Китим инде мин…
Җомга. Олы урамдагы һәр йорт янында диярлек туктап, капка төбенә чыгып август аеның җылы кояш нурларында иркәләнеп утыручы авыл картлары белән гәп кора-кора, Нурмөхәммәт бабай кайтып килә. Кулында — зур булмаган төргәк.
Инде үз урамнарына борылам дигәндә генә, каршысына чишмә буенда яшәүче Гөлсинә карчык килеп чыкты. Нурмөхәммәтнең кулындагы төенчекне шәйләп алып:
— Әллә кибеткә берәр әйбер кайтканмы, кош тоткандай кыланасың, нәрсә алдың? — дип кызыксынды ул.
— Юк ла, алмадым — диде карт, хәйләкәр елмаеп. — Зират янында чегәннәрнең олавы ватылган. Ну, теләсә нинди кием-салым, кирәк-ярак сатып йөриләр бит инде. Менә шулар ике кәчтүм биреп җибәрде әле. Атка җиңелрәк булыр, диделәр.
Гөлсинә карчыкның күзләре ялтырап китте.
— И-и, Нурмөхәммәт, сиңа гел бәхет елмаеп кына тора инде. Кая, күрсәт әле кәчтүмеңне…
Карт, “әй, аптыратма әле юк-бар белән” дияргә теләгәндәй, кулын гына селтәде һәм, үз юлын дәвам итәргә ниятләп, бер-ике адым атлады. Ләкин, карчыкның йөзендә канәгатьсезлек чаткылары тоемлап, туктарга мәҗбүр булды:
— Әллә үпкәләдең инде, Гөлсинәттәй?
— Нишләп үпкәлим? Исем китте ди. Күрсәтмә сәнә…
— Соң, сиңа, ялгыз карчыкка нигә кирәк инде ул ирләр кәчтүме?! Бар әнә, хатын-кызлар киеме сора. Бирерләр, бирми калмаслар. Арбалары ватылгач, барыбер сатып йөри алмыйлар бит инде…
Шактый юл үткәч кенә артына борылып карады. Инде сигезенче дистәсен куып килүче Гөлсинә карчыкның кызу-кызу адымнар белән зиратка таба китеп баруын шәйләп, ихластан көлеп куйды…
— Нәрсә булды, тагын берәрсен төп башына утырттыңмы әллә?
Көлә-көлә ишегалдына килеп кергән Нурмөхәммәтне килене Илһамия елмаеп каршы алды.
— Нишләп, килен, мин алдакчы кешемени соң? Ник алай дисең? — дигән булды Нурмөхәммәт карт, йөзенә үпкәләгән кыяфәт чыгарып.
— Соң, әти, синең “Хуҗа Насретдин” икәнлегеңне бөтен авыл белә бит инде…
Белү генәме соң? Әле күптән түгел генә, узган җомгада нәкъ шушыңа охшаш вакыйга булган иде. Анысында хәтта Нурмөхәммәт карт үзен-үзе алдаган кебек килеп чыкты.
Гадәттәгечә, төенчеген култык астына кыстырып, зиратка таба юл алган иде ул.
— Кая киттең, Нурмөхәммәт? — дип кызыксынды капка төпләрендә хәл җыеп утыручы күрше Ләбибә апа.
— Менә, тимер кибетенә кәрәзле бал кайткан. Кирәге чыкмый калмас, берәр капчык алып куям әле, — диде Нурмөхәммәт, йөзендә җитди кыяфәт чыгарып. Һәм үз юлы белән китеп тә барды.
Ләбибә апа, тиз генә үз ихатасына кереп, капчык алып чыкты да, кызу адымнар белән, күршесе артыннан атлады.
— Туктале, тагын берәр капчык алып чыгыйм, — дигән булып, Нурмөхәммәт кире борылды.
Бераздан авыл хатыннарының кызу-кызу атлап каядыр баруын күреп торган карт: “Әллә чынлап та кибеткә җүнле нәрсә кайткан микән?” — дип, алар артыннан йөгерде…
Әлеге вакыйганы исенә төшергән Нурмөхәммәт картның йөзендә канәгать елмаю чагылып китте.
— Әй, белсәләр дә ышаналар бит әле, — дип кенә куйды ул һәм, зиратка баргач дога кылырга дип үзе белән алып барган “төенчек” — намазлыкны килененә тоттырып, мал абзарына кереп китте…
Җомга. Бу көнне Нурмөхәммәт, инде байтактан күнегелгән гадәт буенча, хатынының каберен зиярәт кылып кайта, аннан соң, тәһарәтен яңартып, мәчеткә җомга намазына бара. Менә бүген дә шуннан, илле ел бергә яшәгән, биш бала тәрбияләп үстергән хатыны яныннан кайтуы. Бары тик җомга көннәрендә генә, зиратка барып кайтканнан соң гына, ничектер, җанланып китә, күзләренә моң иңә иде элек-электән шаянлыгы, җор теллелеге белән даны еракларга таралган, тик хатынын җирләгәннән соң боегып калган Нурмөхәммәтнең.
Әниләре вафат булгач, төрле төбәкләрдә таралып яшәүче балалары да ешрак кайта башлады. Әтиләре ялгызлыкны тоймасын дип тырышты алар. Үз яннарына да чакырып карадылар. Бөтен гомерен авылда үткәргән карт, нигезен ташлап, шәһәр җиренә күчәме инде?!
— Юк, балалар, әниегезне, икебез бергә торгызган нигезне ташлап китә алмыйм инде мин, — дип, бу мәсьәләгә нокта куйды Нурмөхәммәт карт.
Әле бер баласында бер-ике кич кунып кайта, әле икенчесендә. Һәм кабат авылга, яшьлек дуслары янына ашыга.
— Биш балаң була торып, бөтенләй ялгыз яшәве читен бит инде, әти, — дисәләр дә җавабы әзер.
— Менә, пенсия килсен дә, бер бозау алам әле, шул булыр миңа иптәш, — дип кенә әйтеп куя иде.
Шулай эшләде дә. Күрше авылдан нәни генә бозау алып кайтты карт. Көне-төне шул бозау тирәсендә, абзарда мәш килде…
Хатыны бакыйлыкка киткәнгә ике ел чамасы вакыт үткән иде инде.
— Әллә өйләним микән? — диде карт көннәрдән бер көнне, балалары авыл Сабан туена җыелгач.
Бертуган энесенең үлүенә биш елдан артып китте. Аның хатыны Сәлимә иренең туганнарын читкә этәрмәде. Ерак себер якларында яшәсә дә, елның елында авылга кайтып йөрде. Быел Сабан туена дип кайткач, ике арада җитди сөйләшү булган икән. Аның авызыннан: “Авылга бөтенләйгә кайтыр идем”, — дигән сүзне ишетүгә, Нурмөхәммәт карт бик теләп риза булды.
Балаларыннан хәер-фатиха алды ул. Сентябрь тирәләрендә, бакчадагы уңышлар җыеп алынгач, барча туган-тумачаны чакырып, никах мәҗлесе оештырырга ниятләде. Канатланып, дәртләнеп, яшәреп киткәндәй булды…
— Әти, мин район үзәгенә киттем, бүген төнге дежурда, — дип кычкырды Илһамия, абзар ишеген ача төшеп. — Сәлимә апа күршеләргә кереп киткән иде, хәзер кайтыр.
— Ярар, килен, әйбәт кенә йөреп кайт, — дигән тавыш ишетелде эчке яктан.
Сәлимә нигәдер кәефе кырылып кайтып кергән мәлдә Нурмөхәммәт, бозауга эчертү өчен, бакчадагы коедан ике чиләк су алып кереп килә иде.
— Әй, су күргәч искә төште бит, идәнне юып аласым бар. Кая, берсен калдыр әле, — дип, Сәлимә картның кулыннан бер чиләк суны тартып алды.
Нурмөхәммәт янә бозау янына кереп китте. Чиләгендәге суны башак сала торган тагаракка бушатты да, бозауның ялын сыйпый-сыйпый, су чөмергәнен карап торды.
— Их, малкай, барысы да без уйлаганча барып чыкмый бит әле, уйлаганча чыкмый…
Хуҗасының тел төбен аңламаса да, бозау, “шулай инде” дигән кебек, пошкырып куйды…
Нурмөхәммәт кергәндә, Сәлимә идән юа иде. Хатын, тураеп басып, юылган идәнне әле генә мал абзарында йөргән кәвеше белән таптап кергән картка сәерсенеп карап куйды.
— Ну, нишләвең инде бу? Миннән көлүеңме?..
Карт үзенең ялгышканлыгын шунда гына аңлап алды. Ләкин соң иде инде, кире чыгып торуның мәгънәсе юк. Өстәл янына килеп бер “кирпеч” ипине алды да чыгып китте.
…Хатыны гүр иясе булганнан бирле авызына бер тамчы хәмер дә капмаган иде Нурмөхәммәт. Ә бүген, ни хикмәт, бераз “төшереп алырга” булды. Әллә кайчан, әле хатыны исән вакытта ук сарай түбәсендәге печәнлеккә яшереп куйган бер шешә аракыны табып алып, бакча ягына чыкты.
Яшьлек дусты Рәис карт күрше бакчада кипкән печәнен җыештырып йөри иде.
— Яшьти, әйдә, ташла эшеңне. Бераз ял итеп алыйк булмаса, — диде Нурмөхәммәт һәм, канәгать елмаеп, түш кесәсеннән аракы шешәсе чыгарды.
— Карале, күрше, бер-бер хәл булдымы әллә? Ике еллап элек ташлаган идең бит инде син моны, — дип куйды Рәис карт, гаҗәпсенеп.
— Ярар, ярар, күп сөйләшмә, әйдә, — диде моңа каршы Нурмөхәммәт карт. — Шулай кирәк!
…Көлешә-көлешә, яшьлек елларын искә төшерә-төшерә сөйләшеп утырдылар.
— Ну. Ничек хәл итәргә булдың соң инде, күрше? — дип сорап куйды Рәис карт.
— Нәрсәне әйтәсең?
— Исәп өйләнергәме?
Нурмөхәммәтнең йөзе шундук җитди төс алды.
— Менә шул хакта сөйләшеп аласы идем әле синең белән, яшьти, — диде ул, эчеп җибәрергә дип күтәргән чәркәсен кире куеп.
Рәис карт колакларын торгызды.
— Әле бүген зиратка барып кайттым менә, — дип дәвам итте Нурмөхәммәт карт.
— Соң, синең анда җомга саен барганыңны бөтен авыл белә инде…
— Тукта, тыңлап бетер, Рәис кордый, — дип бүлдерде аны Нурмөхәммәт карт. — Утырам шулай, гадәттәгечә, белгән догаларымны укып, кинәт ниндидер тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Шүрләп калдым. Тыңлап карыйм, берни дә ишетелми. Бисмилла әйтеп, тагын дога укырга тотындым. Тагын ниндидер тавыш ишетелгәндәй. “Әй, Ходаем, мәйтәм, хатыным янына гына килдем бит, ниятем начарда түгел, берүк хәвеф-хәтәр күрсәтмә”, — дим. Үзең беләсең, йөрәкнең рәте болай да юк. Шул чагында тагын да ныграк авырта башлады. Көч-хәл белән кесәдән дару алып кабарга өлгердем. Юкса, үзем дә карчык янәшәсендә каласы идем…
— Әйтәм бирле, бүген йөзең базда үскән бәрәңге сабагы кебек ап-ак, — дип бүлдерде Рәис карт күршесен. – Ярый әле даруың булган үзең белән.
— Даруны, анысы, үземнән калдырган юк инде… – Нурмөхәммәт кәчтүменең түш кесәсе турына учы белән шапылдатып сукты. — Менә шул. Бераз хәл алыйм дип, чирәмгә сузылып яттым. Шулвакыт карчыкның тавышы ишетелмәсенме!
— Әстәгъфирулла!
— Чын менә. “Нәрсә әйтергә теләгәнеңне чамалыйм, Нурмөхәммәт”, — ди карчык. “Әйе, мәйтәм, шундый-шундый хәл, ялгызыма гына бик авыр, үземнең киленне хатынлыкка алмакчы булган идем, син ничек уйлыйсың?”, — дим. “Белмим инде, балалар, башка кешеләр ни әйтер икән соң?” – ди карчык. “Балалар каршы түгел анысы”, — мәйтәм.
— Ә ул?
— Ә ул әйтә: “Нурмөхәммәт, ныклап уйла, яшь кеше түгелсең, кеше көлдереп йөрү генә булыр, әллә ни уйларлар. Юләрләнеп ятма инде син анда, әйдә, лутчы минем янга кил”, — ди.
Нурмөхәммәт карт бераз тын гына утырды да өстәп куйды:
— Әллә, мәйтәм, чынлап та китәргәме икән миңа, күрше?
Мондый сүзне ишетермен дип башына да китермәгән Рәис карт, утырган җиреннән сикереп торып, Нурмөхәммәтне эт итеп сүгеп ташлады:
— Син, күрше, чынлап та ычкынгансың бугай. Кем инде шундый сүз сөйләп утыра?!
Чәркәгә бүлеп куелган аракыны эчеп куйды да, кулын селтәп, үз йортына таба китеп барды.
Күкрәге тагын да ныграк авыртырга тотынган Нурмөхәммәт карт та, эчеп бетерелмәгән аракыны, чәркәләрне утырган урында калдырып, чайкала-чайкала, бакча капкасы ягына юл алды…
— Сәлимә, берни дә барып чыкмый бугай, мин… китим инде, яме, — диде Нурмөхәммәт карт, өйгә кергәч.
Хатын дәшмәде. Карт, ишек төбендә бераз тын гына басып торды да, телен көчкә әйләндереп, кабатлап куйды:
— Киттем мин!
Тагын тынлык.
— Их, Сәлимә…
Хатын, идән юа торган чүпрәген чиләгенә ташлады да Нурмөхәммәткә усал караш ташлады.
— Аптыратма инде, бар, китсәң кит, кәефем болай да юк. Әле генә Рәис абый белән бик матур чөкердәшеп утыра идегез, бар әнә шуның янына! Җомга көнне дә эчмәсәгез инде ул аракыны…
Карт, Сәлимәгә бер сүз дә әйтмичә, тышка чыгып китте…
Хатын, идәнне юып бетереп, тиз генә су кайнатты да, Нурмөхәммәт картны чәйгә дәшергә ниятләп, ишегалдына чыкты. Тик карт ишегалды тирәсендә күренмәде. Сәлимә сарайга, мал абзарына күз салды. Анда да кеше заты юк иде. Бәдрәфтә түгелме икән дип, бакча капкасын яртылаш ачты да башын тыгып кына:
— Әй, син андамы? Әйдә, чәйләп алабыз, аннары мәчеткә дә барасың бар бит, – дип дәште.
Җавап ишетелмәде. Мунчага кагылып чыкты, “мал өе” ишеген ачып карады, Нурмөхәммәт карт анда да булып чыкмады. Алма бакчасында түгелме икән дип, шунда юнәлде.
Күз чите белән генә бәрәңге бакчасына карап куйды һәм… көтелмәгән хәлдән лып итеп артына утырды.
Нурмөхәммәт карт, каккан казык кебек, бәрәңге бакчасының нәкъ уртасында утыра иде.
— Нишлисең анда? Куркыттың бит.
Җавап ишетелмәде. Хатын аңа якынрак килеп кычкырды:
— Әй, сиңа әйтәм бит, нишләп утырасың…
Сәлимәнең соравы янә җавапсыз калды.
Хатынның тәненнән ток йөгереп узгандай булды. Кабалана-кабалана, аксыл чәчәккә күмелгән бәрәңге сабакларын ера-ера, карт янына йөгерде.
Нурмөхәммәт карт, бер ноктага төбәлгән килеш, тыныч кына утыруын белде. Хатын аның җилкәсенә кагылды.
— Карале, ычкындың…
Сәлимә сүзен әйтеп бетерә алмый калды, — карт әкрен генә бәрәңге сабаклары өстенә ауды.
Хатынның кинәт күзләре яшьләнде. Үзен белер-белмәс дәрәҗәгә җитте, күлмәк якасыннан тотып, хәрәкәтсез гәүдәне җилтерәтергә тотынды.
Нурмөхәммәт картның гәүдәсе суынган иде инде.
Эшнең нидә икәнен чамалап алган булса да, күңеле белән ышанасы килмәде Сәлимәнең.
— Әллә чирләп киттеңме? Даруың кайда? – дип, Нурмөхәммәт картның һәрвакыт үзе белән йөртә торган йөрәк даруын эзләргә кереште. Кесәдә дару юк!
Мәчет тарафыннан авыл халкын җомга намазына дәшеп яңгыраган азан тавышына Сәлимәнең бәгырен тырмап чыккан җан авазы кушылды:
— Нурмөхәммәт!.. Абый!..
Амур Фәләх



