Иҗатлары үлемсез
Июнь, июль, август… Газетаның җәйге саннарын планлаштырганда, бу айларның җирле шагыйрьләребезнең туган көнннәренә бай булуына игътибар итә идем. Чәчәкләр бәйләме тотып, җәйге табигать кочагында төшкән фотосурәтләре белән шигырьләрен “Әдәби сәхифә” битендә урнаштырганда, иҗат кешеләренең үзләренең дә җәй иленнән булуына, кешеләр күңеленә матурлык, җылылык, яктылык өләшүенә инанып куя идем. “Идем” дип язам. Чөнки кайчандыр иҗат җимешләре белән даими сөендереп торган талантлы авторларыбыз — Ринат Батталов, Чыңгыз Мусин арабызда юк инде. Аларның мәңге үлмәс шигырьләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Бу аларның рухына дога булып ирешсен.
Чыңгыз Мусин
Хушлашу
Чәчәкле җәй белән хушлаштым,
Җәйләрне юксыныр күңелләр.
Ничә кат каршылап озаттым,
Сизелми үттеләр гомерләр.
Җиһанның иркендә дүрт фасыл,
Һәр елның үзенчә төсмере.
Кешеләр муллыкка омтыла,
Һәркемнең тормышта үз көне.
Кешеләр муллыкка омтыла
Мул табын, бар муллык келәттә.
Яшьләрнең теләге үзенчә,
Һәркемнең егәре беләктә.
Күпләрнең күңеле — изгедә,
Кемнеңдер җанында — комсызлык.
Комсызда — урлаган мөлкәтләр,
Мөлкәткә табына мөртәтләр.
Дәвадан авырулар терелә,
Яман чир кирегә чигенә.
Тик менә бер генә дәва да
Булышмый комсызлык чиренә.
Мираска калдырыр малым юк,
Язмалар калырлар өелеп.
Берәүләр йөрерләр көенеп,
Берәүләр йөрерләр сөенеп.
Яңадан көзләргә керәбез,
Көз холкы давыллы, яңгырлы.
Һәр елны дүрт фасыл дүрт тапкыр
Маңгайда эзләрен калдырды.
Чәчәкле җәй белән хушлаштым,
Көз биргән нигъмәтләр табында.
Җәе дә, көзе дә кадерле
Гомерләр кичергән чагында.
Көткән көннең үткәне бар
Шактый булды гомер арам,
Сиксәнемә кереп барам.
Саубуллашып гөлләр белән
Төшеп киләм үрләремнән.
Мин гөлләргә гашыйк кеше,
Асыл гөлләр бездә генә.
Җәйләр узды, гөлләр шиңде,
Кердем гомер көзләремә.
Еллар уза, алда күпме
Җәйләрем бар, көзләрем бар?
Мин тормышта күпме хыял
Дәрьясында йөзгәнем бар.
Болгавырлы узган гомер,
Болганулар бездән түгел.
Кимсенүләр күп кичердем,
Тик шулай да түзгән күңел.
Көзләр килде, сабак калды
Аллы-гөлле гөлләремнән.
Сиксәнемә кереп барам,
Төшеп киләм үрләремнән.
Мин бәхетле бу дөньяда,
Чынга ашса хыялларым.
Йөздән ашып яшәсәм дә,
Бу тормыштан туялмамын.
Бер-бер артлы еллар узды,
Еллар узды эшли-эшли.
Гомеремнең бу мәлендә
Кеше сынлы этләр тешли.
Көткән көннең үткәне бар,
Этләрнең дә этләре бар.
Кара җанлы эт җаннардан
Кемнең өмет көткәне бар?
Мин һаман да гөлләр сөям,
Гөлләремә сөйлим серем.
Шигъри җанлы күңелләрне
Тапламыйдыр кара сөрем.
Иж буеның гөлләре
Тау артыннан кояш чыкты,
Җирдә яңа таң туды.
Иж буеның һәр тарафы
Серле нурдан балкыды.
Көнгә карап сузылдылар
Иж буеның гөлләре.
Ярга каккан дулкын кебек
Дулкынланды үрләре.
Хислемен мин, хыялыймын,
Гүя үсмер баламын.
Һәр көн саен көн тууга
Иж буена барамын.
Шигъри ләззәт бирә торган
Минем ошбу аймагым.
Мин монда иҗат үренең
Казанында кайнадым.
Асыл төсләр, шигъри хисләр
Саркый күңел түренә.
Шигъри ширбәт җаннарыма
Мөлдерәмә түгелә.
“Мулла атаулары”нда да,
“Нарат тугай”ларында.
Бу тарафлар дулкынлана
Җәйнең бу айларында.
Тәмәй юлларын кичәмен,
Чишмә суын эчәмен.
Иж буенда оҗмах барын
Белдерергә исәбем.
Бу тарафның гүзәллеген
Ничек тасвир кылырга.
Кирәк булгандыр, ахрысы,
Миңа рәссам булырга.
Яз, каләмем, туган якны
Белдереп калдыр әле.
Гүзәлләргә хат язгандай,
Тылсымың бардыр әле.
Их, туган як, син бит минем
Ышынычлы терәгем.
Мин моңа охшаш төбәкнең
Булмаулыгын беләмен.
Син көч бирдең,
Илһам бирдең
Гомер юлын үтәргә.
Ышанычың акламасам,
Гафу итмә, битәрлә.
Ринат Батталов
Авыр заман
Ни булса да, түрә хаклы бездә,
Ялганлауга инде өйрәндек без.
“Бер бүленмәс Рәсәй”, — дия-дия,
Камыт кигән аттай көйләндек без.
Арыш, бодай үскән басуларда
Чәчмиләр дә хәзер, урмыйлар да.
Иген иккән чәчкеч, ургычларны
Талыйлар да хәзер, урлыйлар да.
Әллә кайда биш йөз дуңгыз үлгән,
Бер авылның калган бәрәңгесе.
Ат, сыерлар булган фермаларда
Үрчи хәзер әрлән белән күсе.
Шөкәтсезлек өсти баганалар,
Авышканнар, тәмам калҗайганнар.
Эшсезлектән газап чиккән халык,
Кайсы киткән, кайсы картайганнар.
Карт-корылар яши нәфсен тыеп,
Кулларында дисбе белән Коръән.
Ат уйнатыр чаклар инде үткән,
Һәркайсының үз сиксәне – сиксән.
Югарыдан акыл өйрәтәләр,
Укымышлы Мәскәү яраннары.
“Арыш чәчеп, арпа уралар”, — дип,
Кул чабалар аңа калганнары.
Чуерташлар кебек шомарганнар,
Теләмиләр безнең исәнлекне.
Кануннары юнәлтелгән фәкать
Онытырга татар икәнлекне.
Җитми безгә, җитми бердәмлелек,
Татарлык җитми, «Мин кем?!» лелек.
Татарлыкны оныта барган саен
Каплый бара җирне ятимлек.
Түрәләрдән ярдәм көтеп ятсак,
Хәер сорап кулны сузачакбыз.
Сайлау көне кабат якынлаша,
Тузачакбыз әле, тузачакбыз.
Рәхмәт, әткәй!
Урман өсләрендә күксел рәшә,
Кошлар очкан туган оядан.
Ак каеннар аксыл томан кебек
Күренәләр биек кыядан.
Яфрак койган ак каенны күреп,
Сагыш сара күңел күгемне.
Әткәм яшен узып барам икән,
Мин соң шушы каен түгелме?!
Әткәемнең күз карасы кебек
Каен тузда кара күзләр бар.
Эчләремдә – давыл, ә йөрәктә
Әйтелмәгән җылы сүзләр бар.
Яфрак койган шушы ак каенга
Чишелергә әзер бу йөрәк.
Каен тузда әткәм күзләре ич!
Хисләр өчен тагын ни кирәк?
Тирә-ягым ап-ак томан баса,
Күздән яшьләр тама – гел рәшә.
Шунда әткәм томан арасыннан:
«Рәхмәт, улым!» — диеп эндәшә.
Сабый халәтенә күчәм кебек,
Әткәемнең ике сүзеннән.
«Рәхмәт, әткәй!» — диеп мин дә дәшәм,
Кайнар яшем тама күземнән.
Каеннарга карап баш әйләнә,
Җил дә исми тирә-ягымда.
Мин – мәҗүси — «Рәхмәт, әткәй!» — диеп,
Әйтә алмадым исән чагында.
Хәтер елгаларым ташып ашты,
Кайгыларым тәмам коелды.
Әткәемнең «Рәхмәт, улым!» сүзе
Чын хакыйкать булып тоелды.