Йөзек кашына тиң
Можгада гомер итүче Мәүлидә Рәхим кызы Мөхәммәтҗанова – милли-мәдәни автномия оешканнан бирле алдынгы сафларда. Төрле концерт-кичәләр уздырганда, ул — алып баручы, җыелышларда даактив катнаша.
Аның тормыш юлы да сикәлтәле булган. Тумышы белән ул Менделеевск районының Бәзәкә авылыннан. Можга шәһәренең икмәк пешерү училищесына укырга килә. Аны тәмамлагач, икмәк пешерү комбинатына идән юучы булып эшкә керә, соңыннан аны ипи пешерүче итеп алалар. Шул ук вакытта ул Свердловск шәһәренең Химик-технологик техникумына читтән торып укырга керә. Үзе эшләгән комбинатта технолог, баш технолог вазифаларын башкара. Мәүлидәнең тырышлыгын күреп, аны директор итеп билгелиләр. Алар тормыш иптәше белән зур йорт җиткерәләр, бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә. Тик язмыш Мәүлидәгә кырыс була, матур гына яшәп ятканда, ире кинәт вафат була. Ул әтидән ятим калган җиде һәм биш яшьлек улларын ялгызы тәрбияләп, аларны зур тормыш юлына чыгара. Аның эшләрен югары бәяләп, шәһәр хакимияте Мәүлидә ханымга ике бүлмәле фатир бирә. Бүген кече улы белән бергә шунда гомер итә ул. Зурысы үз гаиләсе белән, әтисе нигезендә, төп йортта яши.
Бүгенге көндә дә Мәүлидә ханым Сабантуйларда ат ярышларын алып бара, милли тормыштан аерылмый. Без аның белән бик горурланабыз, яратып “Можга татарларының йөзек кашы, йолдызы”, — дибез. Мәүлидә ханымның 3 декабрьдә туган көне. Аны автономия, Можга татарлары исеменнән зур юбилее белән тәбрик итәбез.
Сафа Фәррахов, Можга шәһәре



