Куркаклар хоккей уйнамый
Республикабызда быел хоккей уенына кызыксыну бермә-бер артты. 2014-2015нче елгы сезон ахырындагы “Ижсталь” хоккей командасы катнашындагы уеннарга билетлар яшен тизлеге белән сатылып бетеп барды. Хоккейчылар да сынатмады, бер-бер артлы җиңү яуладылар. “Ижсталь” хоккей командасы 2014-2015нче елгы сезонның Югары хоккей лигасының көмеш призеры булуы белән халыкны уятты, әлеге спорт төренә кызыксынуны арттырды. Спортчылар җәйге яллардан соң, кабат тренировкаларын башлап, берничә уенда катнаштылар.
Тәүге җиңү
Бишенче майда команданың баш тренеры итеп милләттәшебез Илназ Насыйх улы Заһитов билгеләнгән иде. 30 елдан артык гомерен хоккейга багышлаган спортчы белән без дә якыннанрак танышмакчы булдык. Хоккей турында гына түгел, гаилә, туган-тумача, яраткан аш-сулары турында туган телебездә рәхәтләнеп аралаштык без аның белән. Бик тә ачык, киң күңелле, гади, кызыклы, татар җанлы кеше булып чыкты ул.
Башкалабызның 12нче мәктәбенә 1нче сыйныфка укырга кергәч, беренче тапкыр тимераякка баскан милләттәшебез. Үзенең бозда ничек чыныгуы турында менә ниләр сөйләде ул.“Ул чакта хоккей илебездә иң абруйлы спорт төреннән санала иде. Һәрбер малай оста хоккейчы булырга хыялланды, дисәм ялгышмам. Мин дә шундыйлардан идем. Җәйләрен футбол уйнадык, кышларын чаңгыда, тимераякта шудык. 7нче сыйныфта укыганда, безне “Ижсталь” хоккей мәктәбенә чакырдылар. Баштарак бик күпләп йөри идек, соңга таба бер-ике генә калдык. Көн саен спорт инвентаре белән тулы олы сумкаларны күтәреп, шәһәрнең бер почмагыннан икенчесенә йөрү җиңел булмады, билгеле. Әти-әниемә зур рәхмәт, һәрчак янымда көч биреп тордылар. Кечкенә чагымда мин теш табибларыннан курка идем. 12 яшьләр чамасы булгандыр. Бервакыт шулай уен вакытында бер уенчы клюшка белән ялгыш авызыма китереп бирде дә, алдагы 3-4 тешемне сындырды. Авыз эчем тулы кан булды. Шундый очраклардан соң, бозга чыгарга, уйнарга курка башлыйсың. Әгәр куркасың икән, бозга чыкмавың хәерлерәк, диләр тренерлар. Шулчакта яхшы гына чыныгу алдым, куркуны җиңдем. Үсә төшкәч, тешләр сынуның һөнәри бәла икәнен аңладым. Һәр спортчыга хас нәрсәдер инде ул: мин дә төрле ырымнарга ышанам. Шуңа күрә һәр уенда бозга уң аяктан, бисмилләмне әйтем чыга идем. Һәр кеше үзенчә кылана, кайберәүләр исә кырынмыйлар”.
Яңа вазифа — зур җаваплылык
Илназ Заһитовка быел 39 яшь тулды. Хоккейчы карьерасын туксанынчы елларда башлаган, Омск, Түбән Кама, Лениногорск, Караганда, Әлмәт, Глазов шәһәр хоккей командаларында уйнаган һәм “Ижсталь“ хоккей командасына 15 елын багышлаган ул. “Гадәттә, спортчылар белән барлык килешүләр дә 30 апрельгә кадәр дип төзелә. Туган көнем җитә дә, килешү бетә. Бик яхшы бүләк була (көлә). Дөресен генә әйткәндә, “Ижсталь” хоккей командасының баш тренеры булу турындагы тәкъдимне бөтенләй көтмәгән идем. Гаиләм, дусларым белән киңәшләшкәннән соң, аларның ышанычын, хәер-фатихасын алгач, ризалаштым. Әйткәнемчә, мин хоккей уйнаудан кала башка нәрсә дә белмим. Хоккей уйнау белән спортчыларны ярышларга әзерләү бер-берсеннән бик нык аерыла. Бик зур җаваплылык бу. Барысын да белеп бетерәм, дип әйтә дә алмыйм. Яңа сезонга команданың яртысыннан күбрәк өлеше алышынды. Хоккейчылар арасында иң өлкәне 1980нче елгы, иң кечкенәләре — 1996нчы елгылар. Төрле шәһәрләрдән алар. Команданы тырыш, хезмәт сөючән, максатчан егетләрдән тупладык, дип ышанам. Безнең эштә дисциплина, бердәмлек мөһим. Бу сезонда, чыннан да, җиңел булмаячак. Планка югары күтәрелде. Барысы да ничек эшләвебезгә, спортчыларның холкына һәм дисциплинага бәйле булачак. Тренировкаларның программасын үзгәртмәдек, кайбер өстәмәләр генә керттек. Зур эш планы төзедек. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, безгә бу яклап республикабыз ярдәм итә. Хезмәт хаклары канәгатьләнерлек. Спортчы акча турында уйларга тиеш түгел, ул бар осталыгын күрсәтергә, җиңү яулау өчен бар көчен куярга тиеш. Улларын хоккейга бирергә теләгән ата-аналарны аеруча искәртәсе килә. Һәр ата-ана өчен үз баласы иң уңганы, иң остасы. Шуңа да ата-аналар ике дә уйлап тормыйча, балалары белән башка шәһәргә күченеп китәләр. Имеш, алар анда танылган спортчылар булып җитешәчәкләр. Күп очракта бездә лидер булган спортчыларны икенче шәһәрдә уртакул уенчылар итеп кенә тоталар. Соңыннан андыйлар кабат үзебезгә әйләнеп кайтсалар да, вакыт узган була. Күктәге торналар артыннан кумаска кирәк, дип әйтүем. Балаларны урыннан-урынга күчерми, даими тренировкаларга йөртергә, шөгыльләнергә генә кирәк.
2015-2016нчы елгы сезонда клубның бюджеты артачак. ВХЛ Чемпионатларын уздыру вакытында, Удмуртия Хөкүмәте белән “Урал реконструкция һәм үсеш банкы” арасында иганәчелек турында килешү төзелде. Ә “Ижсталь” хоккей командасының Континенталь хоккей лигасына күчү мәсьәләсе әлегә үзгәрешсез кала”, — диде команданың баш тренеры.
Әти-әни, туганнар, кызлар турында
Заһитовлар гаиләсе Актаныш районының Тәҗби авылыннан. Кама сусаклагычын зурайту сәбәпле, күп кенә авыллар су астында калгач, Заһитовлар Удмуртия башкаласына күчеп киләләр. “Әтиебез гаиләләрендә 7 бала, шуңа да туганнарыбыз бик күп. Чайковский, Ижау, Сарапул шәһәрләрендә яшиләр. 5 ел саен Актанышка туганнар белән очрашуга җыелабыз. Суыксу авылына — Сабантуйга да кайтырга тырышабыз. Әнием пешергән бәлеш, кыстыбыйларны бик яратам. Бозга булган мәхәббәтем кызларыма да күчте. Алина белән Сабина фигуралы шуу белән шөгыльләнәләр. Тормыш иптәшем Ләйсәннең бер генә минут та буш вакыты юк, кызларыбызны бер тренировкадан икенчесенә йөртә. Алар — минем иң тугры җанатарларым. Әтиемнең дә моңа кадәр мин катнашкан бер генә уенны да калдырганы булмады. Уеннан соң, киңәшләрен бирә, өйрәтә, кайчак орышып та ала. Элек без татар базары бистәсендә яшәдек, ат, сыер тота идек. Киләчәктә үз йортым белән яшәргә телим. Кайчак ишегалдына чыгып, саф һава сулап керсәң генә дә, барлык борчу-мәшәкатьләр онытылган кебек була бит ”, — дип, хыялы турында да сөйләде әңгәмәдәшем.
Милләттәшебез Илназ Насыйх улына яңа эшендә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.
Альбина Шәйхетдинова.



