Кешелеклелек милләткә карап бәяләнми
Безнең татар халкы элек-электән хезмәт сөючән, тырыш, чиста-пөхтә булуы белән аерылып тора. Бәлки шуңа да, татар кызлары-егетләренә чит милләттән булганнар бик еш гашыйк була, аларны үз парлары итәргә телидер дә. Мондый катнаш никах коруны газета-журналларда бик еш тәнкыйтьләп язсалар да, бәлки үзем совет заманында яшәп, партия тәрбиясен тоеп яшәгәнгәдер дә, мин алар белән килешеп бетмим. Безне милләтара дус, бергә, кулга-кул тотынышып яшәргә өйрәттеләр. Шулай тәрбияләндек тә, русы, татары, удмурты – бергә уйнап үстек. Беркайчан да, «син — татарин» дип читкә этәрүче, кыерсытучы булмады.
Ходайның бар галәмдә бер икәнен онытып, мин дин турында күп беләм дип, башка милләтләрне кяфер итеп карау, санламау нигә китерә соң? Милләт аеруыбыздан ни файда? Төрле милләттән булулары сәбәпле, әти-әниләре каршы килеп, кавыша алмыйча аерылган парлар һәм чәлпәрәмә килгән язмышлар күпме! Күптән түгел шундый аянычлы хәл турында ишетү мине бик тетрәндерде.
Кыз белән егет бер-берсенә мәктәп бусагасыннан гашыйк булып, бик озак яратышып йөриләр. Башта бу хакта кызның әти-әниләре белми. Кыз институтның соңгы курсында укыганда кызларының башка милләт кешесе белән очрашуы хакында хәбәрдар булалар. Әлбәттә, кыз әти-әнисенә рус егете белән йөрүе ошамаячагын алдан сизә. Тик вакыты җиткәч, якыннары аны аңлар һәм аларга бергә булырга ризалык бирер, — дип өметләнә. Бу хакта егетенә сөйләп биргәч, егет ислам динен кабул итәргә каршы түгеллеген белдерә.
Көннәрдән беркөнне ул аны әти-әнисенә күрсәтер өчен кунакка чакыра. Әти-әнисе егетнең акыллы, белемле, чибәр булуын күреп, аны читкә этәрмәсләр, дип уйлый. Очрашуның бик кискен борылыш аласын күз алдына да китерми ул. Рус егетен таныштырырга алып кайтуны бигрәк тә әнисе ачулы каршы ала. «Без кызны синең өчен үстермәдек! Моннан соң бездә эзең булмасын! Аның турында оныт», — дип, егетне өйгә уздырмыйча, шапылдатып ишекне ябып кала.
Егет мондый хәл булуын көтмәгәнлектән коелып төшә. Кулындагы чәчәкләрен кар өстенә ташлап калдырганын үзе дә тоймыйча, машинасына утырып, өенә таба юнәлә. Алга таба үзенең ни эшләвен үзе дә аңлап бетми күрәсең, кулына бау алып үз куллары белән үз гомеренә нокта куя…
Улын тәрбияле итәргә, югары белем бирергә бар тырышлыгын салган, башкалар алдында ким булмасын, дип хәтта кредитлар ала-ала машинасын да алырга ярдәм иткән ата-ананың балаларын кеше булдым дигәч кенә югалту ачысын нинди сүзләр белән генә әйтсәң дә аз. Башка милләттән булганы өчен генә егет шундый язмышка лаек булды микәнни ул дигән сорау туа? Кемдер бу фаҗигане очраклы булу белән аңлатыр. Кемдер, бәлки тәкъдире шулай булгандыр, дияр. Ни генә булмасын, егетне кире кайтарып булмый. Ә яшьләр мәсьәләсенә килгәндә, минем уйлавымча, ата-ана баласын үзе теләгәнчә тәрбияләргә, аны укытырга, аң-белем бирергә генә тиеш, ә үсеп җиткән бала өчен ниндидер карар кылырга, аңа аяк чалырга бернинди дә хакы юк.
Раил Разов, Ижау шәһәре



