Кистемдә — шигърият кичәсе
Кайчандыр үткән сукмакларга кире кайтудан да тәэсирлерәге бар микән?!
Ноябрь аенда Балезино районы Кистем авылында булып үткән шигърият кичәсе шушы төбәктә бер ел дәвамында яшәп киткән, Глазов, Балезино, Юкамен районнарына йөреп, “Яңарыш” газетасы өчен язмалар әзерләгән вакытларымны искә төшерде. Гади, ачык күңелле, тырыш милләттәшләребез яши бу якларда. Удмурт, рус, бисермән халыклары белән аралашып, бер гаиләдәй яшиләр, үз гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне саклау өчен тырышып эшлиләр. Мәдәни кичәләрне, бәйрәмнәрне гөрләтеп үткәрәләр. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында нәтиҗәле эш алып барылуы балаларның Ижауда узган республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулауларыннан күренеп тора. Шигырьләрне сәнгатьле итеп, эчтәлекне тулыландырып торучы киемнәрдә, образга кереп башкаралар. Аларга хас үзенчәлекле сөйләм диалекты театральләштерелгән күренешләренең үзенчәлеген ассызыклый төсле. Бу якларга хас сөйләм теленә кадәр тансыклаткан икән бит. “Ничек килеп еттегез?” — дип мөлаем каршы алды безне кистемлеләр. Мин дә аларга ошатып: “Яхшы гына сикертеп килеп еттек, рәхмәт чакыруыгызга”, — димен елмаеп.
“Удмуртия — шигърият дөньясы” дип аталган шигырь уку бәйгесенең быел 11нче тапкыр үткәрелүе. Бу матур, әһәмиятле чараның үткәрү тәртибе үзгәрми, бары тик темалары гына яңарып тора. Дуслык, белем, хезмәт, тарих, табигатьне саклау — моңа кадәр күтәрелгән әһәмиятле темаларның кайберләре. Бәйге Кистем балалар бакчасы һәм мәктәбе укучылары арасында гына түгел, Удмуртиянең төньяк районнарында урнашкан барлык татар авыллары өчен уза. Укучылар бәйгедә үзара көч сынаша, ә татар теле һәм әдәбияты укытучылары очрашып, һөнәри тәҗрибә уртаклашалар, киңәшләшәләр, яңалыклары белән бүлешәләр. Бу юлы да чыгыш ясаучыларны әзерләп алып килгән укытучылар, әти-әниләр, кунаклар белән мәктәпнең актлар залы шыгрым тулы иде.
Сәхнә турында аерым тукталып сөйләп үтмичә булмый. Диварга эленгән элекке фотосурәтләр, сандык, суккан паласлар, өстәлдә утырган җиз самавыр, күкеле сәгать… Кыскасы, өлкәннәр яшәгән авыл өен тасвирлап, зәвык белән бизәлгән иде. Кичә Кистем урта мәктәбе укучылары башкаруында бик күп вакытлар авылына кайтмыйча читтә яшәгән, әнисен җирләргә кайтырга да җитешмәгән ханым язмышы, анасы сандыкка җыеп барган хатларны уку, туган якны сагыну моңы белән сугарылган театраль тамаша белән башланып китте. Кистем укучылары аны шундый килештереп уйнадылар ки, ирексездән күзләргә яшь тулды. Икеләнмим, залда утырган һәр тамашачы үз туган йортын, әти-әнисен, якыннарын күз алдына китереп, уйларга бирелеп утыргандыр.
Кичәнең бәйге өлеше дә бик дулкынландыргыч, киеренке узды. Һәрбер катнашучы, зур җаваплылык тоеп, беренчелек өчен көрәште. Яшь башкаручылар җирле шагыйрьләр — Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакова, Әлфирә Низамова, Ринат Батталов, Шиһабетдин Садыйков, Биктимер Гәрәев, Вәҗиһә Заһидуллина һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар. Сүзләрне саф татарча дөрес әйтеп, сәнгатьле итеп башкару, әсәрнең авторын, исемен, башкаручының исемен алдан хәбәр итеп чыгыш ясау таләпләре куелган иде балаларга. Укучыларның күпчелеге әлеге кагыйдәләрдән читкә тайпылмады. Нәтиҗәдә, балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында беренче урынга Артур Касимов, башлангыч сыйныф укучылары арасында Александр Касимов, 5-8нче сыйныф укучылары арасында Арслан Касимов, Диләрә Касимова, 5-8нче сыйныфта укучы рус төркеме балалары арасында Кирилл Наговицын, 9-10нчы сыйныф укучылары арасында Динара Дюкина беренче урынга ия булды. Тәҗрибәле укытучылар, шагыйрьләрдән торган жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү бик җиңелдән булмады. Берсеннән-берсе озын, эчтәлекле шигырьләр ятлаган башкаручылар зур әзерлек белән килгәннәр иде. Милли киемнәрнең ниндие генә юк — зәвыклы итеп, милли орнаментлар белән бизәп чигелгәннәре дә, яшеле, кызылы, сарысы… “Һәр балага милли күлмәкләр каян алып бетердегез?” — дип сорагач, укытучылар: “Балаларның ата-аналары үзләре тегә яки тектерә. Без бит милли мәктәп булып саналабыз, милли күлмәкләрне уку елы барышында еш кулланабыз”, — дип җавап кайтардылар.
Шигъри бәйгенең уздыру тәртибе бар нечкәлекләре белән уйланып оештырылуына, Кистем мәктәбе хезмәткәрләренең бик кунакчыл булуларына, бу көнне җирле шагыйрьләр китапларыннан, укучылар иҗатыннан әзерләнгән күргәзмәгә сокланып кайттым. Әлеге матур чара өчен без Кистем мәктәбенә, аның җитәкчелегенә, оештыручыларга рәхмәтле. “Бу якларга минем беренче тапкыр баруым. Удмуртиянең иң ерак районнарында шулай татар тормышы гөрлидер, дип күз алдына да китермәгән идем, афәрин!” — дип таң калып, кичерешләре белән уртаклашты шагыйрь Гыймран Сафин. Ул жюрида утырып, укучылар иҗатын бәяләде, чыгыш ясаучы балаларга, кичәне оештыручыларга үзенең төрле елларда иҗат иткән китапларын өләште.
Бүгенге көндә Кистем мәктәбендә төрле фәннәр укытучы Алсу, Илмир, Зөһрә Касимоваларның Казан, Ижау югары уку йортларын тәмамлап, үз туган якларына кайтулары да мактауга лаек. Аларга бәһа юк. Алар беренче адымнарын да биредә ясап, тәҗрибәне дә биредә туплыйлар. Ә бүгенге көндә яшь буынга милли тәрбия бирүгә, гореф-гадәтләрне саклап калуга зур игътибар юнәлтеп хезмәт итәләр. Заманча технологияләр, алымнар кулланып эшлиләр. Кичәләр үткәргәндә авыл тарихын, авылдашлары язмышын чагылдырган слайдлар, иҗади борылышлар, бай эчтәлекле сценарийлар уйлап табалар. “Шигърият бәйгесен башлап җибәргәндәге сәхнә күренешенең авторы кем?” — дип соравыма да: “Илмир Касимовныкы”, — дип җавап кайтардылар миңа. Падерадан тәҗрибәле укытучы Фәимә Әүхәт кызы, Починкидан Мәрьям Яхъя кызы, Сәхия Әсхәтулла кызы, Палагайдан Зәйтүнә Сәләхетдин кызы — алар барысы да авылларының йөзек кашы. Туган телне саклап калуга, балаларга әдәби телне өйрәтүгә, үстерүгә, баетуга зур өлеш кертә алар.
Олысы да, кечесе дә үз диалектларында аралаша бу якларда. Гомумән: Галимнәр “Туып үскән төбәккә бәйле сөйләм телендә аралашып яшәү сәламәтлеккә файдалы, туган якларында яшәгән, туган телендә сөйләшкән кешеләр озынрак гомерле була. Ә телен сындыра-сындыра чит телдә аралашып, моңарчы ят булган мохиттә яшәгәннәр организмнарын сындыра, бу хәтта гомерне дә кыскартуга китерә”, — дип исбат итә хәзер. Үз авылы тарихын җентекләп өйрәнүче, милли йолаларга, җыр-моңга бай, эшләргә дә, уен-көлкегә дә, хуҗалык тотарга да өлгер Кистем авылы кешеләре тормышка карата карашымны уңай якка үзгәртте.
Элмира Нигъмәтҗан.




