Кеше ничә яшьтә картая?

Телевизордан «Кара-каршы» тапшыруын карап утырам. Пенсионерлар тормышы, картлык турында. Алып баручы Рамил Төхфәтуллин елмаеп кына өстәл артындагыларга сорау бирде:
— Бүгенге көндә ничә яшьтәге кешене карт дип әйтә алабыз?
Үзенә генә хас үткенлек, өлгерлек белән Исламия ханым Мәхмүдова:
— Бер сиксән яшьтә инде, — дип әйтеп куйды.
Бәлки, бу җавапны элегрәк ишеткән булсам, артист бу сүзләрне көлеп кенә әйтә торгандыр дип уйлар идем. Әмма бу сүзләр нәкъ вакытына туры килде. Ни күрсәң — юлда күрәсең, ни ишетсәң — юлда ишетәсең бит. Юл кызыклы язмышлы кешеләр белән дә очраштырып тора. Казан электр поездына утырган кешеләр Казан-Вятка Аланы тукталышлары арасында аллы-артлы сумка асып, пәрәмәч, су, сыра сатып йөрүче олы яшьтәге апаны еш очратадыр. Элегрәк бу усал телле апа белән бик аралашканым юк иде, бу юлы, кеше азлыктан файдаланып, аның белән әңгәмә кордым һәм гаҗәпкә калдым. Сания исемле бу апага сиксән өч яшь икән. Гомере буе тимер юлда проводница булып эшләгән ул. Пенсиясе дә җитәрлек, күпләребез хыяллана да алмый андый пенсия хакында.
— Акча өчен йөрмим, Аллага шөкер, артыгы белән җитә. Балаларым да җитеш тормышта яши. Картым белән тынычлап кына яшисе иде дә. Ияләнелгәндер инде, шул тимер юл тарта гына бит үзенә. Көн саен эшкә баргандай чыгып китәм, балаларым да, картым да башта бик каршы иделәр, хәзер шунсыз яши алмавымны белгәч, сүз әйтмиләр.
— Юлда төрле кеше очрый, куркыныч түгелме? — дигән соравыма Сания апа:
— Ходай ярдәменнән ташламый, начар кешеләр очраганы юк, мин үзем дә гомер буе юлда эшләгәнгә, кеше белән уртак телне тиз табам, аннан соң усаллыгым да бар, — диде.
Сиксән өч яшьлек апаның тәртипсез әзмәверләрне акылга утыртканын күз алдыма китереп, елмаеп куйдым. Сания апа да үзенең арттырып җибәргәнен сизде бугай, тынып калды. Тукталышына җитеп килә иде, бушап калган сумкаларын җилкәсе аша салып, җил-җил атлап вагоннан чыгып китте. Бу картаю белмәс апа артыннан сокланып та, көнләшеп тә карап калдым. Ходай безгә дә шундый сәламәтлек бирсен иде.
Әллә көне шундый булды инде. Сания апаны озатуга яныма өлкән яшьтәге икенче бер ханым килеп утырды. Безнең сөйләшүне тыңлап барган һәм үзе дә сөйләшүгә сусаган булган, ахрысы. Җитмеш биш яшьлек Кәримә апа Пензадан үк килә, Казанда электр поездына күчеп утырган. Аңа кадәр базарга кереп, уллары-киленнәре, оныкларына, сумка тутырып, бүләкләр җыйган. Әле алай гына да түгел, Пензадан ук бал, үзе ясаган кайнатмалар салынган банкалар, тәмле кәнфитләр белән шыплап тутырылган зур сумка да алган. Янында авылдан авылга сату белән йөрүче үзбәк хатыннарыныкыннан һич тә кайтыш булмаган зур-зур ике сумка басып тора. Юри генә тотынган идем, чак күтәрдем. Ә ул елмаеп карап тора. Болар бит Ленинград блокадасын кичергән җитмеш биш яшьлек карчыкның Ижауда поезддан төшеп, вокзалда кунып, иртән иртүк автобус белән Чаллыга күтәреп китәсе йөге. Ә ул һич борчылмый, авырсынмый елмаеп тора: ул бит балаларын сөендерәчәк. Бу картаю белмәс карчыкка да сокландым мин. Әлеге сиксән өч һәм җитмеш биш яшьлек апаларны карчык дип әйтергә ничектер тел дә әйләнми.
Тукаебыз әйтмешли, сүз башым Шүрәле иде бит әле. Рамил әфәнде соравына җавабым шул: сиксәнне узып киткән апалар да картаерга — әби булырга ашыкмыйлар икән. Димәк, яшьтә түгел икән хикмәт, холык-фигыльдә һәм хәрәкәттә икән бәрәкәт.
Розалия Кәримова, Яңа Авыл



