Карга боткасы
Май бәйрәмнәрендә Кияс районында яшәүче милләттәшләребез Карга боткасына җыелды. Милли йолабыз булып сакланган бәйрәм башта Байсар, аннан Тауҗамал авылында үтте.
Тауҗамалга иртәнге якта ук барып җиттем. Бу вакытта инде чиләк-савыт тоткан бер төркем балалар өйдән-өйгә кереп, йомырка, ярма җыеп йөриләр иде. “Бал-май, күкәй син бир, түтәй…” Балаларның саф татар телендә әнә шулай кычкырып, йолаларны яңартулары сөенечле иде. Мүшәк авылы клубының сәнгать җитәкчесе Мөнзилә Лазавая: “Балалар бәйрәмне көтеп алалар. Ботка ашар өчен генә түгел, авылны әйләнеп чыгып, әйбер җыю күңелле бит аларга”, — диде.
Балаларга өлкәннәр дә кушыла. Кемдер бер дистә йомырка, икенчеләр ярма алып чыкты. “Яшь чакта үзебез дә шулай йөрдек бит. Хәзер бу гореф-гадәтне балалар саклый. Моңа бик сөенәбез. Менә йорттагы эшләрне бетерәбез дә ботка ашарга барачакбыз”, — диделәр олы яшьтәге апа-абыйлар.
Чыннан да, учакка аскан ике зур казанда ботка әле пешеп тә җитмәде, авыл халкы җыела башлады. Аларга күңелсезләнеп утырырга вакыт булмады, бәйрәмне оештыручылар борынгы уеннарны яңартып, халыкны җанландырып алдылар. “Карга боткасын ел да үткәрәбез. Элек аны әбиләр пешергән, хәзер менә без, сәнгать җитәкчеләре, үз өстебезгә алдык. Максатыбыз: аны әби-бабайларыбыз үткәргән кебек оештыру. Борынгы уеннарны яңарту, такмакларны, халык җырларын башкару шуның ачык мисалы”, — дип сөйләде бәйрәмне оештыручыларның берсе, Тауҗамал авылы клубының сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Илалетдинова.
Өлкәннәрдән әлеге бәйрәмнең биредә кайчан үткәрелә башлавы белән кызыксындым. Әби-бабайлар сөйләвенчә, 1970нче елларда Тауҗамалга су басу куркынычы янаган Кызыл Сука авылы күченеп килә. Борынгы бәйрәмне дә нәкъ менә шушы авыл халкы алып килгән инде.
Карга боткасын Кияс районындагы тагын бер татар авылында Байсарда да үткәргәннәр. Тәҗрибә уртаклашу, аралашу, дуслыкны ныгыту, милли хәрәкәтне җанландыру максатыннан, соңгы 4 елда бирегә башка районнардан да милләттәшләребез килә икән. Узган елларда Сарапул районының Дулесево авылы, Уральский поселогыннан кунаклар килгән. Быел Юкамен һәм Каракүл районыннан милләттәшләребез килеп, бергә бәйрәм иткәннәр. “Мондый орчашулар бик кирәк. Без чишмәгә төшеп, су алып кайту йоласын яңарттык, Байсардагы музей белән таныштырдык. Кара-каршы җырлап, биеп күңел ачтык”, — дип сөйләде бәйрәмне оештыручы, милли активист Мәсгүдә Бәхтиева.
Кияс районындагы милләттәшләребезнең телебезне генә түгел, ә йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклавы, аны яшь буынга тапшыру өстендә эшләүләре мактауга лаек. Хәзер кияслылар тагын бер милли бәйрәмебезгә — сабантуйга әзерләнәләр.
Эльвира Хуҗина.




