Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Казан – ике каналда
27.08.2012

Казан – ике каналда

Татар телебездәге ТНВ каналын республикада бик яратып карыйлар икән. Аның урынына «ТНВ-планета» каналы барлыкка килүгә милләттәшләребез редакциябезгә дистәләгән сораулар белән шалтырата башладылар. Ә иң борчыган сорауларның берсе — кабельле телевидениедән ничек ТНВ каналын табарга?

Милләттәшләребезнең сорауларына җавап табу максаты белән «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы редакциясе һәм берничә кабельле телевидение операторы белән элемтәгә кердек. Аларның җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы редакциясе хезмәткәре: «ТНВ-Планета — Россия Федерациясенең төрле регионнарында, БДБ илләрендә, чит төбәкләрдә гомер кичерүче, Татарстанны тарихи ватаннары дип исәпләүче күпсанлы милләттәшләребезне берләштерүче мәдәни-мәгърифәтче спутник телеканал. Әлегә бу канал тест режимында гына эшли. Ә 30 августтан ул план белән, тагын да баетылып, ТНВ кебек тулы канлы булып эшли башлаячак. «ТНВ-Планета» телеканалы ачык режимда ABS спутнигыннан кабул ителә. Аны «НТВ-плюс» (“Базовый” пакетында), «Триколор ТВ» («Оптимум» пакетында) абонентлары карый ала. Тәлинкәләр кулланучылар ТНВ каналын «ручная настройка» режимында эзләп табып, ике татар каналын карый алалар. Ә кабельле телевидение операторлары сезгә нинди канал күрсәтергә кирәклеген үзләре сайлыйлар. Алар «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы редакциясенә ике каналны да күрсәтүгә лицензия сорап мөрәҗәгать иткән очракта, без бу хокукны бирергә әзер».

МТС (Комстар) һәм Диван-ТВ кабельле телевидение операторларының җаваплары бертөрле булды: «Әйе, июньдә татар каналы икегә аерылды. Безнең төп пакетта «ТНВ-Планета» калды. Әгәр безнең абонентлар ике каналның да күрсәтүен телиләр икән, килеп гариза язсыннар. Тиешле күләмдә гариза җыелгач, без «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы редакциясенә мөрәҗәгать итәчәкбез».