Киләчәк чагылышы — яшьләр проектларында

18-28 июнь көннәрендә Самара өлкәсендә Идел буе Федераль округы буенча “Iволга — 2014” дип аталган яшьләр форумы узды. Әлеге форум Россия Президенты тәкъдиме белән сәләтле яшь буынның яңа идеяләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан һәр ел саен уздырыла. Анда Удмуртиядән дә 90 кешелек делегация катнашты. Форум турында әлеге делегация составында булган Ижау дәүләт техник университеты магистранты Илдар Ганиев белән әңгәмә кордык.
— Илдар, форумга нинди максат белән бардың?
— Бу форумга үземнең “Инновацион проектларның нәтиҗәлелеген бәяләү системасы” дип аталган проектымны якларга, фикердәшләр табарга дип бардым. Дөресен генә әйткәндә, мин форум вакытында үз проектыма башка күзлектән карадым, аны тагын да камилләштерү өчен киңәшләр алып кайттым.
— Форумның эчтәлеге турында да берничә сүз әйтеп китсәң иде.
— “Iволга — 2014” форумында Идел буе Федераль округы регионнарыннан барлыгы 2000нән артык кеше катнашты. Шунысын да әйтеп узарга кирәк: “Iволга — 2014” форумының быелгы үзенчәлеге Кытайдан 150 студентның катнашуы булды. Россия Президентының Идел буе Федераль округы буенча вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич: “Россия һәм Кытай яшьләре арасында шундый тыгыз элемтәләр булуына без бик шат. Сезнең аша мин Россия белән Кытай арасындагы ныклы мөнәсәбәтләрне күрәм”, — диде. Самарага барлык яшьләр дә үзләренең проектларын алып килгән иде. Берничә көн буена аларны җитәкчеләр, бөтен Россия дәрәҗәсендәге экспертлар алдында якладык, идеяләребезне ни өчен тормышка ашырырга кирәклеген исбатладык. Яшьләр форумында белем бирүче 8 смена эшләде. Шушы сменаларда күрсәтелгән иң лаеклы 40 проект иясенә идеяләрен тормышка ашыру өчен 150-300әр мең күләмендә дәүләт ярдәме бирелде. Грантларның гомуми фонды 8 миллион сумны тәшкил итте. 16 катнашучыга “Байконур” космодромына, 3 кешегә Кытай Халык Республикасына юллама тапшырылды. Безнең Удмуртия Республикасыннан да 2 проект җиңү яулады.
— Башка регионнардагы яшьләр арасыннан дуслар, фикердәшләр таптыңмы?
— Бу ун көн вакыйгаларга, яңа танышуларга бик бай булды. Форум бик яхшы оештырылган иде. Безнең өчен төрле укулар, танылган кешеләр белән очрашулар, кызыклы уеннар, мәдәни һәм спорт чаралары әзерләнгән иде. Һәр делегация дә үз чараларын уздырды. Самарага җыелган яшьләр безнең делегацияне удмурт перепечьләре, җыр-биюләре, милли уеннары, конкурслары белән истә калдырыр дип уйлыйм. Чөнки соңгы көнне перепечьләрне барлык катнашучыларга җитәрлек итеп пешердек. Диаметры 25 см, күләме 1,5 кг булганы яшьләрдә аеруча кызыксыну уятты.
— Ә шулай да форумда иң истә калган мизгелләр булдымы?
— Форум кызыклы чараларга бай булды. Ә иң истә калганы үзебезнең Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев белән эшлекле очрашу булгандыр. Без аны “Лингвистическое дерево” проекты белән таныштырдык. Бу проект удмурт телен уен ярдәмендә өйрәнүгә нигезләнгән. Әңгәмә барышында без Республика Башлыгына үзебезне борчыган сорауларны биреп, республикабыз киләчәге белән кызыксындык. Александр Соловьев Хөкүмәт каршындагы бурычлар, юлларны рәткә китерү, социаль объектларны төзекләндерү турында бәян итте. Александр Соловьев форумнан соң кабат очрашып, проектларыбыз турында фикер алышырга вәгъдә бирде.
— Башка регион яшьләре белән аралашканда, алардагы яшьләр сәясәте, дәүләт тарафыннан яшьләргә нинди ярдәм булуы турында кызыксындыңмы?
— Мин үзем яшьләр сәясәтенә битараф булмагач, әлбәттә, башка регионнар белән үзебезнең республиканы һәрдаим чагыштырып торам. Удмуртиядә яшьләр сәясәтен үстерергә кирәк. Бу өлкәдә эшләр алып барыла, ләкин болар гына җитәрлек түгел дип уйлыйм. Җитешмәгән якларыбыз да җитәрлек. Бездә дә актив һәм сәләтле яшьләр, аларның яңа идеяләре күп. Үзебезгә республика күләмендә шундый инновацион форумнар уздыру кирәк. Безнең идеяләр республика үсешенә уңай тәэсир итәчәк. Бу урында Татарстан Республикасын билгеләп узмыйча булмый. Анда соңгы елларда бик күп технопарклар (фәнни-гамәли комплекслар) барлыкка килде. Бездә башкарасы эшләр бихисап әле.
— Илдар, әңгәмәң өчен рәхмәт. Без сиңа фәнни башлангычларыңда зур уңышлар теләп калабыз.
Гүзәл Шакирова.



