Иҗтимагый үзәкнең 25нче пленумы
23 февраль көнне “Халыклар дуслыгы йорты”нда Удмуртия татар иҗтимагый үзәге вәкилләр шурасының 25нче пленумы үтте. Утырышта республиканың 14 шәһәр һәм районнарыннан 74 вәкил һәм кунаклар килгән иде. Пленумда иҗтимагый үзәк президенты Фнүн Мирзаяновның оешма тарафыннан 2012 елда башкарылган эшләргә хисап чыгышы тыңланды. Узган елдагы эшләре һәм агымдагы елга планнары белән 14 вәкил һәм кунак таныштырдылар.
Төшке аштан соң килгән мәдәни күчтәнәч тәкъдим ителде. Балезино һәвәскәрләре, Ижау музыка мәктәбе укучылары әзерләгән концертны Таңсылу Бәйрәмголова үзенчәлекле итеп алып барды. Аңа Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелү, шулай ук Балезино “Дуслык” ансамбленә Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгының грамотасы, Раиф Баһаветдиновка Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грамотасы тапшырылу, музыка мәктәбе укучыларының иҗтимагый үзәк исеменнән рәхмәт хатлары белән билгеләнеп үтелүе очрашуга ямь өстәде.
пленум карарлары
1. Татар иҗтимагый үзәге башкарма комитетына җирле бүлекләрнең идарәләре белән эш планы төзергә һәм хакимият органнарында раслатырга. Удмуртиядә гомер кичерүче татар халкына Конституциядә язылганча һәр гражданинның туган телдә аралашырга, белем алырга хокукы барлыгын аңлату эшләре алып барырга.
2. Удмуртия Республикасының татар мөгаллимнәре берләшмәсен оештырырга. 2013 елның 1 маена кадәр документлар әзерләп, Дәүләт теркәү органнарына тапшырырга. Берләшмәнең җитәкчесе итеп Вәсилә Хәкимованы билгеләргә.
3. “Хәтер барда – татар бар” дигән девиз астында башланган Удмуртия татарлары тарихын барлау эшен дәвам итәргә. Мирдәлиф Якуповның Камбарка районы һәм порт тарихын өйрәнүгә керткән хезмәтен уңай бәяләргә. Камбарка районы җитәкчелегенә шәһәрдә мәчет булдыру хәстәрен күрүне һәм элекке Бутышь авылы тарихын сурәтләүче экспонатлар туплауга ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә.
4. Глазов шәһәрендә Юкамен, Балезино, Красногорск, Яр районнарында эшләүче татар иҗтимагый үзәкләре катнашында киңәйтелгән утырыш уздырырга.
5. Апрель аенда Можгада Кизнер, Алнаш районнарында эшләүче татар җәмәгатьчелеге катнашында татар мәдәнияте көне уздырырга.
6. Сарапулда халык мәгарифе идарәсе белән берлектә милли мәгарифнең бүгенге хәле турында түгәрәк өстәл уздырырга. Татар сыйныфларын саклау буенча чаралар күрү планын төзергә.
7. Татар иҗтимагый үзәгенең Кияс районы бүлеге җитәкчесе Мәсгудә Бәхтиеваның тәкъдимен истә тотып, район татарларының тарихын, гореф-гадәтләрен яктырткан музейга экскурсияләр оештырырга.
8. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы хакимият органнарына балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә татар телен өйрәнергә шартлар тудыруны таләп итеп мөрәҗәгать итәргә.
9. Удмуртиядә мәчетләр төзелеше һәм төзекләндерү фонды эшен активлаштырып, татар эшмәкәрләре белән элемтәләрне җәелдерергә.
10. Фирдәвес Мортазин һәм Гайсә Талиповның тәкъдимнәре буенча 2, 6нчы сәнгать мәктәпләре базасында татар бүлекләре ачуны һәм әлеге максатларга укыту бүлмәләре булдыруны сорап, Ижау хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә.
11. ГТРК һәм “Минем Удмуртия” теле-радиокомпанияләреннән татар телендәге тапшырулар вакытларын кыскартуны туктатуны һәм элеккечә калдыруны таләп итәргә.
12. Удмуртия Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгына Социаль-педагогия көллиятендә укыту программасына 72 сәгатьлек электив курсларны кертүне һәм чыгарылыш студентларына “Татар телле тәрбияче”, “Татар теле укытучысы” дигән өстәмә белгечлек бирү өчен шартлар тудыруны сорап мөрәҗәгать итәргә.
Фнүн Мирзаянов,
Татар иҗтимагый үзәге президенты



