Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Иң якын кеше
25.02.2019

Иң якын кеше

Әти, әтием, әткәй… Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, эчтәлеге бер үк кала бирә. Син – Ата! Әти төннәрен дә, көндезләрен дә безнең өчен борчыла. Ул нинди генә эшкә тотынса да, барысы да безнең өчен дип эшләнә. Әтидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар.
Әтиемнең исеме — Ренат Ибраһимов. Ул Әгерҗе районы Балтач авылында туган. Беркөнне әти миңа үзенең балачагы турында сөйләде. Ул бик шаян малай булган. Үзенең дуслары белән түбәләргә менеп, велосипедта су буена төшеп, су коенып, көтүдә сыерларны куып йөргән. Укуда ул бик тырыш булган. Тырышып укыган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Казандагы юридик академиягә укырга кергән. Укуын тәмамлауга шаян малай шундый җитди егеткә әверелә. Үзенең икенче яртысы — әнием белән кушылып, гаилә коралар. Аларның бергә тормыш итүләренә быел 15 ел булды.
Әтием буш вакыты булса, мине, энемне, әниемне табигатькә алып чыга. Чөнки ул табигатькә гашыйк. Кармак белән балык тоту, фотоаппарат белән ауга чыгу, көймәдә йөзү аның өчен зур бәхет. Бездә дә табигатькә мәхәббәт тәрбияли.
Икебезнең дә мәктәп тормышы, мәктәптән тыш эшләребез, укуыбыз белән һәрвакыт кызыксынып тора. Ул үзенең акыллы киңәшләрен бирә, безнең өчен тырыша. Әтием безнең өчен үрнәк. Бигрәк тә, аның төгәллеген, үз сүзендә тора белүен, ярдәмчелеген атап үтәр идем. Әтием җаваплы эштә эшләгәнгә күрә аның ял көннәре сирәк була. Аның белән буш вакытны үткәрү безнең өчен бәйрәм. Ә беркөнне әтием без торганчы эшкә барып кайткан да, безне йокыдан уятып, Ижау шәһәренә алып китте. Без ан-да боулинг уйнадык, арып беттек. Ә әтиебез безгә җитди итеп карады да:
”Хәрәкәттә — бәрәкәт”, — диде. Спорт белән шөгыльләнү, һәрвакыт хәрәкәттә яшәү – әтинең девизы. Әтием безнең нинди генә шартта да кеше булып калуыбызны, аларның йөзенә кызыллык китәрмәвебезне тели. Балачагыбыз күңелле, файдалы үтсен дип, безне үзебез теләгән түгәрәкләргә йөрергә куша. Мин әтием белән горурланам. Әтиле булу нинди зур бәхет ул!

Эльвина Ибраһимова, Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия.