Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Иң яхшы сабанчы Удмуртиядә яши
30.06.2016

Иң яхшы сабанчы Удмуртиядә яши

Ул Вавож районының “Колхоз “Удмуртия” исемле авыл хуҗалыгы комплексында эшли. Вадим Зарецкий икенче ел рәттән Россиянең иң яхшы сабанчысы дигән мактаулы исемгә лаек булды.
19-25 июнь көннәрендә Төмәннең Винзили поселогында җир сөрү буенча V Ачык Россия чемпионаты узды. Якташыбыз алдында катлаулы бурыч торуына карамас­тан, ул сынатмаган. Сөрү участогында туфракның өч төре булган. Россиянең иң яхшы сабанчысы исеменә дәгъва кылучыларга 100х24х16 метрлы җир участогын сөрергә туры килгән. Эш сыйфатын 14 критерий буенча халыкара хакимнәр коллегиясе бәяләгән. Җитәкчесе — Нидерландтан Европа сабан федерациясе сәркатибе Март Беккер.
Чемпионатта барлыгы Россиянең 29 регионыннан 32 вәкил катнашкан. Бәйгедә беренче мәртәбә хатын-кыз — Башкорт аграр университеты студенты Алия Якупова үз көчен сынаган. Икенче урынга Рязань өлкәсеннән Андрей Шаль лаек булган, өченчедә — Татарстаннан Ирек Галиев.
Көмеш һәм бронза медальләргә ия булучыларга 100 һәм 70 мең сум күләмендә премия бирелгән. Вадим Зарецкий исә “УАЗ Патриот” автомобиле белән бүләкләнгән. Моннан тыш, Вадим 2017 елда Швейцариядә узачак Европа чемпионатында катнашу хокукына да ия булды.
Вадим Зарецкийны зур җиңүе белән Удмуртия Башлыгы да тәбрикләде. “Әлеге хәбәрне зур шатлык хисләре белән кабул иттем. Сез узган ел яулаган чемпион титулын тагын бер кат расладыгыз. Вавож игенчеләренең данлы династиясе вәкиле буларак, сез илебез данын дөньякүләм бәйгедә дә яклаячаксыз. Сезгә зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек телим”, — диелгән тәбрикләү телеграммасында.