Исән чакта кадерләрен белик
Әниләр бәйрәме уңаеннан редакциягә аналарның күркәмлеге, аларның олы җанлылыгы, хезмәт сөючәнлеге турында хатлар күп килә. Бүген шуларның кайберләрен сезгә дә укып китәсе килә.
«Әнием 40 ел буе сыер сауды. Әлеге эшнең авырлыгы турында сөйләп торасым килми. Аның эш көне иртәнге сәгать биштә башланды. Ун көнлек отпускасын да ял итү өчен түгел, ниндидер бер эшне эшләү өчен алыр иде. Көненә өч тапкыр фермага барып эшләп кайткан арада хуҗалыкта аны күпме эш көтте: абзар тулы мал, өстәвенә балаларны карау, атнага ике тапкыр ипи пешерү. Безне тәмле кыстыбый, өчпочмаклар пешереп тә сыйларга вакыт тапты ул. Ә ашны һәрвакыт өй токмачы белән пешерде. Шулай эшләп тә ул үзен беркайчан да эш колы дип санамады. Тормышны яратты. Шаян, җор телле әнием безнең тамагыбыз тук, өйдә тәртип булуына сөенеп яшәде. Аның мәхәббәте безгә дә, әтигә дә җитте. Шундый аналар алдында баш ияргә кирәк”, — дип яза Ижаудан Фәридә Раянова.
Тик бүгенге көндә барлык аналар да балалары өчен үзләрен корбан итәргә әзерме соң? Әлеге сорауга җавап табу өчен Ижаудан Дания апа Борһанованың хатын укып китү дә җитә. “Казанда гыйнварның салкын төнендә бер йорт подъездында кечкенә малай табылуы турында бөтен ил шаулады. Бу аянычлы факт буенча җинаять эше кузгалтылган. Ул — 26 яшьлек Наталья. Түбән Новгородтагы төзәтү колониясеннән азат ителгән, баласы белән поездга утырып, Казанга килүе ачыкланган.
Наталья яшьли әнисез калган, тәртипсез яшәү рәвеше алып барган. Шуның аркасында, ике тапкыр ирегеннән мәхрүм ителгән. 2008 елда кыз бала тапкан, ул сабый хәзер әбисендә яши. 2010 елда тагын бер бала тапкан, анысын бала тудыру йортында калдырган. Өченче баласы Данилны колониядә тудырган. Бүгенге көндә малай бер хастаханәнең ташландык балалар өчен оештырылган бүлегендә яши, дип язылган иде “Ватаным Татарстан”да. Ниһаять, сөенечле хәбәр: 3 яшьлек сау-сәламәт Данил әти-әниле булган. Аны 35 яшьлек әти-әни тәрбиягә алганнар”.
“Ә балалар әниләрен ничек ихтирам итә соң? — дип башлаган сүзен Ижау шәһәреннән Гөлисә Зарипова. — Үземнең әнинең еш куллана торган сүзләре исемнән чыкмый. “Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә”, “Ана күңеле — балада, баланыкы — далада”, — ди иде әнием. Хак сүзләр бит. Әнием күптән юк инде (урыны оҗмахта булсын). Үзем күптән ике бала анасы, ике оныкның әбисе. Ике балам, бер оныгым — кызлар. Кызлар тәрбияләү бигрәк тә әниләр үрнәгендә була. Үз балаларың үскәндә барысын да аңлап җиткермисең, күрмисең икән. Менә оныгым үскәндә аны кечкенәдән күзәтәм. Гел әнисе кебек кылана. Аның сүзләрен кабатлый, чәчләрен аныкы кебек ясый, бизәнә h.б. Димәк, үзең дөрес яшәсәң, синең балаларың да дөрес юлдан китәчәк”.
Һәрбер бала әниләреннән яшәү көче ала, тормышның зурлыгын аңлый. Ә иң мөһиме — аналарның олы җанлылыгы балаларына күчә. Түбәндә урын алган хатларда да бу ачык чагыла.
“Өйгә кайтып керүгә әниемнең кәефе юклыгын сизеп алдым. Ул өстәл янында нәрсәдер укып утыра иде. Мин керү белән торып, миңа ашау әзерләп бирде. Бик тәмле итеп ашадым. Шул вакыт телефон шалтырады. Мине бер таныш кызым паркта йөреп керергә чакыра иде. Ләкин мин шушы минутта әниемне сөендерергә уйладым, танышыма: “Хәзергә чыгарга вакытым юк”, — дип, телефонны куйдым да, әниемне урамда йөреп кайтырга чакырдым.
Шул вакытта сез күрсәгез иде аның күзләрендәге сөенечне! Паркта мин әниемә дә, үземә дә “баллы мамык” алдым. Ул миңа кечкенә вакытта шуны ала иде дә, бер утыргычка утырып ашый идек. Бу юлы да “баллы мамык”ны ашый-ашый минем балачагым турында сөйләштек. Мин аның күзләренә карадым. Әниемнең йөзендәге бәхетле елмаюны әйтеп бетерергә сүзләр таба алмыйм. Буш вакытларымны күбрәк иптәш кызлар белән булуыма, ә менә әниемә вакыт таба алмавыма оят булып китте. Ул бит мине тапкан, иркәләп үстергән!” — дип яза Ижаудан Гөлүсә Закирова.
“Минем яңа килен булып төшкән вакыт. Яз көне авылда чебешләр сатып алып үстерәләр. Каенанам, кулын сындырып, хастаханәгә эләкте. Ә миңа 30 тавык чебие сатып алырга акча калдырды. “Тавык чебиләре авырдан үсә. Яшь килен чеби карый белми”, — дип әйтмәсеннәр өчен запас белән 50 чеби алдым. Бәхеткә каршы, берсе дә үлмәде. Каенанам хастаханәдән чыккач, чебиләрнең күп булуына аптырады. Серне чишкәч, рәхәтләнеп көлде”, — дип искә ала Сарапулдан Асия Әхмәдиева.
Мондый хатларны уку күңелле, бигрәк тә балаларның әниләрен сөендерүләрен күрү күңелдә әйтеп бетергесез соклану хисләре уята. Барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлап, КФУ студенты Ландыш Шәфигуллинаның хатын укып китик.
“Әни! Әнкәй! Матур җырлар, җылы шигырь юллары да бары тик әниләр турында языла. Беренче назлы карашны, татлы сүзләрне, үзенең кояштай җылы нурларын балага әни кеше җиткерә. Балаларына дөрес тәрбия биргән, шатлыгын да, кайгысын да уртаклаша белгән, шулай ук бала көлгәндә көлеп, борчылганда төшенкелеккә бирешмичә, ышанычлы адымнар белән алга атларга әни кеше өйрәтә. Исән чакта әниләрнең кадерен белеп яшик, авыр сүзләр белән күңелләрен бер дә төшермик”.
Рилия Закирова.




