Ифтарларга халык агыла
Ифтарга ризык пешерү, табын әзерләү шактый вакыт сорый — Ижау Җәмигъ мәчетендә өйлә намазыннан соң ук җиң сызганып эшкә керешәләр. Уразаның беренче көнендә генә дә 400дән артык мөселман килгән, өстәлләрне ике тапкыр әзерләгәннәр. Зәнфирә апа Нәфыйкова бу эштә дистә елдан артык катнаша, биш булышчысы белән барысына да җитешәләр.
«Быел инде туктарга да уйлаган идем. Өйдә утырсаң, чиргә биреләсең, ә мәчеттә кеше арасында, аннары саваплы эш бит, кешеләргә файда китерәм, дип, калдым тагын,” — ди Зәнфирә апа.
Мөселманнар ахшам намазына агыла башлый, шуннан ифтарга калалар, тәравихка басалар. “Рамазан ае болытлы, салкынча көннәр белән башланганлыктан быел җиңелрәк”, — диләр сынау тотучылар. Рифкать ага Кәримуллин металлургия цехында эшләгән, бик авыр, ул вакытта ураза тоту мөмкинчелеге булмавы турында әйтә. Лаеклы ялга чыкканнан бирле — 33 ел уразасын калдырмый икән. Башкалада ифтар мәҗлесләре, тәравих намазлары өч мәчеттә уза — һәркем үз өенә якынрагына бара. Рамазан — ярдәм ае да, машинасы булганнар башкаларны да утыртып алып килә, алып кайтып китә. Ифтар мәҗлесләре шулай ук Воткинск, Сарапул, Ува мәхәлләләрендә дә көн саен уза. Җәмигъ мәчете ишек алдындагы иске мәчет урынына яңасы салынып килә — ике катлы бинада гыйбадәт урыннары һәм дин сабаклары өчен сыйныфлар булачак. Бина сүтелсә дә, урыннар җитә — балалы әниләргә изге айда намазлар өчен спорт залын махсус көйләгәннәр. Рамазан башында имамнарны җыйганнар — алар аша республика мәчетләренә авыз ачарга ай буена җитәрлек хөрмә җибәрелгән. Мөфтият вәкилләре изге ай барышында район-авыл мәчетләренә чыгып, ифтарлар уздырырга ниятлиләр. Вәгазьләрдә Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләп торалар. Ураза — балигъ булганнан алып фарыз, сәфәрдәгеләр, чирле булганнар, аны мөмкинлек тугач, башка айларда кайтара ала. Бөтенләй тота алмаучылар фидия сәдакасы түли, диеп аңлата дин әһелләре. Аны ураза тотучыга ризыклата бирергә, акчалата булганда, азык-төлек алырга кирәклеген искәртеп тапшырырга кирәк. Җәмигъ мәчетендә ифтар гына түгел, сәхәр өчен дә табын корыла — мөмкинлекләр бар, чыгымнарны мөселманнар үзләре күтәрә. Китерелә торган азык-төлек сыйфатлы, тикшерелеп кабул ителә, аш-су әзерләүчеләрнең барысының да санитар кенәгәләре бар. Кичен мәчеттә шулай ук табиб кизү тора — ураза тотучыларның кан басымын үлчи, кирәк очракта ифтардан соң дарулар бирә. Сынау ае 5 июльдә тәмамлана.



