Казан төрки халык яшьләрен җыйды
12-17 сентябрьдә Казанда III төрки яшьләр фестивале узды. Әлеге халыкара чараны Татарстан республикасының Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге оештырды.
Быел фестивальнең төп максаты — яшь төрки язучыларны җыю иде. Удмуртиягә 2 квота бирелде. Берсе — милли оешма җитәкчесенә, ә икенчесе — иҗат белән шөгыльләнүче яшь егеткә яисә кызга. Кызганычка каршы, бер кешебез фестивальгә бара алмады. Барлык катнашучылар саны 60 кешегә тулды. Алар арасында татарлар, башкортлар, казахлар, балкарлар, карачайлар, якутлар, кыргызлар һәм төрекләр бар иде. Фестивальдә беренче тапкыр якутлар белән аралаштым. Әлеге танышу кызыклы да, кирәкле дә булды. Аеруча якутларның милли биюләре һәм “Олонхо” җыр техникасы ошады.
Фестивальне ТР Дәүләт Советында тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр. Татарстан парламенты вице-спикеры Римма Ратникова, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашучыларга үз теләкләрен җиткерделәр.
Фестиваль төрле кызыклы чараларга бай иде. Яшьләр өчен эшләнгән төрле программаларны һәм проектларны тәкъдим итү, кызыклы шәхесләр белән очрашу, алар белән аралашу мөмкинлеге булу – катнашучыларны битараф калдыра алмады. Без язучы, драматург, публицист Рабит Батулла, ТР Премьер-министр урынбасары Вәсил Шәйхразиев белән очраштык. Чувашиядән килгән вәкилләр белән таныштык. Алар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр, берничә җыр башкардылар. Шулай ук фестиваль төрле мәдәни чараларга да бай иде. Безне Казан шәһәре буенча кызыклы экскурсияләргә алып бардылар, Болгар шәһәренә сәяхәт тә оештырылды.
«Социаль проектлаштыру» дигән программада без, командаларга бүленеп, төрле проектлар уйлап таптык. Нәтиҗәдә, әлеге проектларның берсе тормышка ашырыла башлады инде.
Казаннан мин буш кул белән кайтмадым. “Идел” яшьләр үзәге белән килешүгә кул куелды. Әлеге килешү нигезендә без Ижауда «Татар балалар лидерлары мәктәбе»н оештыра алабыз. Әлеге чара шушы арада үткәрелер дип уйлыйм.
Тулаем алганда, фестивальдән бик күп хисләр белән кайттым. Без башка төрки халыкларның мәдәнияте турында бик аз беләбез икән. Алар белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырганнары өчен фестивальне оештыручыларга бик зур рәхмәт.
Гөлфия Әхтәмова, “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе,
Ижау шәһәре.




