Камбаркада — “Уникенче җәй”
27 август — Россия киносы көне
Киносөючеләр Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә “Идел-Идел” легендар комедиясе, “Малярлар”, “Бухты-барахты” кинолары төшерелгәнен хәтерлидер әле. 2007 елның җәендә Камбарка районында яңа “Үзәк” стадион ачыла һәм Шолья авылында маҗаралы нәфис фильм төшерелә. Тәүге исеме “Мишка Каверзинның маҗаралары” булса да, ул “Уникенче җәй” исеме белән дөньяга чыга. Аны Екатеринбург шәһәренең танылган “Снега” исемле кинокомпаниясенең режиссерлары Павел Фәттахетдинов һәм Андрей Титов төшерә. Төп геройлар — 11 яшьлек Мишка Каверзин (Иван Тушин), 10 яшьлек Катя (Анна Келина). Фильмда геройларның чын әниләре, Мишканың иптәшләре — игезәкләр Сашек һәм Ванек (Яков, Арсений Гуриннар 11 яшь), иң яшь артистка булып 4 яшьлек Даша Гущина әбисе Лариса Шакирова белән уйный.
Кино төшерү өчен урынны Чиләбе, Пермь өлкәләреннән, Башкортстаннан, Сарапул районыннан эзлиләр. Ләкин иң ошаганы Кама елгасы буена урнашкан Шолья авылы була. Фильмның сюжеты бик гади: ул Россиянең еракта урнашкан бер авылындагы тормыш, чиста балачак мәхәббәте, дуслык турында. Фильмны төшергәндә вакытлыча вертолет, катер, “Волевой” атамалы паром, лесовоз, асфальт салучы җайланма кулланыла. Киноны Дачный урамындагы 5, 6 санлы йортларда төшерәләр. Авыл кешеләре дә массовкаларда бик теләп катнаша.
Фильмда Мишка һәрвакыт каядыр йөгерә, әтисен автобазадан каршылый, чөнки әтисе анда машина йөртүче булып эшли. Елгага иптәшләре белән су коенырга, кемнеңдер югалган сәгатен эзләргә, мәхәббәт белән тулган йөрәген басар өчен йөгерә. Аның артыннан әнисенең “Мишка” дип кычкырган тавыш гына ишетелеп, сибелеп кала. Мишка ашыкмый, ул бары тик үзенең 12 нче җәен яшәргә ашыга. Зур шәһәрдән үзенең әнисе белән әбисенә кунакка Катя исемле кыз кунакка кайта. Катя күрше малайлары һәм Мишка Каверзин белән бик тиз танышып китә. Билгеле инде Мишкага күрше малае — көндәш барлыкка килә. Фильм азагында алар бик яхшы дуслар булып калалар. Катя сер итеп кенә егетләргә әтисенең эшмәкәр икәнен һәм ул монда авыл төзиячәген, биредә “Лас-Вегас” булачак дип хәбәр итә. Фильм 2008 елда экранга чыга. 2009 елда балалар һәм яшүсмерләрнең XXV халыкара “Золотой лебедь” фестивалендә Гран-при ала, XVII Халыкара “Артек” балалар фестивалендә “Гаиләдә карау өчен иң яхшы фильм” дип табыла.
Миңа, әлеге юлларның авторына, фильмны төшерүдә катнашырга туры килде. Фильмда катнашкан артистларны, кино төшерергә урын эзләүчеләрне озатып йөреп, массовкада катнаштым. Фотокорреспондет буларак, ике көнгә 600 фото төшердем. Менә шундый истәлекләрне яңарттым кино көне унаеннан мин. Әгәр дә инде сез фильмның азагын белергә һәм тагын бер тапкыр гүзәл Кама елгасын күрергә телисез икән, Интернетта “Уникенче җәй” фильмының исемен җыегыз…
Рәзиф Мирзаянов, Камбарка шәһәре.




