Корбан гаете мөбарәк булсын!
Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Соловьевның Корбан бәйрәме уңаеннан котлавы
Удмуртия Республикасы мөфтие, Удмуртия мөселманнарының
Диния нәзарәте рәисе Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинга
Хөрмәтле Фаиз хәзрәт!
Сезне, барлык имамнарны һәм мөселманнарны Корбан бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм. Күп кенә мөселманнар хаҗ кылып, әлеге бәйрәмне Согуд Гарәбстанында билгеләп үтәләр. Алар анда чын мәгънәсендә изге урыннарда булып, үзләрен бөтендөнья мөселман өммәтенең бер өлеше итеп тоялар. Бу көннәрдә шәһәрләрдәге һәм авыллардагы мәчетләрдә гает намазы укыла, мохтаҗлар өчен табын әзерләнә, һәр гаиләдә бәйрәм рухы хөкем сөрә.
Удмуртия мөселманнары Корбан бәйрәмен зур уңышлар белән каршылыйлар. Август аенда Ижауда Үзәк мәчетне ачу тантанасы булса, шушы көннәрдә Сарапул районының Уральский поселогында да яңа мәчет сафка басты. Димәк, гыйбадәт кылу, Коръән серләренә төшенү, дини гыйлем алу, үзара аралашу һәм изге эшләр кылу алдыннан киңәшләшү өчен шартлар тагын да яхшыра. Мөселманнарның изге гамәлләре артканнан-артсын, ә өлкән буын бу өлкәдәге бай тәҗрибәсен балаларына, оныкларына тапшырсын иде. Барыгызга да сәламәтлек, бәхетле мул тормыш телим.




