Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Кече Парҗыда — «Туган авыл» фестивале
3.07.2014

Кече Парҗыда — «Туган авыл» фестивале

Глазов районында дүртенче тапкыр “Туган авыл” фестивале узды. Элекке Кече Парҗы авылы урынында оешкан фестиваль җыр-моң яратучыларны, тумышлары белән шушы авылдан булган милләттәшләребезне җыйды. Бәйрәм алдыннан Татар Парҗы авылы имам хатибы Кәрим Гыйльман бер төркем аксакаллар белән зиратта әрвахларга дога кылдылар, соңыннан элекке авыл урынында тәкъбир әйттеләр.

Табигать кочагына сыенып урнашкан Кече Парҗы авылы урыны сагынып та кайтырлык икән шул. Биек калкулыкка менеп баскач, Глазов районының иге-чиге күренми. Ә аландагы аллы-гөлле чәчәкләрнең күп булуына ис китәрлек. Алардан килгән хуш истән баш әйләнә. Тик кызганыч, челтерәп аккан чишмәсе, 60 хуҗалыгы булган әлеге авылның гомере кыска булган. Ул бары 118 ел гына яши алган. Авылны 1975 елда иң соңгы кеше булып Ади Идрисов ташлап киткән. Авыл урынын чәчү җирләренә әверелдергәннәр. Шулай итеп, Кече Парҗы җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан. Әмма кечкенә генә авылда республиканың горурлыгы булырдай ул-кызлар үскән. Шундыйларның берсе — “Глазов заводлары”ның генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Кәрим Фәттахетдин улы ямьле җәй аенда туган нигезгә авылдашларының җыела башлавы да аның идеясе.
“Бу теләк белән ун ел янам инде. Елдан-ел теләгем көчәйде генә. Ниһаять, фикердәшләрем табылды. Авыл беткәннән соң 35 ел үткәч, безнең беренче очрашуыбыз булды. Җан тартмаса да, кан тарта, дигән әйтем бар бит. Туган нигез һәрвакыт үзенә тартып тора. Кыш көннәрендә дә авыл юлын чистартып, карап торабыз. Чөнки аның чишмә суы бик тәмле. Кыш көне биек тауларында чаңгы шуарга киләбез. Зиратта ел саен зур өмә уздырабыз. Глазовта, Ижау шәһәрендә яшәүче авылдашларыбыз гы­на түгел, Россиянең башка төбәкләрендә гомер кичерүчеләр дә авыл зиратына алып кайтып җирләүне сорыйлар”, — ди Кәрим Фәттахетдин улы.
Имам хатиб Кәрим Гыйльман улы да элекке Кече Парҗы халкының бер сүздә торуларын, өмәләр вакытында 70 ләп кеше җыелуларын, башка авылларга аларны үрнәк итеп куюы турында әйтте.
Фестиваль узган аланда Хәтер стенасы, ягъни авыл тарихын, “Туган авыл” фестивален чагылдыручы баннер урнаштырылган. Бәйрәмгә килгән һәркем иң элек шул баннер янында кайнаша. Чөнки анда авылның 12 буынын эченә алган нәсел агачы ясалган. Моның өчен халык Рәшит Нәҗип улына рәхмәтле. Ул өч ел эчендә Глазов, Ижау һәм Киров шәһәрләренең архивларында казынып, авылның нигез салынган көненнән алып, бүгенгесен чагылдырган мәгълүматларны туплый алган. Узган ел аның авторлыгы белән “Без Кече Парҗыдан” дигән китап та дөнья күргән. “Әлеге китап өчен мин Рәшит Нәҗип улына бик зур рәхмәтле. Безнең онык­ларыбыз нинди нәселне дәвам итүләрен белеп үсәргә тиеш. Без моның өчен Рәшит Нәҗип улына рәхмәтле” — ди Удмуртия Республикасы Президент һәм Хөкүмәт хакимиятенең җитәкче урынбасары Рәшит Газимҗан улы.
Бүгенге көндә авылдашлар очрашуы республиканың төньяк районында яшәүче татарларның мәдәниятен саклау, яшь буынга милли мирас итеп калдыру максатыннан “Туган авылым” татар җыры фестивале буларак уздырыла. Быелгы фестивальгә Ижау шәһәреннән, Глазов, Балезино, Юкамен районнарыннан 30дан артык катнашучы килгән иде. Алар “Балалар арасында нәфис сүз остасы”, “Татар халык җыры”, “Ансамбльләр һәм дуэтлар” номинацияләрендә көч сынаштылар. Кистем авылыннан килгән Альберт Тютин фестивальдә дүртенче тапкыр катнаша икән. “Бәйге үз өстеңдә эшләргә, тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә. Җырны үзебезгә башкарырга җайлысын һәм тамашачыларның күңелләренә хуш килердәен сайлыйбыз”, — ди ул.
Иң авыры ахырда, чыгыш ясаучыларга бәя биргәндә булды. Хөкемдарлар Арина Болтачева (Засеково), Хәмидә Касимова (Кистем), Алсу Касимова (Падера), Рәисә Абашева (Палагай), Лилия һәм Альберт Тютиннар (Кистем) дуэты чыгышларын җиңүгә лаек дип таптылар.
Фестивальдән соң Кече Парҗы халкы матур гадәт белән канкардәшләр бер табын артына җыелалар икән. Бүгенге көндә, ике туган бер-берсен белмәгән заманда, Кече Парҗылыларның 12 буынны барлый алулары һәм буын җепләрен өзмичә саклый алулары таң калырлык.

Рилия Закирова.