Киләчәк буын өметле
Бүген яшьләр арасында эшмәкәрлек, үз эшләрен башлап җибәрү, проектлар язу, яңа идеяләр белән янып йөрүчеләр күп. Сәләтле яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеген булдыру өчен дәүләт тарафыннан төрле форумнар даими үткәрелеп тора. 17-25 июнь көннәрендә Самара шәһәрендә үткәрелгән Идел буе федераль округының “Iволга-2015” исемле яшьләр форумында Удмуртиядән милләттәшебез Альмира Батыршина «Яңа офыклар ачканда” проекты белән катнашты.
Форумда катнашучыларны җәмгыятьне, тормышны уңай якка үзгәртү теләге берләштерә. Проектларның юнәлешен сайлаганда исә яшьләргә бернинди чикләүләр куелмый. Алар икътисади проектларны да, социаль проектларны да тормышка ашыра ала. Әлеге форумның Альмира катнашкан “Игелекле буын” сменасында барлыгы 250 проект тәкъдим ителеп, шуның 17 се федераль дәрәҗәгә үтә. Альмира язган проектның максаты — яшүсмерләрнең авыр тормыш ситуациясенә җайлашуы, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итү. Альмира әлеге проект нигезендә үзенең курсташлары, волонтерлар белән берлектә Ижау тәрбия колониясендә төрле чаралар — “Әниләр көне”, “Сәламәт гаилә”, ”Сәламәтлек көне” акцияләре, “Минем карьерам” эшлекле уены, “Батырлык” дәресләре үткәрәләр.
“Мин әлеге колониягә беренче курстан ук барып йөри башладым. Ләкин миңа колониядәге яшүсмерләр белән аралашырга рөхсәт бирмәделәр. Ниһаять, рөхсәт алгач, мин укытучым Светлана Даньшина белән проект өстендә эшли башладым. Чаралар үткәргәндә һәрвакыт, рухи яктан да, акча белән дә тормыш иптәшем булышты. “Республика байлыгы-2015” яшьләр форумында минем проект финалга үтте. Самарада үткәрелгән форумда җиңү яулый алмагач, күңелем төшкән иде, ләкин Удмуртия Дәүләт Советында җитәкчеләр белән очрашуда миңа әлеге проектны тормышка ашырырга булышачакларын белдерделәр”.
Бүгенге яшьләр белән сөйләшү кызыклы, чөнки алар күп төрле тирәнтен белем алалар. Алар белән әдәбият, музыка, дин турында да кызыклы әңгәмәләр алып барырга була. Яшьләр мөстәкыйль, актив, тормышчан, башкаларны кабатламаска тырышалар. Альмира да нәкъ шундый!
Тормышта үз юлыңны табу, биеклеккә омтылу, куйган максатыңа ирешү — болар бүгенге яшь буынның алдагы көнгә яшәү кыйбласы.
“Әти-әнием, нәнәй, энем Марат Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә бик дус гаилә булып яшиләр. Әти-әниләрем эшкә уңган. Үз йортыбыз булгач, һәрвакыт нәрсәдер үзгәртәбез, төзибез. Элек “Ник гел эшлисез?” — дип тирги идем, хәзер аңлыйм инде, хезмәт куйсаң гына бу тормышта зур уңышларга ирешеп була. Әти-әниебез безгә әйбәт тәрбия бирде. Мин аларга чын күңелемнән рәхмәтле. Энемне бик яратам, ничә яшькә җитсә дә, ул миңа кечкенә малай кебек. Быел ул да Удмурт Дәүләт университетына укырга керә. Ижау шәһәре миңа бик ошый. Алга таба биредә калып, яшьләр белән эшлисем килә”.
Альмира — Удмурт Дәүләт университетының “Социаль коммуникацияләр” факультетының “Яшьләр белән эшне оештыру” бүлеген тәмамлаган белгеч. “Иман” татар яшьләре оешмасы өчен бер дигән табыш!
Бар әле милләтнең киләчәге. Ул киләчәкне менә шушы “түгәрәк башлы” интеллектуаль яшьләр тәэмин итәчәк.



