Кадерле мирас
Без үскән дәвердән үк бу сандык өйнең түрендә кадерле мирас булып сакланып килде. Сандык өстендә каз мамыгыннан ясалган, кабартылып куелган икешәр пар мендәр, махсус чигүле япма белән капланып, өебезгә ямь өстәп торды.
Әти-әни безне кечкенәдән тәртипле булырга өйрәтеп үстерделәр. Абыйларым белән шаярышканда да сандык янына якын бармый идек. Янәсе, әнкәй кабартып куйган мендәрләр ишелеп төшмәсен. Үсә төшкәч, сандык эченә салынган әйберләр дә кызыксындыра башлады. “Әнием, әйдә сандыкны ачып карыйк әле”, — дип, гел исенә төшереп тора идем. Сандык эченә нәрсәләр салынганын беләсе килә иде. Анда әниемнең кул эшләнмәләре — чуклы шадра тастымаллар, тимер карават башына элә торган чигелгән япмалар, хәтта суккан палас та саклана иде. Әтием сандыкны Гөлширмә базарыннан сатып алып кайткан булган. Әле аның кечкенә генә йозагы да бар иде, җитмәсә. Мин кияүгә чыкканда, 42 ел элек, бу сандыкны әнием миңа бүләк итте. Әле дә хәтерлим: сандык эчендә 10 пар калак, ике пар чынаяк, хәтта әтием үз куллары белән ясаган уклау да бар иде. Сандыкның төбендә дини китап та үз урынын тапкан. Бирнәгә тегү машинасын да бирде әнием. Тегү машинасын әтием белән әнием кайры төшереп алган булганнар. Бүгенге көндә дә шул тегү машинасын кулланам. Кеше арасында ким-хур булмасын дигәннәрдер инде.
Сандык турында хәзер дә улларыма сөйләп торам. Нәрсә генә салсаң да, анда әни җылысы саклана. Әниләребезнең киңәшләрен тотсак, аларга игелек кылсак, тормышыбыздагы матур көннәребез тагын да ямьлерәк булыр. Әниемнең сандыгына караган саен йөрәгем сыкрый. Эч серләремне бүлешергә әнием генә җитми шул. Әнием! Әнкәй бәгърем, күз нурым! Сине сагынмаган, юксынмаган бер генә көнем дә юк шул минем. Шушы язмам сиңа дога булып ирешсен иде.
Раилә Бариева, Уразай авылы.




