Иң дөрес тәрбия туган телдә бирелә
Октябрьдә истәлекле даталар җитәрлек – укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре, Өлкәннәр көне. Быел исә көзге ай Россия күләмендә халык санын алу белән хәтердә калачак. Ижауда гомер итүче Нуркаевлар гаиләсе үзләренең татар булулары белән горурланалар. «Җанисәп вакытында милләтебезне, әлбәттә, татар дип куячакбыз”, — диләр яшьләр.
Шәһәрдә яшәсәләр дә, үзара гел татар телендә генә аралашкан гаиләләр сокландыра мине. Лилия белән Рәдиф Нуркаевлар да шундыйлардан. Аларның бергә торуларына 10 ел. Яшь, матур, милли гаилә. Улларын — 8 яшьлек Камил белән 3 яшьлек Илшатны тәрбиялиләр. Камил туган телебездә чатнатып сөйләшә. Аның өстәлендә балалар өчен татар телендәге китаплар булуына игътибар иттем. Кечкенә булса да, татар шагыйрьләре, язучылар иҗаты белән яхшы таныш икән ул. Безне дә туган телебездә сәнгатьле итеп шигырь сөйләп шаккатырды. Ә яраткан шөгыле — җырлау. 5 яшеннән шәһәребезнең «Дельфин» җыр студиясендә шөгыльләнә, сәнгать мәктәбендә флейта сыйныфында укый. «Укытучыларыбыз миңа рус телендә җырлар өйрәтә, татарча җырларны әнием белән өйдә өйрәнәбез», — ди Камил.
Оныкларына милли тәрбия бирүдә әби-бабайларның да, туганнарының да роле зур икән. Әгерҗе районының Көчек һәм Кырынды авылларына еш кайталар Нуркаевлар. «Әлбәттә, без балаларны заманча тәрбиялибез. Ял итәргә чит илләргә дә алып чыгабыз. Алар анда чит телләр ишетәләр. Тик кая гына барсак та, улларыбыз өчен иң яхшы ял ул — авылда. Чөнки анда динебез, телебез саклана. Ике улыбыз да әтиләренә, туган абыйларына ияреп мәчеткә йөриләр, өлкән буын аларны гореф-гадәтләребезгә өйрәтә. Мин аларга бик рәхмәтле», — диде Лилия.
Камил татар теле белән үзе дә кызыксына икән. «Ниндидер сүзләрнең тәрҗемәсен белми, яки мәгънәсен аңламый икән, аңлатуыбызны сорый. Аңа туган телебездә аралашу ошый, без моңа бик шат“, — диде гаилә башлыгы Рәдиф.
Милли тәрбияне, кайда гына яшәүгә карамастан, заманча шартларда да биреп була, дип саный яшь әти-әниләр. Бары теләк кенә кирәк. Күптән түгел кечкенә Камил беренче музыкаль клибын төшергән. Теләге — җырчы булу.
Эльвира Хуҗина әзерләде.




