Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Кардәшлекне саклыйк
12.03.2014

Кардәшлекне саклыйк

Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбызны, Пәйгамбәребез Мө­хәммәткә салават һәм сәлам­нәребезне җиткерәбез. Тәкъ­ва бәндәләрдән булып яшәргә тырышыйк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне дә тәкъ­валык сыйфаты бе­лән бизәсә иде.

Аллаһы Тәгалә Коръәни -Кәримдә: “ Мөэминнәр бер-берсенә кардәшләрдер”, — ди.
Үткән заманнарга әйләнеп карасак, бик авыр вакытларда да, дин төрле яклап кыс­рыкланып килгәндә дә Ижауда мәхәллә эш­ләп килде. Мәчет эшләде, гыйбадәтләр кылынды, бәйрәмнәр уздырылды. 1987-1989 елларда Дәүләттә үзгәрешләр булгач, мәчеткә йөрүчеләр саны артты. 1991 елны балалар төркеменә генә 300 кеше дини укуларга килде.
Тарихка тукталуым юкка түгел. Шул вакытлардан соң безнең кардәшлегебез какшый башлады. Ул елларда мәчеткә яңа килгән кешеләр: “Бу бабайлар дөрес эшләмиләр, монысын дөрес укымыйлар, алар бидгатькә чумганнар”, — дип, ничә еллар динне сак­лап килгән кешеләрдән гаеп эзли башладылар. Ә иске мәчеткә күпме генә кеше йөрде соң? 90нчы еллар башында җомга намазына йөрүчеләр бик аз була. Шуннан соң намаз укырга яңа өйрәнеп килгән кешеләр, башкаларның гаебен эзли башладылар. Бу Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау булды.
Кызганычка каршы, һәр чорда да шундый проб­лемалар килеп чыга. Шайтан бер-берсен күрә алмасыннар, дошманлык артсын өчен сәбәбен гел бирә. Ләкин акыллы мөселманнар бу шайтанны куалар, ә аңламаганнар — шайтанның арбасына утыра.
Аллаһы Тәгалә: “Мө­сел­-
маннарның арасын тө­зә­-
тегез”, — ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) Йәмәнгә үз сә­хә­­-
бәләрен җибә­р­гән вакытта: “Намаз укы­­гыз, зякәтен түләгез, гыйбадәтләр кылыгыз — кардәшләр булырсыз”, — ди. Ә кардәш — ул туганлык дигән сүз. Ни өчен соң без бүгенге көндә: “Бу илдә мөселманнар белән мөселманнар сугыша, бу илдә мөселманнар үзара татулык урнаштыра алмый”, — дигән хәбәрләрне ишетеп торабыз. Моның җавабы үзебезнең мәхәлләләрдә, җәмгыятебездә, арабыз­да. Без үзара берлеккә килә алмыйбыз. Алай гына түгел, бер-беребезне дошман итеп күрәбез, хәтта күрешкәндә исәнләшмибез. Болар ба­­рысы да шайтанның фет­нәсенә бирелү.
Без ниндидер бер мәсьәләдә берлеккә килә алмыйбыз икән, Аллаһы Тәгаләгә сыеныйк. Дөрес, дини мәсьәләләрдә галимнәр үзара элек тә бәхәсләшкәннәр. Һәрберсе үз фикерен яклаган. Ә без кем? Без галимнәр түгел. Димәк, гыйлем ягыннан көчсез була торып, ни өчен үзара низаг чыгарабыз?
Шунысын да әйтеп узарга кирәк: без дөньяда мөселман булып, бер фикердә булган мөселманнар белән генә кардәшләшсәк, бу дин кардәшлеге булмый. Мисал өчен: җанатарлар төркеме бер футбол командасын, икенче җанатарлар төркеме икенче футбол командасын ярата. Ә үзара алар бер-берсен күрә алмыйлар, сугышалар, кычкырышалар. Без дә бер галимнәрне генә яратып, башкаларын тыңламасак, шушы җанатарлар кебек булабыз инде. Мөселманнар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бер-берсен яратырга тиеш.
Җәмәгатьне болгата торган бер-ике кеше һәрвакыт була. Без исә үз чиратыбызда: “Аллаһы Тәгалә аңа тәүфыйк бирсен”, — дип, андый кешегә дә дога кылырга тиеш. Ул мөселманны куарга, аның белән ызгышырга, кагырга кирәкми. Гыйлем ияләре дә, кемдер кычкырса, талашса, ачусыз, йомшак итеп кенә дога кылып җибәрә.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Иман китергән бәндәләр, тәкъва булыгыз. Бу дөньяны мөселман хәлдә генә калдырыгыз”, — дип әйтә. “Фиркаләргә бүленмәгез, бердәм булыгыз”, — ди Раббыбыз. Без бу Аллаһы Тәгаләнең әмере икәнен онытмыйча яшәргә тиеш.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә кардәшлекнең мөһимлеге турында әйтеп тора. Дин кардәшләр синең белән бергә сөенә, кайгырсаң — кайгыра, ярдәм итә. Чын кардәш — ул синең өчен җан атып тора, сине ярата. Ул ниндидер кимчелекләреңә дә карамый. Чөнки идеаль кешеләр булмаганын беләбез.
Бу вәгазь арабыз­дан гаеплеләрне эзләү өчен язылмады. Бу үзебезнең калебләрне чистарту өчен кирәк. “Минем калебемдә берәр мөселманга дошманлык, ачу юк микән? Мин берәр мөселманны күргәч, исәнләшүдән качмыйм­мы?” — дип уйланыйк. Үз калебләребезне чис­тартсак, иншАллаһ, Ал­лаһы Тәгалә безнең якыннарыбызның да ка­лебләрен төзәтәчәк.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.