Кием дә тәрбияли
Кайчандыр бар мәктәпләрдә укучылар өчен бердәм форма кию кертелгән иде. Үзгәртеп кору башлангач, укучылар ни тели, шуны кия башладылар. Мәктәптә кием бик нык чуарланды. “Байлар” һәм “ярлылар” барлыкка килде. Тәрбия өлкәсе дә аксый башлады. Шуны аңлапмы, соңгы елларда киредән бердәм форма киюгә кайттык. Ни генә әйтсәң дә, кием дә балаларны тәртипкә өйрәтә, бер кысага кертә. Күпчелек укучылар да, әти-әниләр дә уңай бәяләде бу үзгәрешләрне. Тикмәгә генә чыгарылыш кичәләренә элеккеге мәктәп формасын киеп килүчеләргә барысы да сокланып, көнләшеп карамаганнардыр… Кызларыбыз ул формаларны бик кадерләп тота башладылар. Хәтта иске формаларны шактый гына акчага сатып бирүчеләре дә табылды. Урамда да форма кигән кызларның тәмәке тартуы кимеде. Укучы икәнеңне барысы да күрә бит!..
Хәзер инде һәрчак күз уңында торган укытучыларыбызны да өлге итәсе иде. Мәктәпкә гардеробында ни бар шуны киеп килү модага кереп китте. Хатын-кыз укытучыларыбыз бары тик чалбар киеп йөри башладылар. Өйдә, бакчада, урманга барганда кисеннәр дә ди. Ә белем йортына… Сентябрь башында төрле мәктәпләрдә булып, шактый гына укытучылар белән очраштым. Укучыларны барлау вакыты булганга, балалары белән әти-әниләре дә килгән иде мәктәпләргә. Ни гаҗәп, кайсы укытучы, кайсы әти-әни икәнен аеру кыенрак икән. Барысы да чалбардан. Элек-электән әйтелмәгән бер кагыйдә яшәп килде: мәктәптә ир укытучы һәрчак костюмнан, галстуктан йөрергә тиеш. Хатын-кыз укытучыларга мәктәпкә чалбар киеп килү тыела иде. Хәзер әллә нинди сылтаулар табып, чалбар кияргә омтыла укытучы хатын-кызларыбыз. Дөрес, мәктәп җитәкчеләре барысы да чын мөгаллимнәрчә киенәләр, ә гади укытучылар өс-башларына игътибарсыз карыйлар. Театр элгечтән башлана дигән күк, тәрбия дә укытучының үзеннән башлана бит! Әйдәгез, моны онытмыйк!
Зәбир Хәлимов,
Яр Чаллы шәһәре.
Ыштанлы тавыклар
Хатын-кызлар турында сүз барганда, гел дә “гүзәл зат” дигән сүзләрне кулланабыз. Ә бу сүзләрне аклар өчен хатын-кыз барлык яктан да үрнәк булырга тиеш. Гаиләдә генә түгел, барлык урында да хатын-кыз үрнәк булсын иде. Минем әйтәсе килгән сүзем гүзәл затларның киемнәре турында. Соңгы елларда күпчелек хатын-кызлар ирләрчә киенеп йөри башладылар. Арабызда: “Телиләр икән, киенсеннәр”, — диючеләр дә булырлар. Ләкин һәрнәрсәнең урыны һәм вакыты бар. Көз айлары җитүгә мәдәният йортларында кичәләр, концертлар башландылар. Мәҗлесләргә җыелабыз. Менә шундый халык күпләп җыелган урыннарга барганда булса да, хатын-кызларыбыз үзләренә килешле булган күлмәк, итәк кисәләр, нинди матур булыр иде. Без үскән вакытта чалбар кигән хатын-кызны күрсәләр, “Ыштанлы тавык”, — диеп көләләр иде. Әбиләребез, әниләребезнең чалбар кию турында уйларында да юк иде. Әйдәгез, аларга хөрмәт йөзеннән мөмкин кадәр чын татар хатыны булып калырга тырышыйк.
Хөрмәтле хатын-кыз!
“Тавык” булма, халык бул.
Нәселеңә, оныкларга
Яхшы яктан үрнәк бул.
Асия Әхмәдиева,
Ижау шәһәре.



