Киләчәк — яшьләр кулында
26 яшьлек Марат Хәмидуллин — Ижау егете. Әле яшь булуына карамастан, ул үзен тормышның төрле өлкәләрендә сынап карарга өлгергән. Хәйрия фонды, иҗтимагый оешма эшләрендә катнашу, төрле акцияләр үткәрү — милләттәшебезнең һәр көне әнә шулай тыгыз бүленгән. “Җәмәгать эшләренә үземне табу өчен алындым”, — ди ул.
Марат 2005 елда шәһәребезнең 12нче мәктәбен тәмамлый. Программист һөнәрен үзләштергәч, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Бүгенге көндә шәһәребезнең имидж студияләренең берсендә директор.
Ул илебез, шәһәребезнең матур киләчәге өчен борчыла. Моның өчен үзеңә читтә калмаска кирәк дип саный ул. “Тормышта нәрсәнедер үзгәртәсең килсә, үзеңнән башларга кирәк. Башкаларга ярдәм итү, таяныч булу, үрнәк күрсәтү — яхшы гамәл дип саныйм. Иң элек, мин үзем яшәгән район хакимияте белән элемтәгә кердем. Халыкны борчыган сорауларны җиткердем. Катлаулы мәсьәләләрне чишәргә тырыштым”, — дип, үзенең җәмәгать эшләренә ничек кереп китүен сөйләде әңгәмәдәшем. Хәзер Марат Ленин районы хакимиятендә — яшьләр советы рәисе. “Мәктәп — спорт территориясе” проекты авторы. Үзе янына актив, илебезнең киләчәгенә битараф булмаган яшьләрне тупларга тырыша. Ә узган ел ул “Халык фронты” агымының “За честные закупки” проектына алынган. «Дәүләт хезмәте порталы аша шикле сатып алуларны туктаттым», — ди Марат. Гадәттә бу дәүләт оешмалары алырга теләгән кыйммәтле машиналар, офис җиһазлары була. “3 ай эчендә мин өйдән чыкмыйча гына диярлек илебез бюджетына 300 миллион сумга якын акчаны саклап калырга ярдәм иттем”, — ди ул.
Җәмәгать эшләрендә генә түгел, хәйрия оешмаларында да үз урынын тапкан милләттәшебез. Волонтер буларак, “Иртәгәне бүләк ит” хәйрия фонды белән берничә ел эшли икән инде. Тормыштагы төрле сынауларны, авырлыкларны бердәм булганда гына чишеп була дип саный ул.
Марат республикадагы татарлар тормышына да битараф түгел. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен Равил Шәрифуллин җитәкләгәндә, аның уң кулы була. “Үз милләтең турында сөйләргә, халыкның мәдәниятен күрсәтергә кирәк. Ә телне саклау — уртак бурыч”, — ди Марат. Болар буш сүзләр түгел, бүген ул үзе дә татар телен ныклап өйрәнү өстендә эшли.
Шәһәребездә шундый актив, тырыш, милләтпәрвәр яшьләр булуына чын күңелдән сөенергә була. Ә һәр сүзен төптән уйлап әйтергә өйрәнгән, үзе яшәгән шәһәр, республика үсешенә үз өлешен керткән Маратка уңышлар телик.
Эльвира Хуҗина.



