Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Казан кая китте?
28.06.2012

Казан кая китте?

Татарстан — Яңа Гасыр» телетапшыруларын инде атнадан артык карый алмыйм. Әллә газетадагы телепрограмма дөрес түгел инде?» — дигән сорау еш яңгырый бу арада редакция телефоннары аша.

Дөрестән дә, 15 июньдә «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы урынында «ТНВ — Планета» дигән телеканал күрсәтә башлады. Шул сәбәпле, кайберәүләр «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы тапшыруларын югалттылар.

Хәер, «югалту» дип әйтү дөрес булмас, чөнки «ТНВ — Планета» ул «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы урынына түгел, ә аерым мөстәкыйль телеканал буларак, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларны берләштерү максатыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән булдырылды. Әлеге телеканалны «НТВ-плюс» («Базовый» пакетында) һәм «Триколор ТВ» («Оптимум» пакетында) иярченле антенналар ярдәмендә АВS-1 спутнигы аша карарга мөмкин. Иярченле антенналар («тәлинкәләр») кулланучылар «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалын «ручная настройка» режимында эзләп таба алалар.