Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Корбан гаете мөбарәк булсын!
25.10.2012

Корбан гаете мөбарәк булсын!

     Корбан гаете мөбарәк булсын!

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Гает көне

Гает көне… Азан ишетелә
Изге йорттан, мәчет ягыннан:
Азан моңы изге гамәл булып
Һәрбер йортка килеп сарылган.

Азан моңы тоташ бер җыр булып
Адәм җаннарына кагыла.
Намазлыкка баскан тугрыларга
Шәфкать, муллык булып агыла.

Изге моңнан кешеләрнең йөзе
Кояш балкышыдай кабынган.
Тәннәр буйлап рәхәт дулкын үтә,
Ах, күңелләр азан сагынган!

Әлфирә Низамова