Иң яхшыларны зурладылар
1 октябрьдә Республика Башлыгы Резиденциясендә укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантана булды. УР Хөкүмәт рәисе Виктор Савельев “РФнең иң яхшы укытучысы” һәм “Удмуртиянең иң яхшы укытучысы” исемнәрен алган укытучыларны котлады.
«Бәйгедә катнашу — ул зур хезмәт. Сез Россия һәм республика күләмендә үз эшегезнең осталары булуыгызны дәлилләдегез. Унынчы ел инде Бөтенроссия күләмендә җиңү яулаган укытучыларны хөрмәт белән зурлыйбыз. Быел Удмуртиянең 13 укытучысы бу исемгә лаек булды. Сезне зур җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм”, — диде.
Агымдагы ел барышында укытучыларыбыз Бөтенроссия күләмендә узган бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып, Удмуртиягә байтак кына җиңүләр яулап кайтканнар. Ижау шәһәренең 89нчы мәктәбенең биология укытучысы Татьяна Морозова фестивальдә “Укучының көнлек әлифбасы” проекты белән уңышлы чыгыш ясаган. 97нче мәктәпнең физика укытучысы “Киләчәккә караш” бәйгесендә икенче дәрәҗә дипломга лаек булган. 7нче мәктәпнең физкультура укытучысы Елена Шадринаның “Шатлык белән сәламәтләнү” дигән авторлык программасы уңышлы дип табылган. 30нчы мәктәпнең физика укытучысы Ирина Плеханованың укучылары халыкара олимпиадаларда җиңүләр яулаган…
“97нче мәктәпнең химия укытучысы Алевтина Корепанова һәм Кез мәктәбенең математика укытучысы Наталья Ветошкиналар инде икенче тапкыр федераль күләмдә җиңү яулыйлар. Быел республикада җиңүче укытучылар арасында 12се авыл җирлегеннән. Инде 3нче ел мәктәп укытучылары белән берлектә башка белем бирү йортларында эшләүче педагоглар да бәйгедә катнашып, җиңүләр яулыйла. Быелгы җинүчеләр арасында 24е өстәмә белем бирү, ятимнәрне, инвалидларны тәрбияләү учрежденияләрендә эшләүче педагоглар, психологлар, логопедлар, балалар бакчасыннан 13 тәрбияче бар. Сез бер булып, балаларыбызны тәрбиялисез. Сабыйларга биргән күңел җылыгыз, хезмәтегез үзегезгә сәламәтлек, бәхет, уңыш булып кайтсын”, — ди Виктор Савельев.
Әлеге тантанада байтак кына милләттәшләребезнең дә исем-фамилияләре яңгырады. Газетабызның алдагы саннарында “Технотроника” республика яшүсмерләр һәм балаларның техник иҗаты үзәге педагогы Гөлнара Янчурина һәм Можга шәһәренең 1нче мәктәп укытучысы Гөлназ Гәрәевалар турында тулырак мәгълүмат бирербез.
Фотосурәттә: Гөлназ Гәрәева.
Рилия Закирова.




