Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кеше матур эше белән
18.08.2016

Кеше матур эше белән

917

1940 елда Сарапул шәһәрендә авиакомпрессорлар, үзе кабына торган җайланмалар эшләп чыгара торган 284 санлы завод төзелә башлый.1941 елда сугыш башлангач, “Лепсе” исемендәге Мәскәү авиация заводының бер өлешен Киров шәһәренә эвакуациялиләр. Калган өлешен ваклап, Томск, Сарапул шәһәрләренә, Себергә күчерәләр. 1942 елда Сарапул шәһәрендә төзелеп бетмәгән заводка Мәскәүдән беренче корылмалар, Киров, Мәскәү, Ленинград шәһәрләреннән кадрлар килә башлый. Кешеләр Кама елгасы буйлап, тимер юллар аша Сарапул шәһәренә агыла. Кайберләре дошман уты астында, бомбалауга эләгә-эләгә Мәскәүдән Сарапулга берәр ай килә.1942 елның 15 маенда хәрби заводка әйләнгән заводта беренче станок эшли башлый. Шул ук елны әлеге заводта эшләп чыгарган чималларны тарату өчен транспорт цехы төзелә. Машина-атлар паркы, сарай, тимер юл тармагы, самолет төшәр өчен урын төзелә.
Әлеге язманы әзер­ләгәндә, яшьләр бе­лән әң­гәмә корып: ”Сез бү­генге көндә заводка эшкә барыр идегезме”, — дигән сорауга җавап эзләдем. Заводта эшләүне алар — план үтәү, акча бирүдә тоткарлык, көн буе басып тору, авыр эш дип күз алдына китерәләр икән. Ә бит гомер буе заводта хезмәт куйган кешеләр бездә бихисап. Яшьлекләре заводта үткән буын бүген дә әле сафта. Чираттагы очрашуыбыз нәкъ шундыйларның берсе “ЭГЗ-Авто” җәмгыяте җитәкчесе Илһам Фәррахов белән булды. Җитәкче кешенең эш иртәсе ничек башлана? Бертуктаусыз телефон шалтырый, имза алырга дип әледән-әле юлга чыгучы шоферлар ишек шакый. Әнә шулай ыгы-зыгы белән башланды Илһам Фәрраховның эш көне мин килгән көнне.
Абруйлы җитәкче Сарапул механика техникумын, Казан авиация институтын тәмамлаган. Институт каршында хәрби кафедраны тәмамлап, капитан дә­рәҗәсе алган. 1984 елдан Сарапул электрогенератор заводында инженер-конструктор булып эшли башлый. 1997 елда “ЭГЗ-Авто” җәмгыятенең башкаручы җитәкчесе итеп билгеләнә. 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр әлеге оешманың җитәкчесе. Әлеге оешмага килеп керү белән биредә дилбегәне кулында нык тота торган җитәкче эшләгәне күренеп тора. Бөтен җирдә тәртип, чисталык. Моны Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Удмуртия Республикасы сәнәгать һәм транспорт министрлыгының Мактау грамоталары, Удмур­тия Республикасы транспорт тармагының атказанган хезмәт­кәре исемнәре дә раслый.

— Сезнең язмыш Сарапул шә­һәре, завод белән турыдан-туры бәйләнгән. Нәсел тамырларына күз салсак, алар кайда барып тоташа?
— Мин Менделеевск районы Камай авылында дөньяга килгәнмен. Әлеге авыл — җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның да туган авылы. Бер елдан соң без Әгерҗе районына күчеп киткәнбез. Әнием гомер буе фельдшер-акушер булып эшләде. Тирсә, Тоба, Наҗар, Биектау, Иж-Бәйки авылларына хезмәт күрсәтте. Ул вакытта юллар булмаганлыктан, авырулар янына велосипед белән чыгып китә иде. Әтием гомер буе авыл хуҗалыгы идарәсендә ветеринар булып эшләде. Бүгенге көндә әти-әнием Әгерҗе районы Мордывый авылында яшиләр. Сарапул шәһәренә институттан соң җибәрделәр. Әти-әниләрем торган җиргә якын булгач, икеләнеп тормадым, бирегә кайтып, тормыш башладым.
— Сарапул электрогенератор заводы һәм сез! Бу ике сүз аерылгысыз…
— Үзем генә дә түгел гаиләм белән барыбыз да әлеге заводта хезмәт куйдык һәм куябыз. Балалар да каядыр читкә китәргә ашкынмадылар, биредә төпләнделәр. Язмышыма рәхмәтлемен, кеше кайда гына эшләсә дә, хезмәт яратырга тиеш бит. Хезмәт аша гына нәрсәгәдер ирешеп була. Бүгенге көндә “ЭГЗ-Авто” җәмгыяте — аягында нык басып тора торган оешма. Хезмәт куючы 130 кеше арасында яшьләр дә, тәҗрибәле, озак еллар эшләүче машина йөртүчеләр дә күп. 1997 елда Сарапул электрогенератор заводының транспорт цехы “ЭГЗ-Авто” исеме астында, юнәлешен үзгәртмичә мөстәкыйльлек алып аерылып чыкты. Без Россиянең төрле шәһәрләренә завод чыгара торган чималны ташыйбыз. Бүгенге көндә биредә 100дән артык техника бар. Җиңел һәм йөк машиналары, тракторлар, краннар, куркыныч йөкләрне йөртү өчен машиналар, автобуслар — барысы да халыкка хезмәт күрсәтә. Төп клиент — Сарапул электрогенератор заводы, Сарапул, якын-тирәдәге шәһәр-район оешмалары. Бөек Җиңү бәйрәме парадында, Сабантуй бәйрәмендәге күргәзмәләрдә безнең ретро машина­лар­ һәрвакыт сафта. Эш белән генә яшәмибез, спортка, мәдәнияткә зур игътибар бирәбез. Үзебез дә катнашабыз, ярдәм дә итәбез. Моның мисалы: күптән түгел булып узган авыл спорт уеннары. Гомумән, тулы сулыш алып яши дип әйтер идем мин үзебезнең оешма турында.
— Сез узган ел Сарапул шә­­һәренең 1 санлы Төньяк ок­ругы буенча депутат булып сайландыгыз. Аз гына вакыт эчендә башкарган эшләрегез дә шактый, чишелмәгән мәсьә­ләләр дә күптер.
— Әлеге округка — Дубровка, Дуб­ровка — 2, Гудок, Гудок — 2 микро­районнары, Западный поселогы, Котовка авылы керә. “ЭГЗ-Авто” җәмгыяте моңа кадәр дә әлеге нокталарга, кул астында техника булгач, ярдәм күрсәтә иде. Чөнки без халыкка ашыгыч ярдәм кебек кирәк. Мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Халыкның бүген төп проблемалары: юл, су, газ. Эшләгән эшләребез шактый. Мохтаҗлыкта яшәүчеләргә утын тарату, кыш көне юлларны кардан чистарту, су кертү — барысын да әкренләп эшләргә тырышабыз. Западный поселогында Павлик Морозов урамын төзекләндердек. Чишелмәгән мәсьәләләр, әлбәттә, күп. Безнең шәһәрдә халык: “Капкадан соң минем биләмә түгел”, — дигән фикер белән яши. Чис­талыкка, чәчәкләр утыртуга игътибар аз. Гудок микрорайонында тар урамнарга зур йөк машиналары куялар, шунда ук балалар уйный. Яшәү зоналарында куркынычсызлык билгеләре юк. Газлаштыруга килгәндә, шәһәр түрәләренә селкенергә кирәк. Чөнки бөтен нәрсә акчага килеп терәлә.
Ел саен “Яңарыш” газетасын яздырып, Гудок микрорайонында яшәүче өлкән яшьтәге милләттәшләребезгә бушлай та­ратучы милли җанлы җитәкче әнә шулай Сарапул шәһәре өчен янып-көеп яши. Мондый җитәкчеләр хөрмәткә лаек! Бүгенге көндә әти-әнисе яшәгән Әгерҗе районы Мордывый авылындагы һәйкәл дә аның ярдәме белән төзелгән. Булдыклы җитәкченең рухы да бай. Өстәлендә Чыңгыз ага Мусинның китаплары ята. Ә рухы бай кешенең яшәеше дә, үзен башкалар белән ничек тота белүе дә, тормышы да башкаларда бары тик олы хөрмәт кенә уята.

Рәфилә Рәсүлева.