19.12.2018
Кизнерда балалар бакчасы ачылды
19 декабрьдә Кизнерда 160 балага исәпләнгән “Әкият” балалар бакчасы ачылды. Әлеге бакча 80нче елларда төзелгән булган. Соңгы елларда санитар нормаларга һәм таләпләргә туры килмәгәнлектән, ябылуга дучар була. Төзүчеләр әлеге балалар бакчасын тулысынча төзекләндерәләр, стеналарны тышкы яктан җылытып, заманча материаллар белән тышлыйлар. Бакча, яңа таләпләргә туры китереп, заманча җиһазланган, лифт та урнаштырылган. “Әкият” – соңгы елларда Кизнер районында ачылучы дүртенче балалар бакчасы.




