Киләчәк бүгеннән башлана
Мәктәптә укыганда миңа төгәл фәннәр, бигрәк тә математика бик ошый иде. Әмма мәктәпне тәмамлаганда математик булу бик дәрәҗәле һөнәр булып тоелмады. Шуңа күрә ныклап икътисадчы булырга хыялландым. Университетка керү имтиханнарын уңышлы тапшыру өчен УдДУга әзерлек курсларына йөри башладым. Ә белгечлек сайлар вакыт җиткәч, күзем “Математикада икътисад ысуллары” дигәненә төште. Әлеге һөнәрне сайлавыма бүген дә сөенеп бетә алмыйм. Бик дөрес, үземә туры килә торган белгечлекне сайлаганмын, дигән фикердә мин.
Булачак студентларга үзләренә кызыклы булган, теләп башкара торган һөнәрне сайларга киңәш итәм. Югыйсә, уку җәфа чигүгә әйләнәчәк.
Үзеңнең нинди фәннәр күңелеңә ныграк ятуын, нәрсәгә күбрәк һәвәслегеңне аңлыйсың икән, шушы яктан әзерлек эшләре, өстәмә мәгълүмат туплау зыянга китмәс. Миңа математика фәненнән олимпиадаларда катнашу, математик башваткычлар чишү, үземне сынау аеруча кинәнеч, куәт бирә иде. Ә шушы башваткычларны чишү юлларын сөйләү, кемгәдер аңлату ошаганга күрә, югары уку йортында студентларны укыта башладым. Биредә фәнни дәрәҗәң булмаса, эшләүнең мәгънәсе юк. Шуңа күрә дә алдагы баскыч — аспирантурага кереп, укуны дәвам итү булды. Ә укытучы булып ИжДТУда эшли башладым. Бүгенге көндә дә анда эшләвемне дәвам итәм.
Студентлар белән көн дә очрашып, аралашып торгач, дөрес һөнәр сайлау мәсьәләсе минем өчен иң актуаль мәсьәлә булып тоела. Һөнәр сайлауда оттырган да, откан да кешеләрнең мисаллары әйләнә-тирәмдә җитәрлек. Кемнәрнеңдер үзенә туры килмәгән һөнәр сайлап укый алмыйча, көн-төн җәфа чигүен, вакытларын юкка сарыф итүен күреп үзәк өзелә. Мисал өчен, бер танышым биш ел буе мин тәмамлаган факультетта укыды, ә нәтиҗәдә, Европа илләренең берсендә диджей булып эшли. Миңа калса, ул музыка белән бәйле белгечлек буенча бик теләп укыган булыр иде, ә күпме вакытын заяга үткәрде.
Яшьлек тә, гомер дә бер генә бирелә. Шуңа аның кадерен белик, бүгенге көнебездә башкарган эшләребез киләчәк юлыбызда маяк һәм таяныч булсын.
Ринат Фәйзуллин,
икътисад фәннәре кандидаты.




