Кабат очрашырга язсын!
Быел да елдагыча “Чекерил” спорт комплексында үткәрелгән Сабантуйдан кайткач, халык “Спартак” янындагы скверда үткәрелә торган Кичке сабантуйга агылды.
Көндезге Сабантуй үткәрелә торган җир бик ерак булгач, өлкәнрәкләр алданрак та килгәннәр иде. Кичке сабантуйга күпләп җыелган халык рәхәтләнеп үзебезнең җырчылар: Ирек Мөхәммәтҗанов, Гүзәлия Хәкимова, Рәкыя Шәрипова, Илшат Мөхәммәтҗанов, Инсаф Муллахмәтов, Рөстәм Егоров, Руслан Әхмәтханов, Артур Сәләхетдинов, Салават Алтынбаев, Зөлфәт Арсланов башкаруындагы җырларны тыңлап күңел ачты. “Афәрин” бию төркеме, Наилә Яикова башкаруындагы биюләргә кушылып биеде. Сабантуйның күрке булган — халкыбызның милли уеннарын һәркем сагынган. Бу уенга катнашучыларның активлыгыннан күренде. Дания апа Борһанова бәйрәмдә оештырыла торган су ташу уенының кагыйдәләрен аңлатты. “Элек-электән үк яшь киленнәрне көянтә белән су ташыганда сынаганнар, чиләктәге су түгелмәскә тиеш, ә хәзер оештырыла торган бу ярышта суны түгеп бетерәләр”, — диде ул. Яшьләргә, тамашачыларга үрнәк итеп, Гөлфирә һәм Зөлфирә апалар көянтә белән чиләктәге суны түкмичә, ташып та күрсәттеләр.
Бәйрәм тәмамлангач, халык тиз генә өйләренә таралышырга ашыкмады “Домино” кафесында “Тугызбуй” төркеме оештырган татарча кичәгә агылды. Ә яшьләр “Иман” татар яшьләре берлеге оештырган татарча дискотекага — “Old Fox” кафесына юл тотты.
9 июльдә Можга шәһәрендә, Кияс районы Тауҗамал авылында үткәрелә торган бәйрәмнәр республикабызда үткәрелә торган сабантуйларның соңгылары булачак. Алдагы елларда Сабантуй бәйрәмнәрен матур итеп үткәрергә, халкыбыз белән очрашырга язсын!
Рәфилә Рәсүлева.




