Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Йөрәгеңне назлап, моң узар
29.06.2012

Йөрәгеңне назлап, моң узар

Йөрәгеңне назлап, моң узар

Кеше китә — җыры кала. Ә аның җыры гына түгел, күңел җылысын, әйтер сүзләрен, сер-хисләрен сыендырган шигъри юллары да калды. Агач, кирпеч эшләренең остасы буларак, бик күпләрнең өй ниргәләре аның кул җылысын саклыйдыр. Бал кортлары тоту серләренә төшендергән өчен кемнәрдер аңа рәхмәтледер.  Кемнәрдер исә, туй, юбилей тантаналарының музыкаль бизәлешенә карап, бүген дә Рәфисне юксынадыр.  Без, хезмәттәшләре, аны оста баянчы, җырчы, синтезаторда ут уйнатучы, фантазиягә бик бай, якты күңелле, мөлаем, ярдәмчел дустыбыз буларак искә алабыз, юксынабыз. Егерме ел гомерен мәдәнияткә багышлаган, бик күп кичәләрне>ң авторы булган һәм үзәгендә кайнаган, озак еллар моңлы җырлары белән авылдашларны сөендергән  Бәдертдинов Рәфис Әнвәр улына быел 29 майда 50 яшь тулган булыр иде. Әмма ул ун ел элек, кырык яшендә, тормышка гашыйк Рәфис, көтмәгәндә тормышны ташлап китте. Борынгылар моңлыларның гомере кыска була, дигәннәр. Бу сүзләр, бәлки хактыр да. Рәфистәге күңел киңлеге, хисләр тирәнлеге, ашкынулы җаны нәкъ шуны раслый кебек. «Менә тыңлап карагыз әле, яңа көй яздым!» — дип, иртән иртүк безгә җыр тыңлатулары, «Шигырь диярлек түгел инде, менә яздым әле», — дип, дәфтәр күтәреп килүләре бүгенгедәй күз алдында.

Рәфис — милли, мәдәни җанлы кеше иде. Түбәтәйне бик яратып кия иде ул. Балаларын мәдәнияткә тарту да аның> иң изге хыялларының берсе булды. Хыялы чынга ашты: Ринат белән Ләйсән  икесе дә Алабугада укып, театр белгечлеге алдылар. Улы Ринат исә югары белем алып, үзебезнең төбәктә генә түгел, чит илләргә дә даны таралган Минзәлә Татар  Дәүләт драма театрында  уңышлы эшләп, Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә лаек булды. Хезмәттәшемнең шигырьләре минем шигырь дәфтәрләремдә сакланды. «Тыңла әле, күңел биреп тыңла, йөрәгеңне назлап моң узар», — дип язган ул бер шигырендә.

Бер нәрсәгә дә битараф була алмаган бу ашкынулы җанлы дустым, иҗатташым, хезмәттәшемнең  шигырьләрен сезгә дә тәкъдим итәм, хөрмәтле укучылар. Бу язмам исә, аның рухына хәер-дога булып барып ирешсен. Амин.

Әлфирә Низамова

 

Юк шул…

(Сабантуй мәрхүм әтиемнең иң яраткан бәйрәме иде)

Сабан туе — син яраткан бәйрәм,
Сабан туе бүген авылда.
Сагынышып, җирсәп җыелыштык,
Якыннарың бар да яныңда.

Әйдә, әти, ач син күзләреңне,
Киттек, әйдә, яшел болынга.
Замандашың сине көтә булыр,
Яшьтәшләрең Сабан туенда.

Әйдә, әти, ташла таякларың,
Атлыйк әле сихри дөньяга.
Иң көчлеләр бүген бил алыша,
Көч бирергә кирәк аларга!

Әйдә, киттек чишмә буйларына,
Бәлки шунда булыр дәвасы?
Әҗәлләрдән ничек алып калыйм?
Даруларын каян табасы?!

Күз генә сал зифа камышларга,
Сандугачлар анда җыр суза.
Тыңла әле, күңел биреп тыңла,
Йөрәгеңне назлап моң узар.

Әйт син, әти: «Ал да гармуныңны
Уйна, улым, авыл көенә.
Ярый сез бар, газиз балаларым,
Күңелкәем шуңа сөенә!»

Әйдә, әти, бер сөйләшик әле,
Элеккечә утыр яныма.
Бер киңәшең, бер тиргәшең белән
Җылы өстә туңган җаныма.

Әйдә, әти, уян, утыр, әйдә
Гөрләшикче уртак табында.
Улларыңа әйтер сүзләрең әйт,
Барыбыз да җирдә чагында.
Эндәш, әти! Юк шул, эндәшмисең…

 

Туган авылым

Исәнбаем, туган авылым,
Белмибез кадереңне
Авылдашлар читкә китеп
Өзәбез бәгырьләрне.

Исәнбаем, сиңа минем
Нәсел җебем бәйләнгән.
Күңел түремдә син күптән
Гөлбакчага әйләнгән.

«Бу хыялый», — диеп кеше
Әллә ниләр уйласын!
Беләм, Исәнбайны мактап
Матур җырлар туасын.

Сагынып кайтам авылымны,
Китмәсәм дә озакка.
«Юксынырбыз, тиз кайт», — диеп,
Каеннарым озата.

 

Син бәхетле

Кемнәрдер данга кызыга,
Кемдә — байлык кайгысы.
Минем килә мәхәббәтнең
Утларында кайныйсы.

«Мәхәббәт ул нәрсә?» — диләр,
«Юк, белмим», — дияргәме?
Сулган күңел гөлләренә
Ялган гөл эләргәме?

Син бәхетле, чын сөюнең
Ялкынында янасың.
Күңел хисеңне яшерми
Шигъри юллар язасың.

 

Заман афәте

Бер кадаудан берни булмый,
Нәрсәдән куркырга?
Шулай уйлап, сизмиләр дә
Төшкәннәрен упкынга.

Икенчесе, өченчесе…
Тезләнәләр энәгә.
Акчаң булса, агуы да
Кулга бик тиз эләгә.

Акча табу юлларында
Наркоманга юк киртә.
Урлый, талый һәм үтерә
Ел дәвамы, кич, иртә.

Ничек коткарыйк яшьләрне
Бу заман афәтеннән?
Ташламасын бер Ходаем,
Аларны рәхмәтеннән!

Рәфис Бәдертдинов