Китап язарлык язмыш
Яңавылда яшәүче Альберт һәм Розалия Муллаәхмәтовлар – күңел байлыгын байрак итеп яшәүче игелекле затлар. Бу миһербан ияләренең кылган изге гамәлләре турында китаплар язарлык…
Ат бәйләрлек алтын багана
Алты балалы гаиләдә үскән Альберт мәктәпне тәмамлагач, туган авылында калырга карар кыла. Менделеевск шәһәрендә шофер һөнәре үзләштереп, машина йөртә башлый. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң да руль артына утыра һәм 30 ел һөнәренә тугрылык саклый. Үзенә тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы Альбертка ферма мөдире вазифасын тапшыралар. Лаеклы ялга чыкканчы фермада эшли. Берничә «Бишьеллык ударнигы» билгесенә ия авыл уңганы ул. Балта остасы, калай эшләрен дә белүче җитмеш төрле һөнәр иясе. «Ат бәйләрлек алтын багана», – ди аның турында җәмәгате.
Мин – Октябрь баласы
Җырдагыча «Мин – Октябрь баласы», – ди үзе турында җор телле Розалия. Моны туган авылына ишарәләп әйтүе. Алты балалы гаиләдә яшьтән үк эштә чыныгып үсә кыз. Мәктәпне тәмамлау белән фермага сыер саварга килә. Чигәргә, пәрдәләргә бизәк төшерергә, бәйләргә дә бала вакытында ук өйрәнә. Җыр-биюгә оста кыз авылдагы концертларда, төрле чараларда да теләп катнаша. Активлыгы белән аерылып торган кызны комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Туган авылы Октябрьдән Яңавыл клубына йөргәндә, язмыш чибәр шофер егет Альберт белән таныштыра. Аны армиягә озатып, көтеп ала.
Кешелеклелекнең гүзәл мисалы
Яңавылга Муллаәхмәтовлар йортына килен булып төшкәч, каенана һәм каената белән дә, Альберттан кечерәк биш энесе һәм сеңлесе белән дә бик тиз уртак тел таба орчык кебек җитез яшь килен. Килешеп һәм бик тату җиде ел гомер иткәннән соң, бергәләп яңа йорт салып, яшь гаилә башка чыга. «Көне буе эштә булганлыктан, үз әти-әнием дә, каенанам-каенатам да балаларны үстерүдә бик булыштылар. Аларга гомер буе рәхмәтле мин. Альберт та утын-печән әзерләү кебек авыр эшләрдә аларның төп терәге, булышчысы булды. Әле хәзер дә ике якның бертуганнары белән матур аралашып, ярдәмләшеп яшибез», – ди Розалия.
Бу сүзләргә мисал эзләп, әллә кая барасы да түгел. Альбертның II төркем инвалид энесе Альфредны тәрбиялиләр алар бүген. Каенанасы-каенатасы вафатыннан соң, Альберт белән Розалия, яшәгән йортларын калдырып, Альфредны карау өчен төп йортка күченәләр. «Розалиянең бу гамәлен чын батырлык дип әйтергә була. Һич авырсынмыйча, 20 ел инде Альфредка да күңел җылысын кызганмый. Бу гамәле – кешелеклелегенең гүзәл мисалы», – диләр авылдашлары.
– Җәмәгатем эштә дә гел алдынгылар сафында булды. «Хезмәттәге аерымлык өчен» медале иясе дә, хезмәт ветераны да ул. Берара авыл Советы депутаты да булып торды. Яшь вакытта җәмәгать тәртибен саклау буенча ирекле халык дружинасына бергәләп йөрдек. Гомер буе күп итеп маллар асрадык. Лаеклы ялга чыккач, бергәләп җиләк, чикләвек, гөлҗимеш җыярга йөрү яраткан шөгыльгә әверелде. Бик булдыклы, сабыр-түзем, киң күңелле, кунакчыл, рәхим-шәфкать иясе, – дип, гаилә башлыгы җәмәгатенә яратулы караш ташлады.
Соңгы елларда Альбертның да сәламәтлеге шактый какшаган. Розалия аларны тәрбияләүдә төп ярдәмчесе булган кызлары Резедага, күршедә генә яшәүче улы Айрат белән килене Кларага, еш кайтып булышучы Ижаудагы кызлары Әлфинәгә бик рәхмәтле.
Туган җиргә тугрылык
– Өлкәннәргә хөрмәт, килен-кияүләрне үз балаларыдай якын итү, туганнар белән тату яшәү – бу нәселгә хас сыйфатлар. Каенанам-каенатам белән бер түбә астында җиде ел бик тату яшәдек. Әле хәзер дә төп киңәшчебез алар, – ди киленнәре Клара.
Бу нәселгә туган җиргә тугрылык саклау да хас. Кызлары Резеда, эстафетаны әнисеннән алып, 30 ел сыер сава. Уллары Айрат күп итеп атлар, сыерлар асрап гомер кичерә. Аларның уллары да авылда төпләнгән.
Менә шулай күпләргә үрнәк булып яшәүче Альберт һәм Розалия Муллаәхмәтовларны Зөбәрҗәт туйлары белән Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Мәгъсум Салихов та ихлас котлап, бүләкләр тапшырган.
– Җитәкчеләрнең, авылдашларның ихлас котлаулары, изге теләкләре яшәү дәрте, күңел күтәренкелеге өстәде, – диләр Муллаәхмәтовлар.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.