Кем өчен кем түли?
Кем өчен кем түли?
Агымдагы елның 1 июленнән 2009 елның 23 ноябрендә кабул ителгән 261нче федераль закон нигезендә кулланылган электр энергиясе өчен исәпләү тәртибе үзгәрәчәк. Хәзер күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үз фатирларында кулланылган электр энергиясе өчен түләүдән тыш, гомумйорт хаҗәтләре (ОДН) өчен тотылган электр энергиясе өчен дә түләргә тиеш булачаклар.
2011 елда «Удмуртэнерго» филиалы үзләренең электр челтәренә ялганган барлык күпфатирлы йортларга счетчиклар урнаштырган. Счетчикларны урнаштыру өчен киткән чыгымнарны әлеге оешма тулысынча үз хисабыннан түләгән. Ничек кенә булмасын, электр энергиясе өчен яңача түләү күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдә ризасызлык тудыра.
«Удмуртэнерго» директоры Юрий Зисман: «Закон бар икән, аны үтәргә кирәк. Йорт хаҗәтләре өчен тотылган электр энергиясе өчен түләүдән качып булмаячак. Счетчиклар күрсәткече буенча түләү электр энергиясенә сакчыл караш тудыру максатыннан булдырылды. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр счетчик күрсәткечләре буенча күпме түләргә кирәклеген генә түгел, электр энергиясенең кайда законсыз тотылуын, кайда кирәкмәгәнгә януын ачыклый алалар. Моңа кадәр электр энергиясен законсыз кулланган кешеләр хәзер электр энергиясен «Удмуртэнерго»дан түгел, ә күршеләреннән урлаячаклар булып чыга. Квитанцияләрдәге йорт хаҗәтләре (ОДН) өчен исәпләнгән сумманың зурлыгы күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдә шик уятырга һәм моның сәбәпләрен эзләүгә этәрергә тиеш. Сезгә күрше-тирәдәге киоск-лареклар, реклама щитлары, төзекләндерү-төзү эшләре алып баручылар кулланган электр энергиясе өчен дә исәп-хисап кәгазе килүе мөмкин. Андый очракта йортта яшәүчеләр идарә итүче компания һәм «Удмуртэнерго» вәкилләре белән берлектә тикшереп, шул тикшерү нәтиҗәләре буенча яңадан исәпләү уздырырга тиешләр», — дип аңлатма бирде.



