Классташларым да этемне ошаталар. Акбай акыллы һәм шаян. Тышкы кыяфәте дә гаҗәпләндерә. Ак этемнең бер күзе — зәңгәрсу, ә икенчесе — көрән. Акбай мине аңлыйдыр сыман, җавап кына кайтара алмый. Этемне еш кына кешеләр белән чагыштырам. Ул миңа бик кадерле. Дусларыгызны кадерләгез! Тугры дус — хәзинә ул.
Энҗе Латыйпова.
Чын дустым
Минем бик күп дусларым бар. Чын дус дип кемне әйтеп була соң? Дуслык ул — кыйммәтле таш кебек кадерле. Кыйммәтле ташны саклаган кебек, дусларны да күз карасыдай сакларга кирәк. Минем дә чын дустым бар. Аның исеме — Әдилә. Ул минем иң якын һәм ышанычлы дустым. Без аның белән бер класста укыйбыз. Әдилә белән без беренче класстан бирле дус. Аның белән бик күңелле. Ул һәрвакыт яхшы кәефтә. Әгәр мин аңа берәр нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәм, ул мине кире какмас. Ул һәрвакыт миңа ярдәм итә, беркайчан да ташламый.
Дуслар бик күп төрле була. Ләкин чын дус берәү генә. Без чын дуслыкның бар икәнен Һади Такташның «Мокамай» поэмасында да күрәбез. Лирик герой үз дустының тормышы, балачаклары турында сөйли. Ул үзенең дусты Мокамай турында беркайчан да начар сүз әйтми.
Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле, дип, юкка гына әйтмиләр. Дусларыгызны кадерләгез, саклагыз, яратыгыз.
Кристина Щукина.
Гөлназ Хуҗина әзерләде.