Кырым үз йортына — Россиягә кайтты!
“Исәнме Мәскәү, исәнме Россия! Без туган ягыбызга кайттык!” Кырым Республикасы һәм Севастопольнең Россиягә кушылуына зур өлеш керткән җитәкчеләрнең Үзәк мәйданда узган митингтагы чыгышларында шундый фикер яңгырады.
954 елда Хрущев инициативасы белән, халык фикеренсорамыйча, Кырым һәм Севастополь Украина составына кертелде. Һәм ниһаять, агымдагы елның 16 мартында узган референдум вакытында Кырым һәм Севастополь халкының 96%тан артыгы Россия составына керү өчен уңай тавыш биреп, үз киләчәген билгеләде. 18 мартта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга РФ составына Кырымны һәм Севастопольне кабул итү турында закон кертте.
Россия составына Кырым Республикасын кабул итү турындагы килешүнең карарына Россия Президенты Владимир Путин, Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов, Кырым Республикасының Министрлар Советы Рәисе Сергей Аксенов, Севастопольнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү буенча Севастополь шәһәр идарәсен оештыру буенча координацион совет рәисе Алексей Чалый кул куйды.
“Кырымда — Россия тарихы. Кырым — ул Севастополь, Кара диңгез флоты ватаны. Биредә — Кырымны Россия державасына алганда батырлыгын күрсәткән рус солдатлары каберләре. Кырым — ул төрле халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре берләшеп яшәүче уникаль республика. Шуның белән ул Россиягә охшаган да. Чөнки бездә күпме гасырлар буена бер этнос та югалмады. Бүгенге көндә Кырымның 2 миллионнан артык халкының 1,5 миллионы — руслар. Без Кырымда яшәүче барлык милләтләргә дә хөрмәт белән карыйбыз. Кырым Республикасында рус, украин, кырым татарлары телләрен тигез хокуклы дәүләт телләре итеп тану — дөрес карар булачак. Безнең Украинаны бүлгәлисебез килми, ул безгә кирәк тә түгел. Кырым рус, украин һәм кырымтатар халкыныкы булып калачак. Украинада барган хәлләр өчен безнең йөрәгебез яна. Чөнки без якын күршеләр генә түгел, ә бер халык, — дип белдерде Владимир Путин үз чыгышында. — Мин референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп һәм халыкның ихтыяҗына таянып, Федераль Җыенга РФ составына федерациянең ике яңа субъектын — Кырым Республикасын һәм Севастополь шәһәрен кабул итү турында конституцион законны кертәм һәм карауларын сорыйм”, — диде Владимир Путин.
18 мартта кич белән Россиянең дистәләгән шәһәрләрендә Кырым референдумын һәм Президент Владимир Путинның позициясен яклап митинглар узды. Ижау шәһәре дә әлеге вакыйгалардан читтә калмады. Мәңгелек ут янындагы скверда 2000нән артык халык “Без мәңгегә бергә” лозунгы астындагы митингка җыелды.



