Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Кануннар гына сакламый
2.06.2016

Кануннар гына сакламый

Урта гасырда, гомумән, балаларны ач-ялангач калдырмау турындагы кануннарга өстенлек бирелгән. Борынгы Рус дәүләтендә, мәсәлән, XI гасырда Бөек кенәз Ярослав Мудрый тарафыннан кабул ителгән иң беренче кануннар җыентыгы “Русская правда”да түбәндәге матдәләр бар. 94нче маддә: “Әгәр дә гаиләдә ирнең беренче хатыныннан туган балалары була икән, аналарының милек өлеше шушы балаларга күчә. 101 маддәдә: “Ире үлеп, балалары калган хатын-кыз яңадан кияүгә чыкса, аның бөтен булган милке балаларына күчә”. Моннан соң 10 гасыр үтсә дә, милек хакында дәгъвалар әле һаман да кимеми, ә бәлки кискенләшә генә бара. Бүгенге көндә балалар хакында уйламыйча, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы ата-аналар бик күп. Мисаллар китереп үтик.
“Туры эфир” тапшыруында мондый хәлне күрсәттеләр: баласы булган хатын, иреннән аерылып, икенче тапкыр кияүгә чыгарга җыена. Ләкин аның булачак ире: “Миңа синең балаң кирәкми”, — ди. 4 яшьлек баланы әнисендә калдырып, М. кияүгә чыга һәм шуннан соң хәтта баласының хәлен дә белми. Балага 5 яшь тулгач, әби үлеп китә, ә М.ның туганнары ул баланы балалар йортына озаталар, әбинең өен саталар. Шулай итеп, бала әтисез, әнисез, торыр җирсез кала. Аның турында нишләптер, опека һәм попечительство хезмәткәрләре дә белми кала. Ә бала исә бик озак вакытлар яңа мохиткә ияләнә алмый интегә, әнисен, әбисен юксына. Шуннан авырып ук китә. Мондый тапшырулар карагач, йөрәк әрни башлый. “Андый аналарның йөрәк урынында таш микән әллә”, — дип уйлыйсың.
Балаларның хокукларын яклау Европа илләрендә ничек куелган соң? Шул мәсьәләгә күз салыйк. Европада бу өлкәдә “Балалар хокукы” турындагы Конвенциянең эчтәлеге түбәндәгеләрдән гый­барәт: бала туганнан башлап, ата-ана тәр­биясендә үсә. Ата-аналар балаларга эш кушарга һәм таләп итәргә хокуклы. Әти-әнисе рөхсәтеннән башка бала өй­дән чыгып китә алмый. Шулай ук ата-аналар авыр очракларда дәүләт органнарына мөрәҗәгать итеп, хәтта суд аша ярдәм сорарга мөмкиннәр. Әгәр дә балага гаиләдә яшәве авыр була башлый икән, алар шулай ук дәүләт органнарына мөрәҗәгать итә алалар.
Европада никахсыз туган ба­лалар катлаулы хәлдә яшиләр. Аларның аталары алимент түләүгә генә тартылалар, башка вазифалары юк. Андый балаларны “бастарда” дип атыйлар һәм күп кенә очракта алардан көләләр. Шуның өстәвенә, Англиядәге әтисез балалар әтисе йортында яши алмый, аннан милек тә өмет итми. Шундый ук хәл Греция белән Италиядә дә. Башка Европа илләрендә исә (Германия, Франция, Бельгия һ.б.) никахсыз туган бала башка балалар кебек үк әтисенең дә, әнисенең дә милкеннән өлеш алырга да, шулай ук 18 яшькә кадәр алимент алуга хокуклы. Европа илләрендә ата-ананың вазифасына баланы торак урыны белән тәэмин итү дә кертелгән. Бу өлкәдә дәүләт органнары да бала хокукын яклый. Шул ук вакытта бала балигъ булганчы үк үз хокукын яклап, судка мөрәҗәгать итә ала — бу инде бик мөһим мәсьәлә. Ата-ана исә җавапка тартылмас өчен кануннарны бозмаска тырыша.
Бүгенге дөньяның икенче проблемасы — балаларны урлау. Бу коточкыч хәл: балаларны урлап, алар өчен зур күләмдә акча таләп итү, аларны сатып, террорчылар әзерләү, хәтта балаларның эчке органнарын сату кебек җинаятьләр саны арта. Нәкъ гаиләдәге җы­лы мохит, аңлату эшләре алып ба­ру, тәрбияви мәсьәләләргә игътибар итү балада аңлы рәвештә мондый куркынычларга торучанлыкны арттыра.
Узган ел күп­­ме яшь­ләр­не, шул исәп­тән балаларны Рос­­сиядә тыелган ИГИЛ бан­дитлары үз­ләренә тарттылар. Анда эләккән яшьләрнең бик әзе генә хәлне аңлап, кача алдылар (Чечняга көч-хәл белән кайтучыларны телетапшырулар­дан күрсәттеләр). Аллага шө­кер, безнең республикада мондый коточкыч хәлләр булмаса да, сирәк-мирәк күңелне өшеткән хәбәрләр ишетелеп тора. Мәсәлән, Балезинода бер кабахәт ике баланы үтерде, бу җинаять эше шактый озак тикшерелеп, җинаятьче үз җәзасын алса да, балалар бит кире кайт­мый. Кайбер вәхши аналарның яңа туган балаларын чүплеккә ташлау очраклары бар. Бу җинаятьләрне, билгеле, бернинди сәбәпләр дә аклый алмый.
Балаларны яклау турында сүз чыккач, тагын бер проблеманы кузгалтмыйча булмый. Ул да булса, балаларның сәламәтлеге турында. Кызганыч, күп кенә балалар наркотик куллана торган, тормыш мәгънәсенең нәрсәдән гыйбарәт икәнен белмәүче “ата-аналар”дан туалар. Бала табучыларның яше елдан-ел яшәрә. Хәзер инде 13-14 яшьлек балалар да авырга узалар. Минемчә, бу өлкәдә махсус бер канун кабул итәргә кирәк, чөнки тумыштан авыру балалар санын арттыру — үзе бер җинаять бит ул. Андый “аналар”дан туган балаларның кайсысы хәтта 10-11 диагноз белән исәпкә куела.
Балаларга тагын нинди куркынычлар яный? Гаиләдәге диктатура. Кайбер ата-аналар балаларына кычкырып, каеш кулланып, кыйнап акылга утыртырга маташалар. Бу куркыныч хәл. Чөнки бик күп балалар нәкъ шуның нәтиҗәсендә урам баласына әверелә, җинаять юлына баса. Бала өчен компьютер да зур куркыныч тудыра. Көннәр-төннәр буе бертуктаусыз “бөтендөнья тозагында” вакытын үткәргән бала өчен мондый уеннар чиргә әйләнә. Димәк, без яки әби-бабайлар, ата-аналар балаларыбызны явыз кешеләрдән, төрле зыянлы уеннардан сак­ларга, якларга тиеш. Үзебез балаларны яхшы тәрбияләсәк, картлык көнебездә алар безне тәрбияләрләр.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.