Киләчәк — яшьләр кулында
Шушы көннәрдә Удмуртия Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы сәләтле һәм актив яшьләрне барлады.
Әлеге күркәм, матур традиция 1993 елда башланып, бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Быел 22 июньдә «Яшьләр көне» бәйрәме уңаеннан Республикабыз югары уку йортларының иң актив студентлары, югары сыйныф укучылары, төрле оешмаларда эшләүче яшьләр бүләкләнде. Алар барысы 35 кеше иде. Сәләтле яшьләрне УР яшьләр эшләре буенча министр Владимир Соловьев тәбрикләде. Ул үз чыгышында Удмуртиядә яшьләр премиясе дәүләт учреждениесе барлыкка киләчәге турындагы сөенечле хәбәрне җиткерде. «Бүген хөкүмәт бүләгенә лаек булган яшьләр — укуда да, җәмәгатьчелек эшендә дә үзләрен гел уңай яктан күрсәткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгы яшьләр. Без сезнең белән чиксез горурланабыз!» — дип тәбрикләде ул.
Әйе, сәләтләре, тырышлыклары белән югары нәтиҗәләргә ирешкән, уңганлыклары белән яшьтәшләренә үрнәк булган актив яшьләр — чиксез горурлыгыбыз. Ә бүләккә лаеклы яшьләр рәтендә татар милләтеннән булган егет-кызларны күрү — үзе бер сөенеч. Эльвира Гәрәева — шундыйларның берсе. Эльвира — Ижау шәһәренең 50нче мәктәп укучысы. Быел 9нчы сыйныфны гел «биш»ле билгеләренә генә тәмамлаган. Эльвира шәһәребезнең Устинов районының балалар иҗат йортында басылып чыга торган «Живи» газетасының баш мөхәррире. Россия яшьләр берлегенең Удмуртиядә эшләп килүче оешмасында актив катнашып, бүгенге көндә «Елочка» лагерында волонтер булып эшли. Гомумән алганда, Удмуртия Республикасындагы иҗтимагый хәрәкәттә актив яшьләренең берсе. «Зур активлык, энергия, көч каян килә?» — дигән соравыма: «Нәсел буенчадыр», — дип җавап бирде ул миңа. Эльвираның апасы Алинә дә сәләтле, иҗади, актив кыз икән. Мәктәптә укыганда иҗтимагый эшләрдә актив катнашып, зур уңышларга ирешкән, дәрәҗәле бүләкләргә лаек булган.
Киләчәктә Эльвира икъдисадчы һөнәрен үзләштерергә уйлый, тик яшьләр тормышына мәхәббәте, кызыксынуы көчле булганлыктан, яшьләр тормышы белән бәйле һөнәр сайлау турында да хыяллана. «Кем белә, бәлки киләчәктә шул өлкәдә белем алып, УРның яшьләр эшләре буенча министрлыкның хезмәткәре дә булырмын», — дип көлеп куйды ул. «Авырлыкларга беркайчан да бирешмичә, Удмуртиябезне алга барырга этәрергә тиешбез, чөнки киләчәк — безнең кулда», — дип, теләкләрен җиткерде. Мондый яшьләребезнең сәләтләрен күрә, үстерә белгәндә, ата-бабаларыбызга алмашка лаеклы буын үсеп җитәр, дип уйлыйм.
Ләйсән Әхмәтова



