Карлар бетә, бакча көтә
Аллага шөкер, тагын ямьле язларны каршыладык. Яз җитүгә күңел иләсләнеп, хозурлыкка, иркенлеккә, табигатькә тартыла башлый. Тизрәк бакчага китеп, җиргә якынаясы, тәрәзә төпләрен үсентеләрдән бушатасы килә. Шушы араларда ТНВ каналында “Адымнар” тапшыруын карап, кызыгып утырдым. Татарстанда бакчачыларга ярдәм күрсәтү йөзеннән программа эшли башлаган. Хөкүмәт акчасын да тапкан. Ул бакча юлларын рәтләргә, электр челтәрләрен яңартырга, чүп җыю урыннарын тәртипкә китерергә тотылачак.
Бездә бакчачыларның хәлләре мактанырлык түгел. Бакчаларга йөрүче автобусларны кыскартып бетерделәр. “Пенсионерларны йөртү файдалы түгел”, — дип, ачыктан-ачык әйтәләр. Безне, пенсионерларны, “одуванчики”, “навоз” дип кимсетергә кыенсынмыйлар. Вакытында без дә җәмгыятькә файда китергән кешеләр. Ташламаларны эшләмәгән өчен бирмәделәр. Безнең түрәләр дә берәр вакыт халыкка йөзләре белән борылырлар микән? Безгә, Татарстанга карап, уфтанырга гына кала.
Саҗидә Аширова, Ижау шәһәре.




