Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Кичер, әни! (хикәя)
23.08.2012

Кичер, әни! (хикәя)

«Әниең үлгән!» — бу сүзләр Маратны сискәндереп җибәрде. «Әниең үлгән!»… Кичәге чираттагы «бәйрәмнән соң әрнеп кысып авырткан башы да җибәргәндәй булды. «Әниең үлгән!» Авырту, сызлану баштан түбәнгәрәк – йөрәккә төшеп утырды. Марат кулларын тузгыган чәчләренә батырды, бу хәбәр аны өнсез итте. «Ничек инде? Ничек үлсен? Әле кичә генә күрдем бит мин аны, сөйләшеп тордым», — дип кабатлады ул үз-үзенә. «Улым, эчмә, үзеңне сакла, мине соңгы юлга син озатырга тиеш», —  дигән сүзләре, зәп-зәңгәр күзләрен тутырып инәлгән карашы бәгърен өтә-өтә исенә төште. Уйлары яшен тизлегендә балачагына чаптылар… Әнә кечкенә генә малай әтисенең алдында утыра, әтисе аны: «Үс, улым, үс», — диеп сөеп уйната. Әйе, үсте Марат, тик әтисе генә кыска гомерле булды, малайның җанына сагыш, хәләл җефетенең йөрәгенә мәңгелек хәсрәт салып дөньялыктан китеп барды.

Әтисенең фаҗигале үлемендә әбисе  никтер гел Маратның әнисен гаепләде. Ирен югалту ачысы өстенә, кайнанасының нәгъләте дә өстәлгәч, хатын түзә алмады, улын җитәкләп өйдән чыгып китте. Хәтерли Марат, аннан чыгып киткәннән соң әнисе белән икесе кечкенә генә иске йортта яшәделәр. Тик ул йортта да озак тотмадылар аларны, хуҗаның ниндидер туганнары кайтып куып чыгардылар… Әни белән бала җитәкләшеп тагын бер иске йортка керделәр. Юк, бер булмаса булмый икән ул: монда да тынычлап яши алмадылар, хуҗалары йортны саттылар… Өйдән-өйгә күчеп йөри-йөри Марат та үсеп җитте, кул арасына керә башлады. Әй куанды да соң әнисе үзләре өчен кечкенә генә йорт сатып ала алгач. «Менә, улым, син үсеп җиткәч, Ходай насыйп итсә, икенчесен зур итеп җиткерербез, аннан соң син өйләнерсең, без бергәләп яшәрбез», — дип, аркасыннан сөя иде улын әни кеше. Хәтерли, Марат, әнисенең бик тәмле кыстыбый, өчпочмак, бәлеш пешерүләрен, бакча тутырып җиләк, яшелчә үстерүләрен. Хәтерли, әлбәттә, идән-сайгакларны ышкылап юуларын, мич акшарлаган вакытларын. Әнисе никтер гел бер көйне көйли, әкрен генә җырлап эшли иде:

Кешеләрдән – кешеләр, әй ким, түгел

Тик бәхеткәйләре тиң түгел…

Шул җырны җырлаганда күзләреннән яшьләр тәгәрәп төшә, ә ул аларны сөртеп тә тормый, моңая-моңая эшен дәвам итә.

Сөйләмәде шул, Марат та юата белмәде әнисен, әллә егет булып кыенсынды, әллә холкы шундый кырыс иде – кем белә? Их!

Марат армиягә китеп, кайнар ноктада хәрби бурычын үтәгән елларда түккән күз яшьләрен кем үлчәгән?! Күпме түгелгәндер, күпме йокысыз төннәр, борчу, сагыш тулы көннәр үткәргәнне ана кеше?

Ишеткәндер, Ходай, күпне кичергән ана сүзләрен. Исән-имин килеш әйләнеп кайтты аның бердәнбере. Әнисенең җылы хатлары, хәер-догада торуы көч биргәндерме, Ходайның рәхмәте белән, киләчәккә матур планнар корып кайтты Марат. Хәтерли, ник хәтерләмәскә, кайту белән эшли башлады, хезмәтне, тыныч тормышны сагынып кайткан егеткә төзелеп беткән яңа йорттан торыр урын да бирделәр. Әй сөенде, әй куанды да соң әнисе: «Әйттем бит мин сиңа, улым, ул мунча сыман өйләр син үскәнче генә дидем, менә күрдеңме,  безнең өй нинди зур, куанып яшәргә генә язсын?», — дип кат-кат кабатлады. Әйе, икәүләп бар булган хезмәт хакларын җыеп, йортны, каралты-кураны ныгытып, өй эчен кирәкле нәрсәләр белән тутырып куйдылар алар. Икәүләп матур гына яшәсәләр дә, йортта нидер җитми кебек. Марат аңлады, сәламәтлеге дә какшап киткән әнисе улының өйләнүен тели иде. Ходай ананың бу теләген дә ишетте, өйләнде Марат, әмма… Бу дөньяда шул «ләкин, әмма, тик…» ләр булмаса, Маратка ничек яхшы булыр иде?

Хәтерли Марат. Хәтерли генә түгел иң үзәгенә үткәне, бәгырьне телгәләгән дә шул: (кечкенә чактагы авырлыклар чүп булган икән лә?) килешә алмадылар әнисе белән хатыны. Әллә икенче милләттән булуын кичерә алмады әнисе, әллә ияреп килгән ике бала шуклыгына түзә алмады. Җылы урынын, улы белән бергә ярты йөрәген дә калдырып чыгып китте ул!

Тагын шул кечкенә генә иске йорт, ярый әле күршеләр кешелекле. Җае чыгып торды, утыны да табылды. Менә шунда яшәп ята иде әнисе соңгы вакытларда. Марат та инде язмышына буйсынган сыман булган иде, чөнки әнисе:« Яшәгез, улым, бер дә рәнҗемим, яшәгез генә, син бәхетле булсаң, миңа кайда да бер» — диде бит.

Әмма  Маратның җаны тыныч түгел иде, өйгә кайтты исә, әнисенең буш караватын, өстәл артына утырса – буш урындыгын күреп, бәгыре өзелде ирнең. Ике якка аерылып каерылып йөрәге кискәләнде. Көне-көне белән хатынын битәрләде, ә кайчакта әнисен гаепләде. Тик үзе турында гына: «Ник мин әнине әни урынына, хатынны хатын урынына куя белмим икән?» — дип уйламады. Хәер, соңгы көннәрдә: «Ни булса да булыр, әнине өйгә алып кайтам, менә бүген сөйләшәм дә», — дип уйлый башлаган иде ул. Әмма… әҗәл алдан өлгергән булып чыга түгелме соң? «Әниең үлгән!» «Юк!- диде Марат урыныннан кузгалып, — моның булуы мөмкин түгел, әле бит мин барсы өчен дә гафу да сорамадым, әйдә, әни, кайт бергәләп яшибез, — дип тә әйтә алмадым!» Ир, авыр аякларын көчкә сөйрәп, аннан да авыррак таш булып каткан йөрәген «учларына алып», чынбарлыктан курка-курка гына әнисе яшәгән йортка китте. «Әниең үлгән!» Ак җәймә белән капланган әнисен, җыелган әби-апалар күргәч, Маратның йөрәге тукталгандай булды. Ул тиз-тиз килеп карават янына тезләнде, җәймәне ачып әнисенең сулып, саргаеп киткән йөзенә карады. Инде суынып өлгергән кулларын учына алды, әйтерсең Марат әнисенең кулларын җылытып, тәненә җан өрергә тели иде. Әмма берөзлексез тамган кайнар күз яшьләре дә, «әни, әнкәй, кичер мине зинһар! Әйдә, әни, кулларымда алып кайтам мин сине!» — дип өзгәләнүләренә әнисенең керфеге дә селкенмәде. Фани дөнья белән арасын өзгән иде шул инде ул. Бәлки, улы өстендә аның җаны бөтерелгәндер, җаны өзгәләнгәндер, «Кичерәм, улым, кичерәм» — дип сыкрангандыр, әмма без, кешеләр моны күрергә дә, ишетергә дә сәләтле түгелләр…

Шуннан соңгысын Марат төш кебек кенә хәтерли. Җеназа, мулла, ишек алды, капка төбе тулы кеше, халык…

Ниһаять, ул берьялгызы! Бар булган газап-әрнүләрен, үкенеч-сагышларын бер сүзгә сыйдырырга теләгәндәй: «Әни, их, әни!» — дип бар көченә тавыш салды ул. Зираттагы агачлар: «Әкрен!» дигәндәй шаулап алдылар. Ир исенә килгәндәй әкрен генә: «Әни, кичер, рәнҗемә миңа», — дип, Марат әнисенең каберенә сыенып сөйләде дә сөйләде: «Мин сине, әни, бик яратам, хатынны да яратам. Нишлим соң инде, әни?! Югыйсә, мин сине алып кайта идем! Әни, әнекәем, ничек яшәргә соң миңа хәзер? Кичер, мине, зинһар! Хәер, син мине гафу иткәнсеңдер, күңелең йомшак бит синең, әнием, тик Ходай кичерерме мине?» Чәчләренә, битләренә  кар сарганын да сизмичә сөйләнде дә, сөйләнде Марат… Тик көзге салкын җил, тәүге кар бураны аның сүзләрен йолкып алып, кыр буйлап алып китте, якасыннан, җиңнәреннән кереп тәнен, җанын өшетте. Ә ул кабатлады да, кабатлады: «Кичерә күр, әнием, кичерә күр…»

Буран исә яралы язмыштан бер уч җылы тапмаган ананың каберен – мәңгелек йортын матурлап, җылытып йөри, соңлап кына анасының алдына килеп тезләнгән ирнең эзләрен күмә иде…

Зираттагы агачларның хуҗалары каргалар да бу хәлгә гаҗәпләнеп каркылдадылар. «Кар-кар!» Аларга козгыннар кушылды:«Коң-коң! Соң инде, соң!» Әйтерсең бар табигать, яшәешенең бу мизгеленә битараф кала алмыйча өзгәләнә, бәргеләнә! Заманага ияреп, ашыгып, кабаланып яшәүче адәм баласын кисәтә: «Соңга калма, үкенеп яшәргә язмасын!»

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы