Кошчыкларны очырабыз
11нче сыйныф укучылары үзләренең әти-әниләре, дуслары, туганнары, күршеләре катнашында искиткеч зур концерт куеп, барыбызны да сөендерделәр. Сәхнәнең күзләргә рәхәтлек бирерлек итеп бизәлүе, җырчы һәм биючеләрнең, чыгыш ясаучыларның һәрберсенең зәвык белән киенгән булуы да бу концертта катнашучылар турында бары уңай фикер генә тудырды.
Сәхнәдә чыгарылыш сый-
ныф укучылары: Альбина, Алсу, Гүзәл, Алмаз, Данил, Алмаз Ф., Илназ. Алар тарафыннан башкарылган һәрбер чыгыш аларның укуда һәм спортта гына түгел, ә юмор, бию, җырга да оста икәнлекләрен раслады. “Саубуллашу” вальсын башкарганда ата-аналар, туганнар әзрәк моңсуланып та калдылар. Әйе, тиздән, бик тиздән алар инде мәктәп белән саубуллашачаклар. Юллары сикәлтәсез булсын, алда куйган максатларына ирешеп, бәхетле булсыннар, дип телибез аларга.
Бәйрәмне матур итеп алып баруда Әгерҗе Мәдәният йортының хезмәткәре, үзебезнең укучыбыз Ләйсән Тимершинаның да роле зур булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларына ул үзенең матур җырын да бүләк итте.
Концерт тәмамлангач, әти-әниләр катнашкан һәрбер кешегә рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырдылар. Сәхнәдә туганнар, дуслар, ата-аналарның бербөтен булып кайнашуы — шушы сыйныф җитәкчесе Эльза Харис кызы Миндибаеваның тамашаны оештыруга зур көч куйганлыгын раслый.
Мин үзем икеләтә шатланып утырдым. 1993нче елгы чыгарылыш сыйныф укучыларым белән башлаган бу зур чара матур гадәткә традициягә кереп, 23нче тапкыр үткәрелде. Еллар үтә тора, кадерле укучыларыбыз да мәктәпне тәмамлап, үз юлларын сайлап таралышырлар.
Лениза Шәрипова, ветеран укытучы, Салагыш авылы.




