Корылтай кайчан булыр?
«Яңарыш”ның 9нчы санын кулга алуга “Милли тормыш” рубрикасы күзгә чалынды. Язма үзе үк сорау белән башлана. Икенче биттә тагын сораулы тема. Шунысы кызыклы бу ике язманың да авторлары “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре. Чөнки анда эшләүчеләр генә Удмуртия җирлегендә татар телен саклап калырга тырышучылар. Рәхмәт аларга!
Беренче язмада “Татар иҗтимагый үзәгенең Пленумын уздыру матур бер традициягә әверелде” дигән җөмлә бар. Ә чара кемнәр өчен үткәрелә соң, ни өчен аның булачагы турында халык белми? Ул ел саен аерым кешеләр өчен генә уздырыла һәм алар өйрәнгән гадәт буенча андагы тәкъдимнәргә, сорауларга бер тавыштан риза булалар. Аннан соң ел буе газета битләреннән милли кимчелекләр турында язмалар укыйбыз.
Татар иҗтимагый үзәге эшли башлаган елларда гади халык җәй көне Сабантуйны, ә октябрь ае җитсә, Корылтайны зур бәйрәм итеп көтте. 1994 елның 29 октябрендә үткәрелгән Корылтайда яшьләр оешмасына “Иман” исеме бирелде. Аның беренче җитәкчесе сайланды. Быел бу оешманың да 20 еллык юбилее. Ләкин бу турыда әзерлек эшләре алып бару түгел, искә алучы да юк. Корылтайларны ачу тантанасында сәхнәгә татар сыйныфларында укучы балалар күтәреләләр, кичә барышында алар татарча җыр-биюләр белән чыгышлар ясап, тамашачыны сөендерәләр иде. Аларны күреп, балалары, оныклары үсеп килүче гаиләләр татар сыйныфлары булган мәктәпләрне эзләделәр. Шуларның нәтиҗәсе буларак, Ижауның үзендә генә дә дистәгә якын мәктәптә татар сыйныфлары ачылды. Хәзер мәктәпләрдә татар сыйныфлары бетеп бара. Шулай булгач, әдәби телне өйрәнүчеләр дә бетә.
“Без татарлар”, — дип күкрәк киереп, күп сөйләп йөрүче милләттәшләребез үзләренә алмаш әзерләмиләр. Күбесенең балалары, оныклары татар телендә уку түгел, сөйләшә дә белмиләр. Ә милләтне, телне саклау гаиләдән башланганы барыбызга да мәгълүм. Гади халыкның да милләт турында әйтер сүзе барлыгын милли оешмаларның җитәкчеләре онытмасыннар иде. Пленум белән генә чикләнмичә, корылтай уздырырга кирәк. Шул чакта күп сорауларга җаваплар табылыр иде.
Асия Әхмәтова,
Ижау шәһәре.



