Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Килмешәк булып узган балачагым
12.05.2022

Килмешәк булып узган балачагым

Күңелемне кытыклап йөргән бу теманы язмаларымда күптән күтәрәсем килсә дә, нигәдер җае чыкмады. Күрәсең, үземнең кыюлыгым җитмәгәндер.
Мин өченче класста укыган чагында туган авылымнан 25 чакрым ераклыктагы авылга күченеп килдек. Читтән килгән кешене авылда килмешәк дип атыйлар, шул сәбәпле, санга сукмыйлар. Мәктәптә мине нык кактылар: китап-дәфтәрләремне ерткаладылар, букчамны туп итеп, типкәләделәр, малайлар җыелышып, үземне дә еш дөмбәсләделәр. Класста булган бөтен тәртипсезлекне, дәррәү килеп, миңа сылтыйлар иде. Беркайчан да өйгә кайтып, әти-әниемә бу турыда әйтмәдем. Чөнки безне кырыс итеп тәрбияләделәр. Әләкләсәм, әтидән эләгәсен белә идем. Ул хәзерге ата-аналар кебек, безне өф-өф итеп, яклап йөрмәде. Итагатьле, тәртипле, намус­лы, сабыр холыклы, гадел булуымны, сугыш чукмарларыннан ерак торуымны таләп итте.

Укытучылар да гел миңа каныктылар, уңай якларымны күреп, үсендермәделәр, билгеләрне «3» ледән арттырмадылар. Үземчә бик тырышып укыдым инде. Башкалар кебек дәрес хәзерләмичә мәктәпкә барганым булмады. Шулай да начар укучы, тәртипсез бала дип, коррекцион мәктәпкә җибәрергә маташтылар. «Ул мәктәптә ике һөнәр алыр, тормышта югалып калмас», – дип, әти белән әнине үгетләп, ризалаштырдылар. Алтынчы класс­та укыган чагым иде. Гаделсезлеккә түзмичә, үземне яклауларын, ярдәмчел мәктәпкә җибәрмәүләрен үтенеп, мәгариф министр­лыгына хат яздым. Тәвәккәл булганмын инде. Ишеттеләр бит мине Казанда. Мәктәпкә вәкилләр килеп, төрле фәннәрдән белем дәрәҗәсен тикшерделәр, барлык сорауларга дөрес итеп җавап бирә алдым. «Ничек шушы баланы икенче мәктәпкә җибәреп була», – дип, укытучыларга шелтә белдереп, минем күңелемне күтәреп киттеләр. Бу вакыйгадан соң, хәлләр уңай якка яхшырды.

Укытучылар киләчәктә мине югары белемле белгеч итеп күрә алмадылар. Аларның: «Әтиең кебек тракторчы булырсың инде!» – дип, мине үртәүләре хәтеремдә нык уелып калды. Үземнең башымда башка төрле уйлар булса да, «Кем булырга телисең?» – дип сорасалар, берсүзсез: «Колхозда әтием юлын дәвам итәчәкмен», – дип, җавап кайтара идем.
Гаиләдә беренче бала булгач, миңа гел үз-үземне якларга туры килде. Ләкин гаделсезлек күрсәтүчеләргә карата үч алу теләге миндә беркайчан булмады. Шулай да бик ачуым килгәндә, укытучыларга каршы дәшкәләдем үзе. Кечкенәдән күп итеп китап­лар укыдым, үзем өчен генә рәсемнәр ясадым. Китаплардагы уңай геройлардан матур үрнәк алып, үзем дә аларга охшарга тырыша идем. 5-6 нчы сыйныфларда укыганда ук, үзлегемнән өйрәнеп, фото, кино, техника, машиналар белән мавыга башладым.
9-10 нчы сыйныфларда 5 чакрым ераклыктагы күрше удмурт авылындагы рус мәктәбендә укыдым. Анда да шул хәлләр кабатланды. Бер бәхетсез – гел бәхетсез, диләрме әле? Чыннан да, мәктәп елларында бәхет мине уратып узды шул. Рус әдәбиятыннан иншалар язганда, башкалардан беркайчан да күчермәдем. Гел уйланып, үзем укыган тулы әсәрләргә нигезләп яза идем. Укытучы апа: «Бик матур языл­ган, күчергәнсең, тыныш билгеләрен генә калдырасың, каядыр укыганым да бар бу язманы», – дип әйтеп, гел «3»ле куя килде. Берсендә тикшереп карау нияте белән, мине каршысына утыртты. Язмамны тапшыргач, укып чыкты да: «Тагын күчергәнсең бит. Җавап бирүең йомшак, әмма иншаң әйбәт язылган. Берничек тә алай була алмый. Каршымда утырып, ничек күчерә алдың син? – дип гаҗәпләнде дә, – өтерләре юк, бу юлы «4»ле куям», – дип өстәде. Шулай итеп, рус теленнән ике елга бердәнбер «4»ле билгесен алдым!
Беркайчан гаделсезлеккә, мыскыллауларга үч белән җавап бирмәдем. «Мин беркайчан андый булмамын!» – дип әйтеп, үземне тынычландыра идем. Белемемне арттырырга, баетырга омтылдым. Аек акыл белән яшәп, ирекле көрәш төре буенча спорт мастеры кандидаты булдым, күп төрле һөнәрләр үзләштердем. Иҗат эше белән инде ярты гасыр шөгыльләнәм. ИншәАллаһ, мин бүген дә, пенсиядә булсам да, инженер электроник булып эшлим. Абруем да юк түгел.
Мәктәптә укыганда ук, газета-журналларда минем мәкаләләрем басыла башлады. Заводта эшләгәндә, «Металлист» газетасында күп кенә язмаларым чыкты. Шуларны җыеп, мәктәптә уздырылган очрашуда: «Төрле басмалардан күчереп язган идем боларны», – дип, укытучыма тапшырдым. Ул мәлне минем ишарәне аңламады. Соңыннан төшенеп, гафу үтенде.
Истә калган сыйныфташым турында да әйтәсем килә. Ерак авылдан килеп, интернатта торган Фәрит минем белән бер партада утырды. Артык йомшак холыклы, кыюсыз, басынкы, бик тә тыныч үсмер иде. Аңа бер дә көн күрсәтмәделәр: төрлечә көлделәр, мыскылладылар. Үзе дә «3»легә укыды, хәтта физкультурадан да. Класс җитәкчесе мәктәпне тәмамлаганда: «Кая барасың?» – дип сорагач, инженер-механикка укырга теләген белдерде. «Син нәрсә, безнең мәктәпкә тап төшерергә уйлыйсыңмыни?» – дип, гел ачуландылар аны.
Хәзер классташлар белән аралашкан чагында күпләр аның кем икәнлеген дә хәтерләмиләр. Ә мин беләм: аның белән сөйләшеп, киңәшләшеп торабыз. Фәрит мәктәпне тәмамлагач, үз тырышлыгы, үҗәт­леге белән авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, агроном булып чыкты. Аннан соң 10 ел эшләгәч, аны Ижау тирәсендәге алдынгы совхоз җитәкчесе итеп билгеләделәр. Ул җитәкләгән совхоз Россия күләмендә алдынгылардан саналды.
Һәр кешенең якты дөньяда үз сукмагы, үз юлы, үз көне, үз моңы, үзе генә белгән уй-хыялы була. Сынаулары да төрле. Кемдер аны җиңә, кемдер җиңелә. Күңелләребез дә төрле-төрле шул безнең: кемнекедер дәрья кебек киң, кемнекедер бик тар. Укытучылар да күчеп килгән балаларга игътибар итсеннәр иде. Балалар мактауга, ярдәмгә бик мохтаҗ бит.
Чыннан да, гади һәм тырыш авыл баласы сикәлтәле язмыш сукмагыннан атлаганда, күп авырлыклар кичереп, зур чыныгу ала. Белемгә омтыла, тормышта сынала, аңа яраклаша. Авырлыклар белән яуланган белем һәркемгә бәхет, канәгатьләнү китерә. Андыйлар тормышта якты эз калдыра.

Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.