Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кагыйдәләрне бозучылар җавапка тартыла
4.08.2016

Кагыйдәләрне бозучылар җавапка тартыла

22 июль көнне Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Удмуртия Республикасы буенча идарәсе (Россельхознадзор) пресс-конференция уздырды. Россельхознадзорның җитәкче урынбасары Фәрит Шамил улы Мәндиев агымдагы елның 6 аена нәтиҗәләр ясады. Журналистлар сорауларына ветеринария, фитосанитария һәм җир күзәтчелеге бүлек җитәкчеләре җавап бирделәр.
2016 елның беренче яртыеллыгында әлеге идарә тарафыннан 144 тикшерү уздырылган. 124 эш буенча административ җаваплылыкка тартылганнар.

Йогышлы авырулар “йокламый”

14 июльгә республиканың 21 районында 79 котыру авыруы теркәлгән, шул исәптән 53 очрак кыргый хайваннарда, 17се эт-песиләрдә, 9ы дуңгыз һәм мөгезле эре терлектә. Лейкоз авыруы УРның 16 районындагы 35 хуҗалыкта теркәлгән. Моннан тыш Россия Федерациясе территория­сен­дә африка чумасының эпизоотик хәле киеренке кала бирә. Россельхознадзорның мөһим бурычларының берсе — дуңгызларда африка чумасын профилактикалау эшләрен дәвам итү, республикага әлеге афәтне кертмәү чараларын күрү. Республикада 19 предприятие дуңгызчылык үрчетү белән шөгыльләнә.
Тыелулар куркытмый

Россиядә азык-төлеккә эмбарго кер­­­тел­гәннән соң, күзәтү органының ро­ле шактый арткан. Россельхознадзор фито­санитария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Лариса Әхмәтова сүзләренчә, 3 тоннадан артык тыелган продукция, шул исәптән Грециядән кертелгән киви юк ителгән. 17 июльдә рейд вакытында шәһәребездәге Пойма урамында урнашкан яшелчә, җиләк-җимеш складларының берсендә Италиядән Белоруссия аша кертелгән 210 кг виноград махсус җайланмада изелеп, чүплеккә ташланыла. Эмбарго продуктлары исемлегенә быел Төркиядән кертелүче помидор, кабак, ташкабак, баклажан өстәлгән. Шулай ук Әфганстан, Сомали, Уганда республикаларыннан кертү тыела.
Россельхознадзорның җир күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Светлана Кубашева әйтүенчә, орлыкларны һәм үсентеләрне сату өлкәсендә дә кагыйдә бозуның 25 очрагы күзәтелгән. Алар орлыкларны, үсентеләрне сорты һәм сыйфаты хакында сөйләүче документсыз сату, яки гамәлдә булу вакыты чыккан документлар белән тәкъдим итү, үсентеләрне маркировкалау кагыйдәләрен бозу белән бәйле. Кагыйдәләрне бозучыларга 22,8 мең сумлык штраф салынган.

Гөлнара Вәлиева.