Коръән уку бәйгесе балаларны җыйды
26 апрельдә Ижау Җәмигъ мәчетенә 300гә якын бала Коръән уку бәйгесенә җыелды.
Сабыйлар арасында Коръән уку бәйгесе шәһәребездә бер матур бәйрәм кебек оештырыла. Ул быел 8нче тапкыр үткәрелде. Бәйгедә Ижау, Можга, Сарапул, Воткинск шәһәрләреннән, Балезино, Юкамен, Әгерҗе, Киров өлкәсенең Көлмез поселогыннан килгән укучылар катнашты. Алар яшь аермалыклары буенча 4 төркемгә бүленеп, белемнәрен сынадылар. Жюри әгъзалары балаларның Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, дөрес итеп укуларына игътибар итте. “Катнашучыларның саны, әзерлекләре елдан-ел үсүе сөендерә. Бәйгенең нәтиҗәсе дә, дәрәҗәсе дә арта бара”, — дип сөйләде Удмуртия мөфтиенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Рөстәм Шаһиев.
“Мондый бәйгеләр балаларда, яшүсмерләрдә Коръәнгә карата мәхәббәт хисе тәрбияли. Шулай ук ел дәвамында алган белемнәрен сынап карау мөмкинлеге дә бит бу”, — дип, үз фикерләре белән уртаклашты Можга шәһәреннән Әлфия Газизуллина. Әлеге бәйгедә Можга шәһәре имамы Габдерәшит хәзрәт белән Әлфия Газизуллиналарның ике кызы һәм 5 яшьлек уллары Хәким дә катнашты. Кечкенә Хәким узган елны жюри әгъзаларын Коръәннән бик күп сүрәләр белүе белән таң калдырса, быел аңа тирән белеме өчен өстәмә бүләк — кәрәзле телефон тапшырылды.
Быел Сарапул шәһәреннән дә катнашырга 10 бала килгән иде. “Узган елны балалар белән бу бәйгедә катнаша алмадык. Ә аннан алдагы елда алдынгы урыннар алып кайткан идек. Быел да менә үз көчләрен сынап карарга килделәр. Иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу. Балалар биредән тәҗрибә алып, башкаларның ничек әзерләнүләрен, чыгыш ясауларын күреп кайталар”, — диде Сарапул шәһәре имамы Әхмәд Халиков.
Киров өлкәсенең Көлмез поселогыннан килгән 9 яшьлек Ильяс Әбраров: “Үзебезнең өлкәдә мондый бәйгеләрдә катнашканым булса да, Удмуртиядә беренче тапкыр әле. Яңа дуслар, танышлар таптым, киләсе елда да бирегә килермен дип уйлыйм”, — дип сөйләде.
Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Ахырда балалар һәм килгән кунаклар бәйрәм өстәле артында сыйландылар.
Милләтебезне саклап килүче Ислам диненең киңрәк таралуын, халкыбызның торган саен иманга килүен күреп күңел сөенә. Шушы бәйгегә килгән балаларга карап сокланып туймаслык. Аларга уңышлар теләп калыйк.
Эльвира Хуҗина.



