Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Кул эшләре – җанга дәва
29.12.2022

Кул эшләре – җанга дәва

Ләүзия Габдулла кызы Балтачева, аның кызы Зөлфия һәм оныгы София белән «Яңарыш»ның ВК төркеме таныштырды. Алар бик матур итеп бәйлиләр, оста тегәләр, чигәләр.

София әбисе һәм әнисенең кул эшләре фотоларын редакциягә җибәргәннән соң, без алар белән элемтәгә чыктык. Әйе, бәйли, тегә, чигә белүче әбиләр, әниләр күп диярсез. Ләкин Засеково авылында гомер кичерүче Ләүзия апа һәм Глазовта яшәүче Зөлфия апаның кул эшләре аерым игътибарга лаек. Җитмәсә, редакция коллективы аларның фотоларын Әниләр көне уңаеннан игълан иткән бәйгебезнең җиңүчесе итеп сайлады. Сөенечле яңалык белән сөендерергә дип, Зөлфия ханымга шалтыраттым: «Ижауда булганда, редакциягә керегез, бүләк сезне көтә. Танышып, аралашып та алырбыз», – дидем. Бер атна вакыт та узмады, Зөлфия ханым: «Киләбез», – дип хәбәр итте.
Җиңүчеләребез гаиләләре белән килделәр «Яңарыш»ка. Әле җитмәсә,үзләренең кул эшләрен дә алып килгәннәр! Аларның эш­ләренә соклана-соклана, сорау артыннан сорау яудырдым. Башта Ләүзия апа сөйләде: «Мин 1954 елда Красногорский районында гаиләбездә 9 баланың бишенчесе булып туганмын. Мәктәптә 8 класс укыдым. Ул елларда интернатта яшәдем. Өйгә ялларга гына кайта идек. Татар гаиләсендә тусам да, без үскәндә, нишләптер гел рус телендә сөйләштек, балачагым староверлар арасында узды. Аннан Юкамен районы Засеково авылы егетенә кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем белән ике малай һәм ике кыз тәрбияләп үстердек. Бик озак еллар фермада бозаулар карадым, аннан сыерлар саудым. 1978 елда авыл мәктәбенә җыештыручы булып урнаштым һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшләдем. Кул эшләренә килгәндә, балачакта ук әни: «Эшләгәнегез минем өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен», – дип, оекбаш бәйләргә куша иде: Мин өйдә дә һәрнәрсәнең минемчә булуын телим. Элегрәк открыткаларны кисеп, стенага ябыштырып, бүлмәне бизи идем. Аннан кара ситсыга ак җеп белән төрле картиналар чиктем. Бервакыт Ижаудагы апама баргач, аның бигрәк матур башмак­лар бәйләгәнен күрдем. Өйрәтүен сорадым. Кызыгып, шушы эш белән янып, өйгә кайттым да, бәйләгән әйберләрне сүтеп, башмаклар бәйли башладым. Озак кына бәйләгәннән соң, дәрт сүнде. Эшлисе килми башлады. Берничә ел бәйләмәдем. Аннан тагын шушы башмакларыма тап булдым да, илһам килде. Тик бу юлы инде башмак түгел, урындыкка җәймәләр бәйләргә керештем. Авылдашларым соравы буенча бәйләп, яхшы гына акча да эшләдем. Аннан тагын теләк сүнде. Шул вакытта Зөлфиям килеп, төрле бизәкле түгәрәк паласлар бәйләргә өйрәтеп, тагын дәрт биреп, җан өреп китте. Менә шулай бер сүнәм, бер дөрлим мин. Коронавирус вакытында алмазлы чигү белән дә шөгыльләндем. Авыл клубында кул эшләремнең күргәзмәсен дә оештырдык. Бакчамны да, чәчәкләрне дә яратам. Пенсионерлар арасында спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар алганым да булды».

Зөлфия апаны да Гасимә әбисе бәйләргә өйрәткән. «Без мәктәптә укыганда, хезмәт дәресләре һәрвакыт малайлар белән бергә уза иде. 9 нчы сыйныфта вакытта Рәшидә Шәриф кызы Балтачева килеп, безне кул эшләренә өйрәтте. Рәхмәтем чиксез аңа. Хисапчы булып эшләсәм дә, бер көнем дә яраткан шөгылемнән башка үтми. Бизәкләп бәйләү серләренә Интернеттан дәресләр карап өйрәндем. Бүгенге көндә тегү өчен сызым­нар ясау курсларында укыйм. Кызым София да 1 нче сыйныфтан бирле тегә, бәйли, ыргак белән дә бәйли. Макрамэ техникасы буенча чыршы үрде. Декабрь ахырында Мәскәүгә укучылар арасында уза торган кул эшләре бәйгесенә бара», – дип, София бәйләгән зур йомшак баканы күрсәтте Зөлфия апа. Аннан бер-бер артлы түгәрәк паласлар, шәлләр, чигелгән картиналарны җентекләп карадык. Эш тәртибе, бәйләү-чигү серләре белән кызыксындым.
Ләүзия апа, Зөлфия апалар Юкамен, Глазов якларына хас булган үзенчәлекле татар телендә сөйләшәләр. Кайчак бер-беребезне аңламыйча, көлешеп тә алдык. Бер генә мизгелгә туктап үтәсем килә. «Мал-туарыгыз бармы?» – дип сорыйм Ләүзия ападан: «Бар, тавыкларым, песием, атым…» – дип тезеп китте ул. «Ат та тотасызмыни әле? Татарда ат зур хөрмәткә лаек инде ул», – дигән идем, Зөлфия апа әнисенең сөйләмен аңлатып: «Ат түгел, эте бар аның», – димәсенме! Ул якларда этне ат диләр икән бит!
Редакциябез кунаклары белән әңгәмәбез бик җылы узды. Бәйгедә җиңүләре өчен бүләкләрне тапшырып, төенчекләрен төйнәп, Ләүзия һәм Зөлфия апаларны озатып кергәч, бар эшне ташлап, бәйлисе килә башлады… Менә шундый кешеләр белән аралашкач, яшәү, иҗат дәрте кабына да инде ул!

Гүзәл Шакирова.