Иң явыз корткыч

Кечкенә чакта дусларыбыз белән “Иң курыкканың нәрсә?” — дип, бер-беребез белән әңгәмә корырга ярата идек. Кемдер эттән, кемдер уттан, кемдер әби-бабалары сөйләгән җен-пәриләрдән, кемдер яшеннән куркам ди иде. Ә хәзер миңа бу сорауга җавап бирергә туры килсә, “Наркоманиядән”, — дип әйтер идем. Ни өчен дигәндә, рәсми мәгълүматлар буенча бүгенге көндә иң яшь наркоманга ким дигәндә 11 яшь икән…
Президент наркомания турында
Удмуртия Президенты Александр Волков бер утырышта журналистларның наркоманиягә кагылышлы сорауларына җавап бирде. «Статистика күрсәтүенчә, узган ел азагына Россиядә сигез җинаятьнең берсендә наркотикларның катнашлыгы булган һәм аларның һәр бишенчесе ирегеннән мәхрүм ителгән. Андыйлар Россия буенча 147 мең кеше. 2011 ел эчендә генә дә наркомания белән бәйле маддә буенча 40 меңнән артык кеше төрмәгә утыртылган. 2011 елда уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, Россиядә даими рәвештә 8,5 миллион кеше наркотиклар кабул итә. Ә үз гомерендә бер генә тапкыр булса да наркотик кулланып караучылар саны 18,5 миллион. Бу — бер армия потенциаль наркоманнар. Шунысы куркыныч, әлеге «армия» көннән-көн яшәрә бара. 90% наркотик кулланучылар 30 яшькә кадәрле булганнар. 87% тан күбесе беркайда да эшләмәүче, укымаучы, вакытларын бушка уздыручылар. Ә андыйлар иртәме-соңмы, көннәрнең берендә чираттагы наркотик дозасына акча табу өчен урамга чыгып китәчәк һәм акчаны ул безнең кесәләрдән, фатирларыбызны талау юлы буенча эзләячәк. Һәрбер наркоман ул – талаучы, көчләүче һәм үтерүче.
Урта Азиядән 1 кг афган героинын Россиянең теләсә кайсы регионына илтү өчен наркотиклар таратучылар 100 мең долларларын чыгарып салырга әзер. Ә аннан алган керемнәр кайда китә? Әлбәттә, бу тармакны җәелдереп җибәрүгә, чиновникларны, судьяларны сатып алуга, бик еш кына криминалитетны ныгытуга һ.б. сарыф ителә. Шуңа күрә мине дә бу наркоманиягә кагылышлы мәсьәләләр бик борчый».
Александр Волков республикабызда да хәлләрнең сөенерлек түгеллеген искәртте. 2012 елның беренче яртыеллыгында тәртип саклау органнары тарафыннан законсыз рәвештә наркотиклар тарату буенча 1006 җинаять эше ачыкланган. Бу 2011 елның шушы ук вакыт арасы белән чагыштырганда, 4 җинаятькә күбрәк. Россия буенча саннар тагын да начаррак. Әмма бу гына безгә тынычланырга ирек бирми.
2012 елда 6 ай эчендә махсус хезмәтләр тарафыннан республика буенча әйләнештән 12,5 килограмм героин, 3 килограммнан артык мәк саламы, гомумән, 37,6 килограмм наркотик алынган.
Республикабызда наркотикларның килү каналы Россиянең башка регионнарындагы кебек үк – күпчелек Урта Азиядән килә. Наркотикларга каршы көрәшүче структуралар өчен бигрәк тә составына кодеин кергән препаратлар һәм тарту катнашмалары баш бәласына әверелгән. Александр Волков бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде: “Кодеинның наркотик булуы күптән билгеле. Тик даруханәләрдә аны рецептсыз сату шушы көннәргәчә дәвам итте. Әлеге мәсьәләнең хәл ителүен сорап, Удмуртия Дәүләт Советы депутатларына, Дәүләт думасына һәм Россия Хөкүмәтенә берничә тапкыр мөрәҗәгать хаты язарга туры килде. Бу мәсьәлә яңа гына хәл ителде. Моннан соң морфинчылар кискен рәвештә кимер дигән өмет бар.
«2010-2014 елларда наркотиклар куллану һәм аларны законсыз рәвештә таратуга каршы торучы комплекслы чаралар» дип аталган республикакүләм максатчан программа нәтиҗәлерәк эшләсен өчен, быел бюджетта 11 миллион сум акча каралды.
Әгәр дә наркоманиягә каршы көрәшүче структуралар тиешенчә эшли, республика бу максат өчен елдан-ел күбрәк акча сарыф итә икән, ни өчен наркотикларның җәмгыятебезгә куркыныч янавы кимеми? Нигә наркоманнар саны артканнан-арта бара? Иң беренче чиратта, җәмгыятебезнең наркобизнес басымына каршы тору көче түбән. Наркоманияне бизнес итеп караучылар Россиягә каршы наркотиклы көрәш ачтылар һәм тиз генә бирешергә теләмиләр. Чөнки без алар өчен бик нык отышлы керем алу чыганагы.
Икенче сәбәп – илебездәге законнарның тотрыксызлыгы. Кодеин турындагысын әйтеп үттем инде. Тагын да бер, әле һаман да хәл ителмәгән мәсьәлә бар. Ул да булса – миграцион агымның көйләнмәве. Элегрәк илебезгә наркотиклар күпләп кертелә иде. Ә хәзер исә, бу товарны вак кисәкләргә бүлеп кертәләр. Моның өчен наркокурьерлар тагын да күбрәк кирәк була. Урта Азиядән илебезгә эчке паспорт белән визасыз гына үтеп керергә мөмкин. Мондый мигрантлар (гадәттә, эшсез, акчасыз фәкыйрьләр) — наркотиклар сатучылар өчен бер табыш. Бер наркотик таратучы ирегеннән мәхрүм ителсә, аның урынына ике-өч яңасы килеп тора. Без сәбәпләргә каршы түгел, күңелсез нәтиҗәләр белән көрәшәбез булып чыга.
1990нчы еллардагы стресслардан соң да халкыбыз һаман әле айнып бетә алмый. Ул елларның иң ачы җимеше – туачак көнебезгә ышаныч югалу булгандыр. Кешенең өмет-ышанычларын сындыру, аны кабат уятуга караганда, күпкә җиңелрәк бит ул. Безнең максат — халыкта бердәмлек, элекке һәм яңа афәтләргә күмәк каршы тору көче булдыру.
Без үз-үзебездән дөреслекне яшерергә тиеш түгел. Наркотиклар – ул тиз генә котыла торган афәт түгел, ул — халыкны буынлап юкка чыгара торган явыз көч. Аның белән көрәшү дә җиңелдән түгел. Шуңа да безнең ике генә юл, я кул селтәп, киләчәк буынны, димәк, Россияне дә югалтуга дучар итәбез, я булмаса — көрәшәбез».
Баштан сыйпаучы юк
Ситуацияне ныграк күзаллау өчен Ижау шәһәренең Машиностроительләр урамында урнашкан Республика наркология диспансерына мөрәҗәгать иттем. Тик әңгәмәдәшем – психолог Владимир Юрьевич Мерзляков белән әңгәмәдән соң наркоманиягә кагылышлы борчу-кичерершләр кара болыт шикелле тагын да ныграк куерды.
— Наркоманнар дәваланырга үз теләкләре белән киләме, әллә якыннары алып киләме?
— Әлбәттә, үзләре түгел! Якыннары, тәртип саклау хезмәткәрләре, ЮХИДИ инспекторлары һ.б. алып килә. Кайчагында безгә наркоманнар хакында янәшә-тирәдәгеләрдән хәбәр килә. Үз аяклары белән монда килү өчен наркоманга чарасыз хәлдә калырга, “ломка”ларга түзә алмаслык авырту кичерергә кирәк. Әмма хәзерге наркоман бирегә ярдәм сорап килүгә караганда, яңа дозаны эзләп чыгуны кулайрак күрә. Чөнки мөмкинлекләр җитәрлек.
— Наркоманнарга доза табу шулай җиңелмени?
— Әйе, аны наркотик кулланмаган кеше генә белми. Алар хәзер һәрбер урам чаты саен сатыла. Наркотик таратучылар бик хәйләкәр эш итәләр. Башта дозаларны бушлай тәкъдим итәләр. Аннары акчага, аннан арттырганнан-арттыра баралар. Наркоманнарның бер-берсен аңлау өчен үз терминнары, бер-берсен табу өчен билгеләре бар. Сез бөтенләй игътибар итмәгән билге алар өчен доза сатыла торган урынны күрсәткән билге булырга мөмкин. Әйтик, асфальтта, йорт диварларында, баганаларда, коймаларда.
— Наркотикларга “утырган” кешене бу афәттән аерып алу, сәламәтләндерү мөмкинме соң?
— Күз алдыгызга китерегез, наркоман шул ук эчкече кебек үк. Нормаль, бернинди дә начар гадәтләре булмаган ир-ат нишли? Гаилә кора, балалар үстерә, көн саен иртән торып эшкә бара. Ә эчкече кешенең болар юкка чыга. Наркоман да шулай ук. Әгәр дә инде аны наркотиклардан дәвалап кына калмыйча, сәламәт яшәү системасына керергә дә ярдәм итүче булса, әйтик башкалар тарафыннан йөз чөерү булмаса, эшкә урнаша, җәмгыятьтә үз урынын таба алса һәм аның кадерен аңласа, шул вакытта ул кешене саклап калырга мөмкин. Җәмгыятебез кырыс, ә тормыш баштан сыйпамый. Шуңа күрә үз-үзебезне алдамыйча, дөресен әйтергә кирәк, күпме дәваласаң да, социаль мохитне үзгәртмәгән очракта ул бу баткаклыктан чыга алмаячак.
— Наркомания юлына күпчелек авыр гаиләдә тиешле тәрбия бирелмәгән балалар килеп керәме?
— 15 ел элек бу сорауны бирсәгез, “Әйе” дип җавап бирер идем. Хәзер хәлләр башкачарак. Наркотик таратуда кызыксынулары булганнар күбрәк хәлле гаиләдән булган яшүсмерләрне энәгә утыртырга тырыша. Монда рәхәт тормышка чыдамыйча, үз башына имгәк эзләүчеләр, модага иярәм, яки ниндидер үзләренчә “текә” төркемгә иярәм дип уйлаучылар, наркотиклар куллангач, нинди хис-тойгылар алып була, дип кызыксынып караучылар килеп эләгә. Үз дәрәҗәсен күрсәтергә теләп, наркотик куллануга ияләшеп китүчеләр бар. Янәсе дә, менә мин нинди кыйммәтле кокаин, героиннар кулланам. Беләсезме ул нинди кыйммәтле! Шунысы гаҗәпләндерүдән туктамый: кайбер акчалы ата-аналар балаларын наркотиклар кулланудан арындыра алмагач, ул урамга чыгып тәртип бозып, кешедән акча урламасын өчен үзләре тиешле дозага акчаны бирәләр. Менә кая килеп терәлдек без!
— Бу афәтне булдырмау, үз балаларыбызны аннан саклап калу өчен без нәрсә эшли алабыз соң?
— Безнең беребезне дә балаларны ничек тәрбияләргә өйрәтмәделәр, моның буенча укытучы да, имтихан алучы да юк. Һәрберебез үз мисалыбызда тәрбия бирәбез. Ә бала, беренче чиратта, ата-анасын кабатлый. Һәрбер ата-ана: “Балама нинди үрнәк күрсәтәм?” — дип уйланса иде. Балалар җитәрлек дәрәҗәдә эш яки ниндидер шөгыль белән мәшгульме? Алар нәрсә эшләргә белмичә җил куып йөрмиме? Һәр баланың талантын үстерү, ул тормышта шәхес буларак үз урынын тапсын өчен көч куярга кирәк. Эш дигәндә, берни дә башкарырга өйрәнмичә, әзергә генә өйрәнеп үсүчеләр бар. Алар, беренчедән, эш рәте белмиләр, икенчедән, ата-аналары әзерләп биргән яки ирешергә ярдәм иткән максатның тәмен татымыйлар. Уйлап карагыз, бил бөгеп эшләп алган әйбер кадерлеме, әллә бернинди тырышлык та куймыйча табылганымы? Кайбер ата-аналар гади генә җаваплылыкны да балаларының үзләренә тапшырырга куркалар. Җаваплылык тәрбияләнмәсә, бала үсеп җитсә дә, зур тормышка әзер түгел, дигән сүз. Тәрбия турында күп сөйләргә булыр иде. Ләкин аның әзер шаблоннары, махсус кысалары юк. Һәр ата-ананың табигатьтән бирелгән үз тоемлау хисе була, бары тик әйләнә-тирәбезгә игътибарлы гына була белик.
Наркодиспансер хезмәткәре, өлкән белгеч Владимир Юрьевич белән рәхмәт әйтеп саубуллаштым. Ә караңгы уйлар болыты барыбер таралмады. Якты тормышны караңгы тапларга күмүче начар гадәтләрдән балаларыбызны Ходай сакласын, дип теләк теләүдән башкасы күңелгә килми иде.
Элмира Нигъмәтҗан



